Selected
Original Text
Yakub Ibn Nugman
Abdullah Yusuf Ali
Abdul Majid Daryabadi
Abul Ala Maududi
Ahmed Ali
Ahmed Raza Khan
A. J. Arberry
Ali Quli Qarai
Hasan al-Fatih Qaribullah and Ahmad Darwish
Mohammad Habib Shakir
Mohammed Marmaduke William Pickthall
Muhammad Sarwar
Muhammad Taqi-ud-Din al-Hilali and Muhammad Muhsin Khan
Safi-ur-Rahman al-Mubarakpuri
Saheeh International
Talal Itani
Transliteration
Wahiduddin Khan
بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.
88:1
هَلْ أَتَىٰكَ حَدِيثُ ٱلْغَـٰشِيَةِ
88:1
Тәхкыйк сиңа катылыгы белән һәрнәрсәне каплаган, кыямәт көненең хәбәре килде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
88:2
وُجُوهٌ يَوْمَئِذٍ خَـٰشِعَةٌ
88:2
Ул көндә йөзләр түбән вә хурдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
88:3
عَامِلَةٌ نَّاصِبَةٌ
88:3
Алар бик тә михнәтләнеп эшләүчеләрдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
88:4
تَصْلَىٰ نَارًا حَامِيَةً
88:4
Кайнар утка кереп ґәзабланырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
88:5
تُسْقَىٰ مِنْ عَيْنٍ ءَانِيَةٍ
88:5
Ниһаять кайнар чишмәдән сугарылырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
88:6
لَّيْسَ لَهُمْ طَعَامٌ إِلَّا مِن ضَرِيعٍ
88:6
Аларга азык юк, мәгәр тигәнәккә охшаган озын вә чәнечкеле үлән генә булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
88:7
لَّا يُسْمِنُ وَلَا يُغْنِى مِن جُوعٍ
88:7
Ул үлән симертмәс һәм ачлыкны да китәрмәс. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
88:8
وُجُوهٌ يَوْمَئِذٍ نَّاعِمَةٌ
88:8
Ул көндә кешеләр нигъмәтләнделәр, шатландылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
88:9
لِّسَعْيِهَا رَاضِيَةٌ
88:9
Үзенең дөньяда кылган эшләренә разыйдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
88:10
فِى جَنَّةٍ عَالِيَةٍ
88:10
Дәрәҗәсе бөек җәннәттә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
88:11
لَّا تَسْمَعُ فِيهَا لَـٰغِيَةً
88:11
Анда буш һәм яман сүзне һич ишетмәсләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
88:12
فِيهَا عَيْنٌ جَارِيَةٌ
88:12
Ул җәннәтләрдә ага торган татлы чишмәләр бардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
88:13
فِيهَا سُرُرٌ مَّرْفُوعَةٌ
88:13
Анда бик яхшы күтәренке урындыклар, диваннар бардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
88:14
وَأَكْوَابٌ مَّوْضُوعَةٌ
88:14
Вә анда алларына кәсәләр куелгандыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
88:15
وَنَمَارِقُ مَصْفُوفَةٌ
88:15
Вә тезеп куйган күпертелгән ястыклар бардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
88:16
وَزَرَابِىُّ مَبْثُوثَةٌ
88:16
Вә җәелгән паласлар бардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
88:17
أَفَلَا يَنظُرُونَ إِلَى ٱلْإِبِلِ كَيْفَ خُلِقَتْ
88:17
Әйә, кешеләр дөяләргә карамыйлармы, ничек халык кылынганнар-яратылганнар? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
88:18
وَإِلَى ٱلسَّمَآءِ كَيْفَ رُفِعَتْ
88:18
Вә күккә карамыйлармы – ничек күтәрелгән? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
88:19
وَإِلَى ٱلْجِبَالِ كَيْفَ نُصِبَتْ
88:19
Вә тауларга карамыйлармы – ничек беркетелгән ул таулар? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
88:20
وَإِلَى ٱلْأَرْضِ كَيْفَ سُطِحَتْ
88:20
Вә җиргә карамыйлармы – ничек палас кеби түшәлгән? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
88:21
فَذَكِّرْ إِنَّمَآ أَنتَ مُذَكِّرٌ
88:21
Кешеләрне Коръән белән вәгазь кыл, гафләттән уят, әлбәттә, син фәкать Аллаһ хөкемнәрен сөйләп ирештерүче генәсең. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
88:22
لَّسْتَ عَلَيْهِم بِمُصَيْطِرٍ
88:22
Син аларга ирекле түгелсең һәм аларның теләкләренә дә хуҗа түгелсең. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
88:23
إِلَّا مَن تَوَلَّىٰ وَكَفَرَ
88:23
Мәгәр берәү синнән артка борылса һәм Коръәнне инкяр кылса. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
88:24
فَيُعَذِّبُهُ ٱللَّهُ ٱلْعَذَابَ ٱلْأَكْبَرَ
88:24
Ул кешене Аллаһ олугъ ґәзаб белән ґәзаб кылыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
88:25
إِنَّ إِلَيْنَآ إِيَابَهُمْ
88:25
Тәхкыйк Безнең хозурыбызгадыр аларның кайтмаклары. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
88:26
ثُمَّ إِنَّ عَلَيْنَا حِسَابَهُم
88:26
Соңра аларның кылган эшләренең хисабы, әлбәттә, Безгә тиешледер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)