Selected
Original Text
Yakub Ibn Nugman
Abdullah Yusuf Ali
Abdul Majid Daryabadi
Abul Ala Maududi
Ahmed Ali
Ahmed Raza Khan
A. J. Arberry
Ali Quli Qarai
Hasan al-Fatih Qaribullah and Ahmad Darwish
Mohammad Habib Shakir
Mohammed Marmaduke William Pickthall
Muhammad Sarwar
Muhammad Taqi-ud-Din al-Hilali and Muhammad Muhsin Khan
Safi-ur-Rahman al-Mubarakpuri
Saheeh International
Talal Itani
Transliteration
Wahiduddin Khan
بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.
44:1
حمٓ
44:1
Ха мим. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:2
وَٱلْكِتَـٰبِ ٱلْمُبِينِ
44:2
Кеше өчен кирәк нәрсәләрнең барчасын ачык бәян итүче Коръән белен ант итеп әйтәмен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:3
إِنَّآ أَنزَلْنَـٰهُ فِى لَيْلَةٍ مُّبَـٰرَكَةٍ ۚ إِنَّا كُنَّا مُنذِرِينَ
44:3
Без ул Коръәнне мөбарәк кадер кичәсендә иңдердек, Без Коръән белән имансызларны "куркытучы булдык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:4
فِيهَا يُفْرَقُ كُلُّ أَمْرٍ حَكِيمٍ
44:4
Ул кадер кичәсендә киләсе елга хәтле булачак эшләр хөкем ителер, ягъни тумак, улмәк, ризык ва дөньядагы башка булачак вакыйгалар тәгаен ителер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:5
أَمْرًا مِّنْ عِندِنَآ ۚ إِنَّا كُنَّا مُرْسِلِينَ
44:5
Һәр әмер хикмәт буенча Безнең хозурыбызда хасил булган хәлдә, Без ул көндә мөэминнәргә фәрештәләр җибәрер булдык, - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:6
رَحْمَةً مِّن رَّبِّكَ ۚ إِنَّهُۥ هُوَ ٱلسَّمِيعُ ٱلْعَلِيمُ
44:6
мөэминнәргә Раббыңнан рәхмәт булган хәлдә чөнки, Ул – Аллаһ бәндәләренең хәлләрен белер, сүзләрен ишетер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:7
رَبِّ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَآ ۖ إِن كُنتُم مُّوقِنِينَ
44:7
Ул – Аллаһ җир вә күкләрнең һәм аларның арасында булган нәрсәләрнең тәрбиячеседер, әгәр сез ышанганыгыз хәлдә аны белер булсагыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:8
لَآ إِلَـٰهَ إِلَّا هُوَ يُحْىِۦ وَيُمِيتُ ۖ رَبُّكُمْ وَرَبُّ ءَابَآئِكُمُ ٱلْأَوَّلِينَ
44:8
Юктыр Илаһә, мәгәр Аллаһ үзе генәдер, Ул тергезер һәм үтерер, Ул – Аллаһ сезнең һәм әүвәлге аталарыгызның Раббысыдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:9
بَلْ هُمْ فِى شَكٍّ يَلْعَبُونَ
44:9
Имансызлар Коръән вә кыямәт хакында икеләнеп – шикләнеп уйнап көлеп сөйлиләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:10
فَٱرْتَقِبْ يَوْمَ تَأْتِى ٱلسَّمَآءُ بِدُخَانٍ مُّبِينٍ
44:10
Кыямәт көнен көтүче имансызлар өчен ул көндә күк каты төтен белән тулган булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:11
يَغْشَى ٱلنَّاسَ ۖ هَـٰذَا عَذَابٌ أَلِيمٌ
44:11
Ул төтен" кешеләрне каплар, вә әйтерләр: "Бу төтен рәнҗеткүче ґәзабдыр", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:12
رَّبَّنَا ٱكْشِفْ عَنَّا ٱلْعَذَابَ إِنَّا مُؤْمِنُونَ
44:12
Ий Раббыбыз, бу ґәзабны бездән алгыл, без иманга килербез, диярләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:13
أَنَّىٰ لَهُمُ ٱلذِّكْرَىٰ وَقَدْ جَآءَهُمْ رَسُولٌ مُّبِينٌ
44:13
Аллаһ әйтер: "Хәзер кайда инде аларга вәгазьләнеп төзәлергә ирек бирелмәк, бу вакыттагы иман файда бирмәс, бит аларга дөньяда пәйгамбәрлеге ачыкланган Мухәммәд г-м килде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:14
ثُمَّ تَوَلَّوْا۟ عَنْهُ وَقَالُوا۟ مُعَلَّمٌ مَّجْنُونٌ
44:14
Соңра пәйгамбәрләрдән баш тарттылар, вә: "Ул Коръәнне башка бер кешедән өйрәнүче мәҗнүндер" – диделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:15
إِنَّا كَاشِفُوا۟ ٱلْعَذَابِ قَلِيلًا ۚ إِنَّكُمْ عَآئِدُونَ
44:15
Ий залим кәферләр, Без сездән ґәзабны аз вакытка гына алырбыз, әгәр сездән ґәзабны яки ачлыкны алсак, янә дә кәфер вә бозык эшләрегезгә кайтасыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:16
يَوْمَ نَبْطِشُ ٱلْبَطْشَةَ ٱلْكُبْرَىٰٓ إِنَّا مُنتَقِمُونَ
44:16
Килер җәза көне, ул көндә Без аларны куәт белән тотарбыз, чөнки ул көндә Без үч алучыбыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:17
۞ وَلَقَدْ فَتَنَّا قَبْلَهُمْ قَوْمَ فِرْعَوْنَ وَجَآءَهُمْ رَسُولٌ كَرِيمٌ
44:17
Ошбу кәферләрдән элек Фиргаун кавеменә күп мал биреп сынадык, вә аларга хөрмәтле пәйгамбәр Муса ачык галәмәтләр белән килде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:18
أَنْ أَدُّوٓا۟ إِلَىَّ عِبَادَ ٱللَّهِ ۖ إِنِّى لَكُمْ رَسُولٌ أَمِينٌ
44:18
Ул әйтте: "Ий Аллаһ бәндәләре миңа Аллаһ хакларын үтәгез, ягъни Аллаһуга ышаныгыз һәм Аны бер генә дип белегез һәм Аңа гына гыйбадәт кылыгыз, вә миңа итагать итегез, миң сезгә Аллаһуның пәйгамбәренең вәхий белән имнимен, ягыш ялганчы, хыянәтче түгелмен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:19
وَأَن لَّا تَعْلُوا۟ عَلَى ٱللَّهِ ۖ إِنِّىٓ ءَاتِيكُم بِسُلْطَـٰنٍ مُّبِينٍ
44:19
Аллаһуның вәхиен һәм пәйгамбәрен кимсетеп олугъланмагыз, чөнки мин сезгә пәйгамбәрлегемә ачык дәлилләр белән килдем. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:20
وَإِنِّى عُذْتُ بِرَبِّى وَرَبِّكُمْ أَن تَرْجُمُونِ
44:20
Кәферләр Мусаны таш белән бәреп үтерәбез диделәр, Муса әйтте: "Мине таш белән бәреп үтермәгегездән, сезнең дә минем дә Раббыбыз булган Аллаһуга тәвәккәл кылдым вә Аңа тотындым. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:21
وَإِن لَّمْ تُؤْمِنُوا۟ لِى فَٱعْتَزِلُونِ
44:21
Әгәр сез миңа иман китермәсәгез, мине үз ихтыярыма куегыз ягъни җибәрегез", – диде, алар исә җибәрмәделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:22
فَدَعَا رَبَّهُۥٓ أَنَّ هَـٰٓؤُلَآءِ قَوْمٌ مُّجْرِمُونَ
44:22
Муса Раббысына дога кылып әйтте ки, ий Раббым, бу кавем азган кәфер кавемдер миңа итагать итмиләр, дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:23
فَأَسْرِ بِعِبَادِى لَيْلًا إِنَّكُم مُّتَّبَعُونَ
44:23
Аллаһ әйтте: "Төнлә Минем бәндәләрем Ягькуб балаларын алып Мысырдан качып китегез, алар исә сезнең артыгыздан куарга чыгарлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:24
وَٱتْرُكِ ٱلْبَحْرَ رَهْوًا ۖ إِنَّهُمْ جُندٌ مُّغْرَقُونَ
44:24
Үзегез чыккан диңгездәге юлларны ачык көенчә калдыр, чөнки сезнең артыгыздан Фиргаун кавеме кереп батып һәлак булачаклар." - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:25
كَمْ تَرَكُوا۟ مِن جَنَّـٰتٍ وَعُيُونٍ
44:25
Фиргаун кавеме суга батып һәлак булганда, Мысырда күпме бакчалары вә елгалары калды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:26
وَزُرُوعٍ وَمَقَامٍ كَرِيمٍ
44:26
Вә күп игеннәр вә хөрмәтле яхшы урыннар калды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:27
وَنَعْمَةٍ كَانُوا۟ فِيهَا فَـٰكِهِينَ
44:27
Вә бик күп нигъмәтләр, җимешләр калды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:28
كَذَٰلِكَ ۖ وَأَوْرَثْنَـٰهَا قَوْمًا ءَاخَرِينَ
44:28
Эш Без әйткәнчәдер, күп нәрсәләре калды, аларның калган байлыкларына башкаларны хуҗа кылдык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:29
فَمَا بَكَتْ عَلَيْهِمُ ٱلسَّمَآءُ وَٱلْأَرْضُ وَمَا كَانُوا۟ مُنظَرِينَ
44:29
Аларның һәлак булуына җир дә һәм күк тә еламады, һәм ґәзаблары икенче вакытка кичектерелмәде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:30
وَلَقَدْ نَجَّيْنَا بَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ مِنَ ٱلْعَذَابِ ٱلْمُهِينِ
44:30
Тәхкыйк Без Ягъкуб балаларын хур итә торган ґәзабтан коткардык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:31
مِن فِرْعَوْنَ ۚ إِنَّهُۥ كَانَ عَالِيًا مِّنَ ٱلْمُسْرِفِينَ
44:31
Ул ґәзаб аларга Фиргауннән иде, кыз балаларын суйдырып, үзләрен авыр эшләрдә эшләтә иде, ул Фиргаун тәкәбберлектә вә явызлыкта чиктән үтүчеләрнең иң өстене иде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:32
وَلَقَدِ ٱخْتَرْنَـٰهُمْ عَلَىٰ عِلْمٍ عَلَى ٱلْعَـٰلَمِينَ
44:32
Без Ягъкуб балаларын белеп ихтыяр иттек, алардан бик күпләрне дөньяга пәйгамбәр итеп җибәрдек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:33
وَءَاتَيْنَـٰهُم مِّنَ ٱلْـَٔايَـٰتِ مَا فِيهِ بَلَـٰٓؤٌا۟ مُّبِينٌ
44:33
Вә аларга ачык аятьләр, төрле могҗизалар һәм күп нигъмәтләр бирдек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:34
إِنَّ هَـٰٓؤُلَآءِ لَيَقُولُونَ
44:34
Кәферләр әлбәттә зур инкяр сүзне әйтерләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:35
إِنْ هِىَ إِلَّا مَوْتَتُنَا ٱلْأُولَىٰ وَمَا نَحْنُ بِمُنشَرِينَ
44:35
Безгә үлем бер генә мәртәбә киләдер, үлгәннән соң, әлбәттә, без тереләчәк түгелбез ягъни үләбез дә бетәбез, терелү да юк һәм җавап бирү дә юк, диләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:36
فَأْتُوا۟ بِـَٔابَآئِنَآ إِن كُنتُمْ صَـٰدِقِينَ
44:36
Янә ул кәферләр, үлгәннән соң терелү бар дисәгез, безнең әүвәлдә үлгән ата-бабаларыбызны тергезеп кигерегез, диләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:37
أَهُمْ خَيْرٌ أَمْ قَوْمُ تُبَّعٍ وَٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ ۚ أَهْلَكْنَـٰهُمْ ۖ إِنَّهُمْ كَانُوا۟ مُجْرِمِينَ
44:37
Хәзерге кәферләр куәтлерәкме яки әүвәлге Гад, Сәмуд кавемнәре куәтлерәк иделәрме? Куәтле булсалар да Без аларны һәлак иттек, чөнки алар бозыклык кылучы имансыз кавем иделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:38
وَمَا خَلَقْنَا ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ وَمَا بَيْنَهُمَا لَـٰعِبِينَ
44:38
Без җирне һәм күкләрне вә аларның арасында булган нәрсәләрне уйнап шаярып бушка гына халык кылмадык. Ягъни Аллаһ дөньяны төзеде, Үзенең бер генә Илаһә икәнлеген вә Ул гына халык калган затлар һәммәсе мәхлук, вә һәммәсе Аллаһуга гына мохтаҗ икәннәрен раслар өчен, вә кешеләрне ышану да, ышанмау да һәм яхшылык та вә иманлык та сынар өчен төзелде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:39
مَا خَلَقْنَـٰهُمَآ إِلَّا بِٱلْحَقِّ وَلَـٰكِنَّ أَكْثَرَهُمْ لَا يَعْلَمُونَ
44:39
Зекер үтелгәннәрне һәммәсене фәкать хаклык белән халык кылдык, ләкин имансызлар Безнең хак эшебезне белмиләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:40
إِنَّ يَوْمَ ٱلْفَصْلِ مِيقَـٰتُهُمْ أَجْمَعِينَ
44:40
Кыямәт көне барча кешеләрнең җыелачак бер көннәре бардыр ки, ул көндә кемнең эше хак вә кемнең эше батыл – бик каты аерылыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:41
يَوْمَ لَا يُغْنِى مَوْلًى عَن مَّوْلًى شَيْـًٔا وَلَا هُمْ يُنصَرُونَ
44:41
Ул көндә кардәшләр вә дуслар бер-береннән аз гына ґәзабны да китәрә алмаслар, вә алар ярдәмләнмеш тә булмаслар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:42
إِلَّا مَن رَّحِمَ ٱللَّهُ ۚ إِنَّهُۥ هُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلرَّحِيمُ
44:42
Мәгәр Аллаһ рәхмәт иткән мөэминнәр бер-берсен шәфәгать итә алырлар, Ул – Аллаһ имансызлардан үч алуда каты вә мөэминнәргә рәхимледер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:43
إِنَّ شَجَرَتَ ٱلزَّقُّومِ
44:43
Хакыйкатьтә җәһәннәмдә үсә торган Зәккум агачының бик ачы җимеше - - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:44
طَعَامُ ٱلْأَثِيمِ
44:44
явызлыгы күп булган имансызларның ашамлыгыдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:45
كَٱلْمُهْلِ يَغْلِى فِى ٱلْبُطُونِ
44:45
Эрегән җиз кеби. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:46
كَغَلْىِ ٱلْحَمِيمِ
44:46
Аны ашаган кешеләрнең эчендә су кайнаган кеби кайнар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:47
خُذُوهُ فَٱعْتِلُوهُ إِلَىٰ سَوَآءِ ٱلْجَحِيمِ
44:47
Зүбани этләренә әйтелер: "Тотыгыз ул имансыз явыз кешене һәм җәһәннәмнең уртасына өстерәп илтегез." - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:48
ثُمَّ صُبُّوا۟ فَوْقَ رَأْسِهِۦ مِنْ عَذَابِ ٱلْحَمِيمِ
44:48
Соңра ґәзаб фәрештәләренә әйтелер: "Аның башына бик нык кайнар су коегыз, ґәзаб булсын очен." - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:49
ذُقْ إِنَّكَ أَنتَ ٱلْعَزِيزُ ٱلْكَرِيمُ
44:49
Соңра аңа әйтерләр: "Таты ґәзабыңны, син дөньяда кавемең каршында байлыгың вә зурлыгың илә ґәзиз вә хөрмәтле идең. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:50
إِنَّ هَـٰذَا مَا كُنتُم بِهِۦ تَمْتَرُونَ
44:50
Ошбу ґәзаб, сез дөньяда вакытыгызда ышанмаган вә көлгән ґәзабыгыздыр", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:51
إِنَّ ٱلْمُتَّقِينَ فِى مَقَامٍ أَمِينٍ
44:51
Дөреслектә Коръән белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәр җәннәттә тыныч имин урында булырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:52
فِى جَنَّـٰتٍ وَعُيُونٍ
44:52
Вә ашамак эчмәк илә ләззәтләнә торган бакчалар һәм чишмәләр илә файдаланырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:53
يَلْبَسُونَ مِن سُندُسٍ وَإِسْتَبْرَقٍ مُّتَقَـٰبِلِينَ
44:53
Алар анда нечкә вә калын ефәк һәм парча киемнәр киярләр, вә яхшы диваннарда бер-берсенә каршы утырып шатланышып сөйләшерләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:54
كَذَٰلِكَ وَزَوَّجْنَـٰهُم بِحُورٍ عِينٍ
44:54
Әйтелгәнчә, аларны хөрмәт иткәнебез кеби ак йөзле, кара күзле бик чибәр хур кызлары белән дә аларны хөрмәт итәчәкбез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:55
يَدْعُونَ فِيهَا بِكُلِّ فَـٰكِهَةٍ ءَامِنِينَ
44:55
Вә алар үзләре теләгән һәрбер җимешнең алларында булуын сорарлар, һәм алар теләгән җимешләр бетүдән яки зарарлы булудан имин булган хәлдә китерелер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:56
لَا يَذُوقُونَ فِيهَا ٱلْمَوْتَ إِلَّا ٱلْمَوْتَةَ ٱلْأُولَىٰ ۖ وَوَقَىٰهُمْ عَذَابَ ٱلْجَحِيمِ
44:56
Алар дөньяда татыган үлем ачысын, җәннәттә татымаслар, ягъни анда үлү булмас. Аллаһ аларны җәһәннәм ґәзабыннан да саклар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:57
فَضْلًا مِّن رَّبِّكَ ۚ ذَٰلِكَ هُوَ ٱلْفَوْزُ ٱلْعَظِيمُ
44:57
Ошбу зекер ителгән нигъмәтләр, аларга Раббыңның рәхмәте вә юмартлыгыдыр. Бу нигъмәтләр исә аларга зур бәхет вә бөек өстенлектер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:58
فَإِنَّمَا يَسَّرْنَـٰهُ بِلِسَانِكَ لَعَلَّهُمْ يَتَذَكَّرُونَ
44:58
Без Коръәнне үз телендә иңдереп сиңа җиңел кылдык, шаять гарәбләр үз телләрендә булган Коръән белән вәгазьләнеп, башкалардан алдарак иман китерерләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
44:59
فَٱرْتَقِبْ إِنَّهُم مُّرْتَقِبُونَ
44:59
Коръәнгә иман китермәгән кешеләрнең һәлак булуларын көт, бит алар үзләре дә шуны көтәләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)