Selected
Original Text
Yakub Ibn Nugman
Abdullah Yusuf Ali
Abdul Majid Daryabadi
Abul Ala Maududi
Ahmed Ali
Ahmed Raza Khan
A. J. Arberry
Ali Quli Qarai
Hasan al-Fatih Qaribullah and Ahmad Darwish
Mohammad Habib Shakir
Mohammed Marmaduke William Pickthall
Muhammad Sarwar
Muhammad Taqi-ud-Din al-Hilali and Muhammad Muhsin Khan
Safi-ur-Rahman al-Mubarakpuri
Saheeh International
Talal Itani
Transliteration
Wahiduddin Khan
بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.
75:1
لَآ أُقْسِمُ بِيَوْمِ ٱلْقِيَـٰمَةِ
75:1
Әлбәттә, кыямәт көне белән ант итәмен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:2
وَلَآ أُقْسِمُ بِٱلنَّفْسِ ٱللَّوَّامَةِ
75:2
Һәм үкенеп үзен шелтә кылучы кеше белән ант итәмен. (Кыямәттә һәр кеше үзен шелтә кылыр: яхшы булса яхшылыкны ник күбрәк кылмадым дип, Яман булса яманлыкны ник кылдым, дияр). - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:3
أَيَحْسَبُ ٱلْإِنسَـٰنُ أَلَّن نَّجْمَعَ عِظَامَهُۥ
75:3
Әйә Адәм баласы уйлыймы – үлгәч аның черегән сөякләрен Без җыя алмабыз дип? (Күп кеше: "Сөяге череп беткән адәм ничек терелсен", – диләр). - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:4
بَلَىٰ قَـٰدِرِينَ عَلَىٰٓ أَن نُّسَوِّىَ بَنَانَهُۥ
75:4
Әйә көче җитүчеләрдәнбез кешенең черегән кечкенә бармак сөякләрен бер-берсенә кушарга. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:5
بَلْ يُرِيدُ ٱلْإِنسَـٰنُ لِيَفْجُرَ أَمَامَهُۥ
75:5
Бәлки адәм баласы Аллаһ йөкләгәнне куеп киләчәк гомереңдә нәфесе теләгән бозык эшләрне кылып йөрергә телидер - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:6
يَسْـَٔلُ أَيَّانَ يَوْمُ ٱلْقِيَـٰمَةِ
75:6
Ул кеше: кыямәт кайчан була әле, дип сорыйдыр - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:7
فَإِذَا بَرِقَ ٱلْبَصَرُ
75:7
Һәркайчан кыямәтнең куркынычыннан күзләр тонып караңгыланса. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:8
وَخَسَفَ ٱلْقَمَرُ
75:8
Ай тотылса. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:9
وَجُمِعَ ٱلشَّمْسُ وَٱلْقَمَرُ
75:9
Һәм кояш илә ай бергә кушылсалар, кыямәт булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:10
يَقُولُ ٱلْإِنسَـٰنُ يَوْمَئِذٍ أَيْنَ ٱلْمَفَرُّ
75:10
Ул көндә кеше әйтер: "Бу куркынычтан кайда качарга?" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:11
كَلَّا لَا وَزَرَ
75:11
Бүген качып котыла торган урын юк. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:12
إِلَىٰ رَبِّكَ يَوْمَئِذٍ ٱلْمُسْتَقَرُّ
75:12
Бу көндә карарланачак урын фәкать Раббың хозурындадыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:13
يُنَبَّؤُا۟ ٱلْإِنسَـٰنُ يَوْمَئِذٍۭ بِمَا قَدَّمَ وَأَخَّرَ
75:13
Ул көндә кешегә хәбәр бирелер исән чагында кылган эшләреннән һәм үлгәндә калдырып киткән яхшы, яман эшләреннән. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:14
بَلِ ٱلْإِنسَـٰنُ عَلَىٰ نَفْسِهِۦ بَصِيرَةٌ
75:14
Бәлки кеше, әлбәттә, үзенең зарарына гуаһдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:15
وَلَوْ أَلْقَىٰ مَعَاذِيرَهُۥ
75:15
Гәрчә фарыз гамәлләрне калдырып хәрам эшләрне эшләгән өчен гозерләр күрсәтсә дә. (Ягъни үзе гозерләр күрсәтеп сөйләсә дә барча әгъзалары аның зарарына гуаһлык бирерләр). - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:16
لَا تُحَرِّكْ بِهِۦ لِسَانَكَ لِتَعْجَلَ بِهِۦٓ
75:16
Ул Коръән аятьләрен тәкърар әйтү белән телеңне тибрәтмә, Җәбраил г-м сиңа укыган аятьләрне ашыгып яныңа алыр өчен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:17
إِنَّ عَلَيْنَا جَمْعَهُۥ وَقُرْءَانَهُۥ
75:17
Тәхкыйк Безнең өстебездәдер ул Коръәнне синең күңелендә җыймак һәм телендә укытмак. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:18
فَإِذَا قَرَأْنَـٰهُ فَٱتَّبِعْ قُرْءَانَهُۥ
75:18
Ул Коръәнне һәркайчан Җәбраилдан сиңа укытсак, аның укуыңа ияр! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:19
ثُمَّ إِنَّ عَلَيْنَا بَيَانَهُۥ
75:19
Соңра ул Коръәнне яхшылап аңлатмак вә читеннәрен чишмәк Безнең өстебездәдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:20
كَلَّا بَلْ تُحِبُّونَ ٱلْعَاجِلَةَ
75:20
Юк, алай кирәкмәс, дөньяны ашыгып кәсеп итәсез һәм бик сөясез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:21
وَتَذَرُونَ ٱلْـَٔاخِرَةَ
75:21
Әмма ахирәтне артка куясыз аның өчен ашыкмыйсыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:22
وُجُوهٌ يَوْمَئِذٍ نَّاضِرَةٌ
75:22
Кыямәт көнендә кайбер йөзләр шатланып агаручыдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:23
إِلَىٰ رَبِّهَا نَاظِرَةٌ
75:23
Ул йөз Раббысына караучыдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:24
وَوُجُوهٌ يَوْمَئِذٍۭ بَاسِرَةٌ
75:24
Дәхи кайбер йөзләр кайгыдан сытык вә кара булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:25
تَظُنُّ أَن يُفْعَلَ بِهَا فَاقِرَةٌ
75:25
Аның хәлен күргәч арка буыннарын сындыручы ґәзаб килгән, дип уйларсың. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:26
كَلَّآ إِذَا بَلَغَتِ ٱلتَّرَاقِىَ
75:26
Юк әле, аң булыгыз әгәр җан күкрәкнең югары ягына җитсә, - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:27
وَقِيلَ مَنْ ۜ رَاقٍ
75:27
шул вакытта моңа хәзер кем дару, ярдәм бирер дип әйтелсә, яки фәрештәләр, бу кешенең җанын рәхмәт фәрештәләре алырмы әллә ґәзаб фәрештәләре алырмы дисәләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:28
وَظَنَّ أَنَّهُ ٱلْفِرَاقُ
75:28
Инде бу кеше дөньядан аерылам, дип уйлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:29
وَٱلْتَفَّتِ ٱلسَّاقُ بِٱلسَّاقِ
75:29
Дөньядан китә торган бу кешегә катылык өстенә катылык өстәлер, ягъни дөньядан вә якыннарыннан аерылу, Аллаһудан курку һәм җан бирү авырлыгы. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:30
إِلَىٰ رَبِّكَ يَوْمَئِذٍ ٱلْمَسَاقُ
75:30
Бүген бармак Раббың хозурындадыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:31
فَلَا صَدَّقَ وَلَا صَلَّىٰ
75:31
Имансыз, динсез кеше Раббысы хозурына баргач, мәңгегә алданганын белер, ул ышанырга тиешле нәрсәләргә ышанмады һәм намаз да укымады. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:32
وَلَـٰكِن كَذَّبَ وَتَوَلَّىٰ
75:32
Ләкин Коръәнне ялганга тотты һәм кабул итүдән баш тартты. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:33
ثُمَّ ذَهَبَ إِلَىٰٓ أَهْلِهِۦ يَتَمَطَّىٰٓ
75:33
Моның соңында үзенең өй җәмәгатенә тәкәбберләнеп киерелә-киерелә барды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:34
أَوْلَىٰ لَكَ فَأَوْلَىٰ
75:34
Ий мондый кеше сиңа ґәзаб тиеш, ґәзаб тиеш! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:35
ثُمَّ أَوْلَىٰ لَكَ فَأَوْلَىٰٓ
75:35
Дәхи сиңа ґәзаб тиеш, ґәзаб тиеш! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:36
أَيَحْسَبُ ٱلْإِنسَـٰنُ أَن يُتْرَكَ سُدًى
75:36
Әнә адәм баласы үзенә Аллаһудан йөкләмә йөкләтелмәүне, Аллаһуга каршы эшләрдә ихтыярга куелумы һәм ахырда җавапсызлыкны телиме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:37
أَلَمْ يَكُ نُطْفَةً مِّن مَّنِىٍّ يُمْنَىٰ
75:37
Ул кеше бала ятак урынга коелган мәнидән бер генә тамчы нәрсә иде түгелме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:38
ثُمَّ كَانَ عَلَقَةً فَخَلَقَ فَسَوَّىٰ
75:38
Моның ашында оешкан кан булды, Аллаһ аны халык кылып кеше сыйфатына китерде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:39
فَجَعَلَ مِنْهُ ٱلزَّوْجَيْنِ ٱلذَّكَرَ وَٱلْأُنثَىٰٓ
75:39
Аннан ир һәм хатын итеп халык кылды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
75:40
أَلَيْسَ ذَٰلِكَ بِقَـٰدِرٍ عَلَىٰٓ أَن يُحْـِۧىَ ٱلْمَوْتَىٰ
75:40
Бу эшләрне эшләгән Аллаһуның үлекләрне тергезергә көче җитмәсме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)