Selected
Original Text
Yakub Ibn Nugman
Abdullah Yusuf Ali
Abdul Majid Daryabadi
Abul Ala Maududi
Ahmed Ali
Ahmed Raza Khan
A. J. Arberry
Ali Quli Qarai
Hasan al-Fatih Qaribullah and Ahmad Darwish
Mohammad Habib Shakir
Mohammed Marmaduke William Pickthall
Muhammad Sarwar
Muhammad Taqi-ud-Din al-Hilali and Muhammad Muhsin Khan
Safi-ur-Rahman al-Mubarakpuri
Saheeh International
Talal Itani
Transliteration
Wahiduddin Khan
بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.
37:1
وَٱلصَّـٰٓفَّـٰتِ صَفًّا
37:1
Гыйбадәт кыла торган урыннарында саф-саф булып торган фәрештәләр белән - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:2
فَٱلزَّٰجِرَٰتِ زَجْرًا
37:2
вә кешеләрне явызлыктан тыя торган намаз белән - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:3
فَٱلتَّـٰلِيَـٰتِ ذِكْرًا
37:3
вә Аллаһ зекере Коръән белән ант итеп әйтәмен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:4
إِنَّ إِلَـٰهَكُمْ لَوَٰحِدٌ
37:4
Әлбәттә, сезнең Илаһәгыз фәкать бер Аллаһтыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:5
رَّبُّ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَا وَرَبُّ ٱلْمَشَـٰرِقِ
37:5
Ул – Аллаһ җир, күкләр вә аларның арасында булган нәрсәләрнең һәм мәшрыйкъларның Раббысыдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:6
إِنَّا زَيَّنَّا ٱلسَّمَآءَ ٱلدُّنْيَا بِزِينَةٍ ٱلْكَوَاكِبِ
37:6
Без дөнья күген йолдызларның яктылыгы белән зиннәтләдек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:7
وَحِفْظًا مِّن كُلِّ شَيْطَـٰنٍ مَّارِدٍ
37:7
Вә ул күкне атылучы йолдызлар белән исламга һөҗүм итүче шайтаннардан сакладык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:8
لَّا يَسَّمَّعُونَ إِلَى ٱلْمَلَإِ ٱلْأَعْلَىٰ وَيُقْذَفُونَ مِن كُلِّ جَانِبٍ
37:8
Ул шайтаннар күккә менсәләр дә, фәрештәләрнең язган сүзләрен ишетә алмаслар, ул шайтаннар күкнең һәр тарафыннан ерак булсыннар өчен, йолдызлар белән атылырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:9
دُحُورًا ۖ وَلَهُمْ عَذَابٌ وَاصِبٌ
37:9
Шулай булса да аларга ахирәттә каты ґәзаб булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:10
إِلَّا مَنْ خَطِفَ ٱلْخَطْفَةَ فَأَتْبَعَهُۥ شِهَابٌ ثَاقِبٌ
37:10
Мәгәр бер шайтан фәрештәләрдән сүз урласа, ул шайтанны йолдызның бер якты очкыны һәлак итәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:11
فَٱسْتَفْتِهِمْ أَهُمْ أَشَدُّ خَلْقًا أَم مَّنْ خَلَقْنَآ ۚ إِنَّا خَلَقْنَـٰهُم مِّن طِينٍ لَّازِبٍۭ
37:11
Кәферләрдән сора, алармы халык ителүдә куәтлерәк, яки Без халык иткән җир, күкләр вә фәрештәләрме куәтлерәк төзелештә? Без Адәмне кулга ябыша торган балчыктан халык кылдык, ничек Аллаһуга каршы сүз әйтә алалар? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:12
بَلْ عَجِبْتَ وَيَسْخَرُونَ
37:12
Бәлки син Аллаһуның кодрәтенә яки кәферләрнең терелеп кабердән кубарылуны инкяр итүләренә гаебләнәсеңдер? Бит алар синең "Җәза алыр өчен кыямәт көнне барча кеше тереләчәк", – дигән сүзеңне мәсхәрә итәләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:13
وَإِذَا ذُكِّرُوا۟ لَا يَذْكُرُونَ
37:13
Әгәр аларга вәгазь сөйләнсә – һич вәгазьләнмәсләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:14
وَإِذَا رَأَوْا۟ ءَايَةً يَسْتَسْخِرُونَ
37:14
Әгәр бер могъҗиза күрсәләр, аны мәсхәрәлән көләләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:15
وَقَالُوٓا۟ إِنْ هَـٰذَآ إِلَّا سِحْرٌ مُّبِينٌ
37:15
Бу без күргән нәрсә могъҗиза түгел мәгәр ачык сихер, диләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:16
أَءِذَا مِتْنَا وَكُنَّا تُرَابًا وَعِظَـٰمًا أَءِنَّا لَمَبْعُوثُونَ
37:16
Янә кәферләр әйттеләр: "Әйә без үлеп сөякләребез дә череп туфрак булгач, яңадан терелеп кубарылырбызмы? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:17
أَوَءَابَآؤُنَا ٱلْأَوَّلُونَ
37:17
Яки безнең әүвәлдәге бабаларыбыз да терелеп кубарылырлармы?" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:18
قُلْ نَعَمْ وَأَنتُمْ دَٰخِرُونَ
37:18
Син аларга әйт: "Әйе үзегез һәм бабаларыгыз да хур вә мескен хәлдә кубарылырсыз". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:19
فَإِنَّمَا هِىَ زَجْرَةٌ وَٰحِدَةٌ فَإِذَا هُمْ يَنظُرُونَ
37:19
Кешеләрнең терелеп каберләреннән чыгулары фәкать бер тавыш белән булыр, ул эшнең Аллаһуга һич авырлыгы юк, һәм Аллаһу хозурына җыелгач, безгә ни булыр инде, дип көтәрләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:20
وَقَالُوا۟ يَـٰوَيْلَنَا هَـٰذَا يَوْمُ ٱلدِّينِ
37:20
Кәферләр әйтерләр: "Бу җәза көнедер бүген безгә хәсрәт вә һәлакәтлек, кылган явызлыгыбызның җәзасын бүген күрәбез". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:21
هَـٰذَا يَوْمُ ٱلْفَصْلِ ٱلَّذِى كُنتُم بِهِۦ تُكَذِّبُونَ
37:21
Фәрештәләр кәферләргә әйтерләр: "Менә бу көн сез ышанмаган хак җәза көнедер һәм җәһәннәмгә керәсе кешеләр җәннәткә керәсе кешеләрдән аерыласы көндер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:22
۞ ٱحْشُرُوا۟ ٱلَّذِينَ ظَلَمُوا۟ وَأَزْوَٰجَهُمْ وَمَا كَانُوا۟ يَعْبُدُونَ
37:22
(дәвамы түбәндәрәк) - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:23
مِن دُونِ ٱللَّهِ فَٱهْدُوهُمْ إِلَىٰ صِرَٰطِ ٱلْجَحِيمِ
37:23
Залимнәрне вә хатыннарын, вә дусларын һәм Аллаһудан башка гыйбадәт кылган сынымнарын кубарыгыз һәм аларны ут юлына куыгыз! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:24
وَقِفُوهُمْ ۖ إِنَّهُم مَّسْـُٔولُونَ
37:24
Вә аларны җәһәннәм алдында туктатыгыз, чөнки кылган эшләреннән, әлбәттә, алардан сорау булыр: - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:25
مَا لَكُمْ لَا تَنَاصَرُونَ
37:25
"Сезгә ни булды, дөньядагы кеби бер-берегезгә ярдәм итешмисез?" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:26
بَلْ هُمُ ٱلْيَوْمَ مُسْتَسْلِمُونَ
37:26
Бәлки алар ул көндә ярдәм итешүдән гаҗиз булып, хур булганнары хәлдә Аллаһ әмеренә баш июче булырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:27
وَأَقْبَلَ بَعْضُهُمْ عَلَىٰ بَعْضٍ يَتَسَآءَلُونَ
37:27
Вә алар бер-берсен ґәепләп шелтә кылырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:28
قَالُوٓا۟ إِنَّكُمْ كُنتُمْ تَأْتُونَنَا عَنِ ٱلْيَمِينِ
37:28
Иярүчеләр олугъларына әйтерләр: "Без хаклыктабыз дип, ант итеп, безне алдадыгыз, без сезгә иярдек". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:29
قَالُوا۟ بَل لَّمْ تَكُونُوا۟ مُؤْمِنِينَ
37:29
Олугълары әйтерләр: "Сез үзегез хак мөэмин булмагансыз, әгәр Коръән сүзләренә ышанган булсагыз, безгә иярмәгән булыр идегез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:30
وَمَا كَانَ لَنَا عَلَيْكُم مِّن سُلْطَـٰنٍۭ ۖ بَلْ كُنتُمْ قَوْمًا طَـٰغِينَ
37:30
Ихтыярда безнең сездән артыклыгыбыз юк иде, без сезне көчләп үзебезгә ияртмәдек, бәлки сез үз ихтыярыгыз илә азган кавем булгансыз". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:31
فَحَقَّ عَلَيْنَا قَوْلُ رَبِّنَآ ۖ إِنَّا لَذَآئِقُونَ
37:31
Барчасы бердән әйтерләр: – "Раббыбызның сезне ґәзаб кылырмын дигән сүзе безгә лязем булды, инде без ул ґәзабны бүген татучыбыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:32
فَأَغْوَيْنَـٰكُمْ إِنَّا كُنَّا غَـٰوِينَ
37:32
Без, әлбәттә, сезне хак юлдан аздырдык, чөнки без үзебез азган идек, сез дә үз ихтыярыгыз белән безгә ияреп аздыгыз", – диярләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:33
فَإِنَّهُمْ يَوْمَئِذٍ فِى ٱلْعَذَابِ مُشْتَرِكُونَ
37:33
Ул көндә олугълары да, иярүчеләре дә ґәзабта бергә булырлар, азгынлыкта бергә булганнары кеби. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:34
إِنَّا كَذَٰلِكَ نَفْعَلُ بِٱلْمُجْرِمِينَ
37:34
Без, әлбәттә, кәферләрне вә азганнарны өнә шулай җәза кылачакбыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:35
إِنَّهُمْ كَانُوٓا۟ إِذَا قِيلَ لَهُمْ لَآ إِلَـٰهَ إِلَّا ٱللَّهُ يَسْتَكْبِرُونَ
37:35
Аларга дөреслектә Аллаһудан башка Илаһә юк мәгәр Аллаһу тәгалә үзе генә дип әйтелсә, алар Аллаһны берләүдән тәкәбберләнәләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:36
وَيَقُولُونَ أَئِنَّا لَتَارِكُوٓا۟ ءَالِهَتِنَا لِشَاعِرٍ مَّجْنُونٍۭ
37:36
Вә әйтерләр: "Искедән бирле гыйбадәт итеп килгән Илаһәләребезне, бер җенләнгән шагыйрь сүзенә карап ташлыйкмы?" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:37
بَلْ جَآءَ بِٱلْحَقِّ وَصَدَّقَ ٱلْمُرْسَلِينَ
37:37
Ул Мухәммәд г-м хак булган Коръән белән килде, һәм үзеннән әүвәлге пәйгамбәрләргә ышанды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:38
إِنَّكُمْ لَذَآئِقُوا۟ ٱلْعَذَابِ ٱلْأَلِيمِ
37:38
Әмма сез кәферләр һәм мөшрикләр кыямәт көнне рәнҗеткүче ґәзабны татыячаксыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:39
وَمَا تُجْزَوْنَ إِلَّا مَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ
37:39
Сез җәзаланмассыз, мәгәр Аллаһуга каршы барып эшләгән гөнаһларыгыз өчен җәзаланырсыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:40
إِلَّا عِبَادَ ٱللَّهِ ٱلْمُخْلَصِينَ
37:40
Мәгәр Аллаһуның ихлас колларына ґәзаб булмас, җәннәт нигъмәтләре булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:41
أُو۟لَـٰٓئِكَ لَهُمْ رِزْقٌ مَّعْلُومٌ
37:41
Аларга җәннәттә теләгәннәре чаклы һәм алар теләгән вакытта төрле ризык булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:42
فَوَٰكِهُ ۖ وَهُم مُّكْرَمُونَ
37:42
Ул ризыклар төрле җимешләрдер һәм алар җәннәттә хөрмәтлеләрдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:43
فِى جَنَّـٰتِ ٱلنَّعِيمِ
37:43
Нигъмәтләр белән тулган җәннәтләрдә сыйланырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:44
عَلَىٰ سُرُرٍ مُّتَقَـٰبِلِينَ
37:44
Яхшы диваннарга бер-берсенә каршы утырып рәхәтләнерләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:45
يُطَافُ عَلَيْهِم بِكَأْسٍ مِّن مَّعِينٍۭ
37:45
Хезмәтчеләр аларга савыт белән хәмер китерерләр, ул хәмер җәннәттә елга булып агар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:46
بَيْضَآءَ لَذَّةٍ لِّلشَّـٰرِبِينَ
37:46
Ул хәмер сөттән ак булып эчүчеләргә ләззәтледер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:47
لَا فِيهَا غَوْلٌ وَلَا هُمْ عَنْهَا يُنزَفُونَ
37:47
Ул җәннәт хәмерендә гакылны җибәрмәк вә башны авырттырмак юктыр, һәм аны эчеп дөньядагы кеби исермәсләр дә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:48
وَعِندَهُمْ قَـٰصِرَٰتُ ٱلطَّرْفِ عِينٌ
37:48
Вә яннарында хатыннары булыр, алар күзләрен үз ирләреннән алмаслар, башкага карамаслар, ул хатыннарның күзләре зур һәм матурдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:49
كَأَنَّهُنَّ بَيْضٌ مَّكْنُونٌ
37:49
Ул хатыннарның йөзләре аклыкта тәвә кошының йомыркасы кеби, анда аз гына сарылык булып иң матур төстер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:50
فَأَقْبَلَ بَعْضُهُمْ عَلَىٰ بَعْضٍ يَتَسَآءَلُونَ
37:50
Ул ләззәтле эчемлекләрне эчкәндә әйләнеп бер – берсеннән сорашырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:51
قَالَ قَآئِلٌ مِّنْهُمْ إِنِّى كَانَ لِى قَرِينٌ
37:51
Алардан бер сөйләүчесе әйтте: "Минем дөньяда кабердән терелеп чыгуны инкяр итүче бер иптәшем бар иде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:52
يَقُولُ أَءِنَّكَ لَمِنَ ٱلْمُصَدِّقِينَ
37:52
Ул миңа әйтәдер иде: "Әйә син кабердән терелеп чыгуга ышанасыңмы? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:53
أَءِذَا مِتْنَا وَكُنَّا تُرَابًا وَعِظَـٰمًا أَءِنَّا لَمَدِينُونَ
37:53
Без үлеп сөякләребез череп туфрак булгач, терелеп хисаб вә җәза ителербезме?" – дип." - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:54
قَالَ هَلْ أَنتُم مُّطَّلِعُونَ
37:54
Җәннәттәге әлеге мөэмин әйтер: "Ул терелеп кубарылуны инкяр итүче иптәшемне җәһәннәмнән күрсәтимме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:55
فَٱطَّلَعَ فَرَءَاهُ فِى سَوَآءِ ٱلْجَحِيمِ
37:55
Һәм җәннәттә булганы хәлдә җәһәннәмгә карап, әлеге иптәшен ут уртасында күрер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:56
قَالَ تَٱللَّهِ إِن كِدتَّ لَتُرْدِينِ
37:56
Уттагы иптәшенә кычкырып әйтер: "Валлаһи син мине ышанмаска өндәп үзең кеби утка салырга якын булдың. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:57
وَلَوْلَا نِعْمَةُ رَبِّى لَكُنتُ مِنَ ٱلْمُحْضَرِينَ
37:57
Әгәр Раббым миңа иманны ингам итмәсә, әлбәттә, сезнең белән бергә мәңгегә утка салынган булыр идем". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:58
أَفَمَا نَحْنُ بِمَيِّتِينَ
37:58
Мөэминнәр җәннәттә бер-берсенә әйтешерләр: "Без җәннәттә тагын үлмәбезме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:59
إِلَّا مَوْتَتَنَا ٱلْأُولَىٰ وَمَا نَحْنُ بِمُعَذَّبِينَ
37:59
Дөньядагы үлүебездән башка тагын үлмәбезме һәм утта ґәзаб та ителмәбезме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:60
إِنَّ هَـٰذَا لَهُوَ ٱلْفَوْزُ ٱلْعَظِيمُ
37:60
Әгәр җәннәттә үлмәсәк һәм ґәзаб кылынмасак, бу эш, әлбәттә, олугъ теләккә вә зур бәхеткә ирешмәстер." - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:61
لِمِثْلِ هَـٰذَا فَلْيَعْمَلِ ٱلْعَـٰمِلُونَ
37:61
Әнә шундый бәхеткә ирешү өчен, гамәл кылучылар, әлбәттә, җәннәткә алып керә торган хәерле эшләрне эшләсеннәр вә изге гамәлләрне кылсыннар! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:62
أَذَٰلِكَ خَيْرٌ نُّزُلًا أَمْ شَجَرَةُ ٱلزَّقُّومِ
37:62
Кеше өчен мәңге торачак урын йөзеннән, нигъмәтләр белән тулган җәннәтләр яхшымы? Яки заккум агачы үсә торган җәһәннәм яхшымы? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:63
إِنَّا جَعَلْنَـٰهَا فِتْنَةً لِّلظَّـٰلِمِينَ
37:63
Ул заккум агачының җәһәннәм уты эчендә үскәнлегенә һәм җимеш биргәнлегенә ышанмыйлар, ышанмаулары аларга ґәзаб өстенә ґәзаб булачак. Ул җимеш энәле булып ашаганда тамакны ертыр, ачылыгы тамакны көйдерер. Ышанмаучыларга шул җимешне ашатырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:64
إِنَّهَا شَجَرَةٌ تَخْرُجُ فِىٓ أَصْلِ ٱلْجَحِيمِ
37:64
Дөреслектә ул агач җәһәннәмнең төбеннән чыгып үсәдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:65
طَلْعُهَا كَأَنَّهُۥ رُءُوسُ ٱلشَّيَـٰطِينِ
37:65
Аның җимешләре кабахәтлектә гүя шайтан башларыдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:66
فَإِنَّهُمْ لَـَٔاكِلُونَ مِنْهَا فَمَالِـُٔونَ مِنْهَا ٱلْبُطُونَ
37:66
Имансызлар, әлбәттә, ул агачның җимешен ашарлар, һәм шул ачы җимеш белән корсакларын тутырачаклар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:67
ثُمَّ إِنَّ لَهُمْ عَلَيْهَا لَشَوْبًا مِّنْ حَمِيمٍ
37:67
Соңра аларга эрен кушылган кайнар су эчерелер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:68
ثُمَّ إِنَّ مَرْجِعَهُمْ لَإِلَى ٱلْجَحِيمِ
37:68
Соңра аларның кайтарылмаклары җәһәннәмгәдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:69
إِنَّهُمْ أَلْفَوْا۟ ءَابَآءَهُمْ ضَآلِّينَ
37:69
Алар ата-бабаларының хак юлдан адашканлыкларын белделәр, ләкин белсәләр дә хак динне кабул итмәделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:70
فَهُمْ عَلَىٰٓ ءَاثَـٰرِهِمْ يُهْرَعُونَ
37:70
Аларның адашканын белә торып аталарына ашыгып иярделәр һәм алар гыйбадәт кылган сынымнарга гыйбадәт кылдылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:71
وَلَقَدْ ضَلَّ قَبْلَهُمْ أَكْثَرُ ٱلْأَوَّلِينَ
37:71
Тәхкыйк әүвәлгеләрнең дә күбрәге адашкан иделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:72
وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا فِيهِم مُّنذِرِينَ
37:72
Без аларга, әлбәттә, җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәрләр җибәрдек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:73
فَٱنظُرْ كَيْفَ كَانَ عَـٰقِبَةُ ٱلْمُنذَرِينَ
37:73
Күр! Куркытылып та пәйгамбәрләрне ялганга тотучыларның ахыры ничек булды, әлбәттә, һәлак булдылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:74
إِلَّا عِبَادَ ٱللَّهِ ٱلْمُخْلَصِينَ
37:74
Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары ґәзабтан котылдылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:75
وَلَقَدْ نَادَىٰنَا نُوحٌ فَلَنِعْمَ ٱلْمُجِيبُونَ
37:75
Нух г-м кавеменең иманга килүеннән өмет кисеп: "Йә Рабби, ярдәм бир", – дип, Безгә дога кылды, ни хуш доганы кабул итүчеләрдәнбез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:76
وَنَجَّيْنَـٰهُ وَأَهْلَهُۥ مِنَ ٱلْكَرْبِ ٱلْعَظِيمِ
37:76
Нухны вә аңа ияргән мөселман җәмәгатьне кәферләрнең золымыннан һәм Туфан суына батып һәлак булудан коткардык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:77
وَجَعَلْنَا ذُرِّيَّتَهُۥ هُمُ ٱلْبَاقِينَ
37:77
Вә Нухның балаларын кыямәткә чаклы калдырдык, дөньядагы барча кеше аның нәселеннәндер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:78
وَتَرَكْنَا عَلَيْهِ فِى ٱلْـَٔاخِرِينَ
37:78
Без Нух өчен аңардан соң килгән пәйгамбәрләрдә яхшы исем калдырдык, һәр ышанучы аны мактап сөйләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:79
سَلَـٰمٌ عَلَىٰ نُوحٍ فِى ٱلْعَـٰلَمِينَ
37:79
Барча гамәлдә ул Нухка кеше, җен, вә фәрештәләр сәлам әйтерләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:80
إِنَّا كَذَٰلِكَ نَجْزِى ٱلْمُحْسِنِينَ
37:80
Без, әлбәттә, яхшыларга әнә шулай изге җәза бирәбез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:81
إِنَّهُۥ مِنْ عِبَادِنَا ٱلْمُؤْمِنِينَ
37:81
Ул Нух Безнең хак мөэмин колларыбыздандыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:82
ثُمَّ أَغْرَقْنَا ٱلْـَٔاخَرِينَ
37:82
Соңра аның имансыз кавемен суга батырып һәлак иттек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:83
۞ وَإِنَّ مِن شِيعَتِهِۦ لَإِبْرَٰهِيمَ
37:83
Диннең асылында Нух г-мгә иярүчеләрнең берсе Ибраһим г-мдер, гәрчә аралары ике мең алты йөз кырык ел булса да. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:84
إِذْ جَآءَ رَبَّهُۥ بِقَلْبٍ سَلِيمٍ
37:84
Ул Ибраһим Раббысына ширектән вә шиктән пакь күңел белән килде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:85
إِذْ قَالَ لِأَبِيهِ وَقَوْمِهِۦ مَاذَا تَعْبُدُونَ
37:85
Атасына вә кавеменә әйтте: "Аллаһны ташлап нәрсәгә гыйбадәт кыласыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:86
أَئِفْكًا ءَالِهَةً دُونَ ٱللَّهِ تُرِيدُونَ
37:86
Ялганнарның иң кабахәтен кылганыгыз хәлдә Аллаһудан башка нәрсәне Аллаһ дияргә телисез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:87
فَمَا ظَنُّكُم بِرَبِّ ٱلْعَـٰلَمِينَ
37:87
Һичнәрсәгә ярамаган нәрсәләргә гыйбадәт кыласыз да бит, барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ хакында нәрсә уйлыйсыз? Ул – Аллаһ сезне хөкем итмәс һәм ґәзаб кылмас, дип уйлыйсызмы? Бу кавем йолдызларга табыныр иделәр, бәйрәм көннәрендә корбан чалып, корбаннарын сынымнары алдына куеп, үзләре кырга бәйрәм итәргә чыга торган булганнар, шул бәйрәм итә торган урыннарына Ибраһим г-мне дә чакырдылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:88
فَنَظَرَ نَظْرَةً فِى ٱلنُّجُومِ
37:88
Ибраһим башын күтәреп йолдызларга карады. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:89
فَقَالَ إِنِّى سَقِيمٌ
37:89
Һәм әйтте: "Мин чирлим, миндә тагун чире булса кирәк, бара алмыйм". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:90
فَتَوَلَّوْا۟ عَنْهُ مُدْبِرِينَ
37:90
Һәм алар Ибраһимнең чире йокмасын дип, аны калдырып бар да кырга киттеләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:91
فَرَاغَ إِلَىٰٓ ءَالِهَتِهِمْ فَقَالَ أَلَا تَأْكُلُونَ
37:91
Ибраһим яшеренеп сынымнар янына керде, алларындагы корбаннарны күргәч, сынымнарга ник ашамыйсыз диде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:92
مَا لَكُمْ لَا تَنطِقُونَ
37:92
Сезгә ни булды – сөйләмисез, миңа җавап бирмисез? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:93
فَرَاغَ عَلَيْهِمْ ضَرْبًۢا بِٱلْيَمِينِ
37:93
Соңра сынымнарын балта белән бик каты җимерергә тотынды, чөнки башта – сынымнарыгызны валлаһи ватачакмын, дигән иде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:94
فَأَقْبَلُوٓا۟ إِلَيْهِ يَزِفُّونَ
37:94
Ибраһимнең сынымнарын ватканын ишетеп мөшрикләр йөгереп килделәр, һәм без гыйбадәт кыла торган сынымнарыбызны ник җимердең диделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:95
قَالَ أَتَعْبُدُونَ مَا تَنْحِتُونَ
37:95
Ибраһим әйтте: "Үзегез агачтан, таштан юнып ясаган нәрсәләргә гыйбадәт кыласызмы? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:96
وَٱللَّهُ خَلَقَكُمْ وَمَا تَعْمَلُونَ
37:96
Бит үзегезне дә вә сез сыным ясаган агач, ташларны да Аллаһ юктан бар кылды." - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:97
قَالُوا۟ ٱبْنُوا۟ لَهُۥ بُنْيَـٰنًا فَأَلْقُوهُ فِى ٱلْجَحِيمِ
37:97
Хакка каршы ачулары килеп, Намрут патша вә аның олугълары әйттеләр: "Таштан зур бина ясагыз, аннары эченә утын тутырып яндырыгыз, кайчан ялкынланып янарга тотынса, ялкын эченә Ибраһимне атыгыз", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:98
فَأَرَادُوا۟ بِهِۦ كَيْدًا فَجَعَلْنَـٰهُمُ ٱلْأَسْفَلِينَ
37:98
Алар Ибраһимгә явызлыкны кылырга теләделәр, һәм Без аларның мәкерен буш кылып үзләрен хур иттек, утны Ибраһимгә салкын итеп, пәйгамбәрлегенә дәлил кылдык. Бабил шәһәреңдә Ибраһимгә эш калмады. Аллаһ хөкемнәрен ирештерде, могъҗизалар күрсәтте, инде аңа күчеп китү лязем булды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:99
وَقَالَ إِنِّى ذَاهِبٌ إِلَىٰ رَبِّى سَيَهْدِينِ
37:99
Вә ул әйтте: "Раббым әмер иткән урынга күчеп китәмен, әлбәттә, Раббым мине барасы җиремә җиткерер. Ибраһим һәм хатыны картайганнар, балалары юк иде. Шул сәбәпле карт көннәрендә булса да Ибраһим Аллаһудан бала сорады. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:100
رَبِّ هَبْ لِى مِنَ ٱلصَّـٰلِحِينَ
37:100
Ий Раббым миңа бер изге ир бала биргел, миңа ярдәмче булсын! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:101
فَبَشَّرْنَـٰهُ بِغُلَـٰمٍ حَلِيمٍ
37:101
Без Ибраһимгә бер ир бала белән шатлык хәбәрен бирдек, ул бала кечкенә чагында галим, олугъ хәлендә йомшак күңелледер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:102
فَلَمَّا بَلَغَ مَعَهُ ٱلسَّعْىَ قَالَ يَـٰبُنَىَّ إِنِّىٓ أَرَىٰ فِى ٱلْمَنَامِ أَنِّىٓ أَذْبَحُكَ فَٱنظُرْ مَاذَا تَرَىٰ ۚ قَالَ يَـٰٓأَبَتِ ٱفْعَلْ مَا تُؤْمَرُ ۖ سَتَجِدُنِىٓ إِن شَآءَ ٱللَّهُ مِنَ ٱلصَّـٰبِرِينَ
37:102
Ул бала җиде яшенә җитеп атасы илә йөри башлагач, Ибраһим әйтте: "Ий угълым, мин төшемдә Аллаһ тарафыннан сине корбан итеп чалырга боерыламын, уйлап күр бу эшкә ничек карыйсың? Угълы Исмагыйл әйтте: "Ий атам, ни белән боерылган булсаң, шуны эшлә, мин Аллаһ хөкеменә ризамын, бу эштә мине, Аллаһ теләсә, сабыр итүчеләрдән табарсың", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:103
فَلَمَّآ أَسْلَمَا وَتَلَّهُۥ لِلْجَبِينِ
37:103
Безнең әмерне икесе дә риза булып кабул иттеләр һәм Исмагыйлне яны белән яткызды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:104
وَنَـٰدَيْنَـٰهُ أَن يَـٰٓإِبْرَٰهِيمُ
37:104
Кулына пычак алуга Без кычкырдык: "Ий Ибраһим, - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:105
قَدْ صَدَّقْتَ ٱلرُّءْيَآ ۚ إِنَّا كَذَٰلِكَ نَجْزِى ٱلْمُحْسِنِينَ
37:105
төшеңдә күргән Безнең әмерне тәсъдыйк кылдың, үтәгән хөкемендә булдың". Әнә шулай үзебезгә итагать иткән яхшы мөэминнәрне изге җәзалар белән нигъмәтлибез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:106
إِنَّ هَـٰذَا لَهُوَ ٱلْبَلَـٰٓؤُا۟ ٱلْمُبِينُ
37:106
Аллаһуның изге балаңны корбан итеп чал дигән әмере, әлбәттә, зур һәм авыр сынаудыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:107
وَفَدَيْنَـٰهُ بِذِبْحٍ عَظِيمٍ
37:107
Без аңа Исмагыйл урынына корбан итеп бугазлар өчен җәннәтән бер зур тәкә бирдек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:108
وَتَرَكْنَا عَلَيْهِ فِى ٱلْـَٔاخِرِينَ
37:108
Яхшылыгы белән искә алу өчен дөньяга соңыннан килгәннәргә Ибраһимнең яхшы әсәрләрен калдырдык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:109
سَلَـٰمٌ عَلَىٰٓ إِبْرَٰهِيمَ
37:109
Ул Ибраһимгә барча галәм сәлам әйтер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:110
كَذَٰلِكَ نَجْزِى ٱلْمُحْسِنِينَ
37:110
Яхшы эшләрне кылучыга Без шулай изгелек итәбез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:111
إِنَّهُۥ مِنْ عِبَادِنَا ٱلْمُؤْمِنِينَ
37:111
Ибраһим Безнең хак мөэмин колларыбыздандыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:112
وَبَشَّرْنَـٰهُ بِإِسْحَـٰقَ نَبِيًّا مِّنَ ٱلصَّـٰلِحِينَ
37:112
Дәхи Исхакны бирәчәгебез белән шатлыклы хәбәр бирдек, ул Исхак изгеләрдән вә пәйгамбәрләрдән булды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:113
وَبَـٰرَكْنَا عَلَيْهِ وَعَلَىٰٓ إِسْحَـٰقَ ۚ وَمِن ذُرِّيَّتِهِمَا مُحْسِنٌ وَظَالِمٌ لِّنَفْسِهِۦ مُبِينٌ
37:113
Ибраһимгә вә Исхакка эшләрендә вә нәселләрендә бәрәкәт бирдек, вә аларның нәселеннән килгән кешеләрнең бәгъзеләре көферлек вә бозыклык белән үзләренә ачык золым итүчеләрдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:114
وَلَقَدْ مَنَنَّا عَلَىٰ مُوسَىٰ وَهَـٰرُونَ
37:114
Тәхкыйк Муса илә Һарунга пәйгамбәрлек биреп нигъмәтләндердек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:115
وَنَجَّيْنَـٰهُمَا وَقَوْمَهُمَا مِنَ ٱلْكَرْبِ ٱلْعَظِيمِ
37:115
Аларны вә кавемнәрен зур бәладән коткардык, ягъни Фиргауннең золымыннан вә суга батудан коткардык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:116
وَنَصَرْنَـٰهُمْ فَكَانُوا۟ هُمُ ٱلْغَـٰلِبِينَ
37:116
Без аларга ярдәм бирдек һәм дошманнарын җиңделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:117
وَءَاتَيْنَـٰهُمَا ٱلْكِتَـٰبَ ٱلْمُسْتَبِينَ
37:117
Вә Без аларга һәрнәрсәне бәян кылып бетергән Тәүратны бирдек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:118
وَهَدَيْنَـٰهُمَا ٱلصِّرَٰطَ ٱلْمُسْتَقِيمَ
37:118
Вә аларны туры юлга күндердек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:119
وَتَرَكْنَا عَلَيْهِمَا فِى ٱلْـَٔاخِرِينَ
37:119
Вә соңыннан килгәннәргә Муса илә Һарунны яхшылык белән искә алуны калдырдык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:120
سَلَـٰمٌ عَلَىٰ مُوسَىٰ وَهَـٰرُونَ
37:120
Яхшылык илә искә алулары Муса илә Һарунга сәлам булсын димәкләредер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:121
إِنَّا كَذَٰلِكَ نَجْزِى ٱلْمُحْسِنِينَ
37:121
Тәхкыйк Без гөнаһтан сакланып яхшылык кылучыларга изгелек итәбез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:122
إِنَّهُمَا مِنْ عِبَادِنَا ٱلْمُؤْمِنِينَ
37:122
Дөреслектә алар Безнең хак мөэмин колларыбыздан иделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:123
وَإِنَّ إِلْيَاسَ لَمِنَ ٱلْمُرْسَلِينَ
37:123
Вә Ильяс та Аллаһ тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләрдәндер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:124
إِذْ قَالَ لِقَوْمِهِۦٓ أَلَا تَتَّقُونَ
37:124
Кавеменә: "Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аңа гыйбадәт кылмыйсыз" – диде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:125
أَتَدْعُونَ بَعْلًا وَتَذَرُونَ أَحْسَنَ ٱلْخَـٰلِقِينَ
37:125
Сезне вә һәрнәрсәне күркәм сурәттә халык кылучы Аллаһуны куеп, бәгел исемле сынымга табынасызмы? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:126
ٱللَّهَ رَبَّكُمْ وَرَبَّ ءَابَآئِكُمُ ٱلْأَوَّلِينَ
37:126
Ул – Аллаһ сезнең Раббыгыз вә әүвәлге бабаларыгызның Раббысыдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:127
فَكَذَّبُوهُ فَإِنَّهُمْ لَمُحْضَرُونَ
37:127
Алар Ильясны ялганга тоттылар, үзләре вә сынымнары җыелып утта булырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:128
إِلَّا عِبَادَ ٱللَّهِ ٱلْمُخْلَصِينَ
37:128
Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары утка кермәсләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:129
وَتَرَكْنَا عَلَيْهِ فِى ٱلْـَٔاخِرِينَ
37:129
Без Ильяска соңыннан килгәннәрнең телләрендә яхшы сүз калдырдык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:130
سَلَـٰمٌ عَلَىٰٓ إِلْ يَاسِينَ
37:130
Ул сүз Ильяска сәлам булсын димәкләредер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:131
إِنَّا كَذَٰلِكَ نَجْزِى ٱلْمُحْسِنِينَ
37:131
Гөнаһтан сакланып изге гамәлләр кылучыларга әнә шулай изгелек итәбез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:132
إِنَّهُۥ مِنْ عِبَادِنَا ٱلْمُؤْمِنِينَ
37:132
Дөреслектә Ильяс Безнең хак мөэмин колларыбыздан иде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:133
وَإِنَّ لُوطًا لَّمِنَ ٱلْمُرْسَلِينَ
37:133
Вә Лут г-мдә Аллаһ тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләрдәндер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:134
إِذْ نَجَّيْنَـٰهُ وَأَهْلَهُۥٓ أَجْمَعِينَ
37:134
Без аны вә кавемен ґәзабтан коткардык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:135
إِلَّا عَجُوزًا فِى ٱلْغَـٰبِرِينَ
37:135
Мәгәр аның хатынын ґәзабта кылучылардан кылдык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:136
ثُمَّ دَمَّرْنَا ٱلْـَٔاخَرِينَ
37:136
Соңра калганнарын барчасын һәлак иттек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:137
وَإِنَّكُمْ لَتَمُرُّونَ عَلَيْهِم مُّصْبِحِينَ
37:137
Ий кәферләр, көндез ул тарафтан үткәнегездә аларның һәлак булган урынын күрерсез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:138
وَبِٱلَّيْلِ ۗ أَفَلَا تَعْقِلُونَ
37:138
Һәм кич белән үткәндә дә күрерсез! Аларның хәлен күргәч, уйлап фикерләп карамыйсызмы? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:139
وَإِنَّ يُونُسَ لَمِنَ ٱلْمُرْسَلِينَ
37:139
Вә Йунүс та Безнең җибәргән пәйгамбәләребездәндер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:140
إِذْ أَبَقَ إِلَى ٱلْفُلْكِ ٱلْمَشْحُونِ
37:140
Йунүс иман китермәгән кавемен ташлап, кешеләр белән тулган зур көймәгә керде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:141
فَسَاهَمَ فَكَانَ مِنَ ٱلْمُدْحَضِينَ
37:141
Көймә кузгалмады, шул сәбәпле көймәдәге кешеләр, арабызда качкан кеше бардыр, дип, шөбаґә салдылар, һәм шөбаґә Йунүска чыгып, аны диңгезгә ташладылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:142
فَٱلْتَقَمَهُ ٱلْحُوتُ وَهُوَ مُلِيمٌ
37:142
Аны дәрхәл бер зур балык йотты, вә ул Аллаһ рөхсәтеннән башка кавемен ташлап киткәне өчен үзен үзе шелтәлидер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:143
فَلَوْلَآ أَنَّهُۥ كَانَ مِنَ ٱلْمُسَبِّحِينَ
37:143
Әгәр Йунүс "Һич юктыр Илаһә, мәгәр Син генә йә Рабби, мин Сине һәр кимчелектән пакьсең дип беләм, мин, әлбәттә, Синең рөхсәтеңнән башка китеп, үземә золым итүчеләрдән булдым", – дип әйтмәсә иде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:144
لَلَبِثَ فِى بَطْنِهِۦٓ إِلَىٰ يَوْمِ يُبْعَثُونَ
37:144
Әлбәттә, ул балык карынында кешеләр терелеп каберләреннән кубарылган көнгә чаклы торыр иде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:145
۞ فَنَبَذْنَـٰهُ بِٱلْعَرَآءِ وَهُوَ سَقِيمٌ
37:145
Без аны берникадәр вакыт балык карнында торганнан соң сырхау булганы хәлдә корыга чыгарып ташладык, ягъни Аллаһ әмере белән балык Йунүсны су читенә, корыга чыгарып куйды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:146
وَأَنۢبَتْنَا عَلَيْهِ شَجَرَةً مِّن يَقْطِينٍ
37:146
Вә аның янында киң яфраклы агач үстердек, ул агач аңа кояштан күләгә булды һәм ул агач янына чебен, черки, кигәвен кебиләр килмәделәр, чөнки аның тәне җәрәхәтләнгән иде. Ул шул урында берничә көн торып Аллаһның рәхмәте белән бик тиз сәламәтләнде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:147
وَأَرْسَلْنَـٰهُ إِلَىٰ مِا۟ئَةِ أَلْفٍ أَوْ يَزِيدُونَ
37:147
Без аны йөз меңле яки йөз меңнән артыграк кешеле шәһәргә пәйгамбәр итеп җибәргән идек, балык карыныннан чыккач та шул шәһәргә җибәрдек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:148
فَـَٔامَنُوا۟ فَمَتَّعْنَـٰهُمْ إِلَىٰ حِينٍ
37:148
Һәм бу юлы һәммәсе иман китерделәр, вә Без дә аларны билгеләнгән әҗәлләренә чаклы малларыннан файдаландырдык, тыныч яшәттек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:149
فَٱسْتَفْتِهِمْ أَلِرَبِّكَ ٱلْبَنَاتُ وَلَهُمُ ٱلْبَنُونَ
37:149
Син алардан сорап кара: "Әйә кызлар Аллаһуның баласы булып, ирләр ул мөшрикләрнең балаларымы?" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:150
أَمْ خَلَقْنَا ٱلْمَلَـٰٓئِكَةَ إِنَـٰثًا وَهُمْ شَـٰهِدُونَ
37:150
Яки Без фәрештәләрне кызлар итеп халык кылганыбызны алар күреп тордылармы? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:151
أَلَآ إِنَّهُم مِّنْ إِفْكِهِمْ لَيَقُولُونَ
37:151
Әгаһ булыгыз алар ялганчы булганлыкларыннан. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:152
وَلَدَ ٱللَّهُ وَإِنَّهُمْ لَكَـٰذِبُونَ
37:152
Аллаһуның баласы бар дип әйтәләр, тәхкыйк алар ул сүзләрендә ялганчылардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:153
أَصْطَفَى ٱلْبَنَاتِ عَلَى ٱلْبَنِينَ
37:153
Ий мөшрикләр, сез Аллаһ ир балаларны куеп кыз балаларны үзенә ихтыяр итте дисезме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:154
مَا لَكُمْ كَيْفَ تَحْكُمُونَ
37:154
Сезгә ни булды, һич гакылга сыймый торган нәрсәне хөкем итәсез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:155
أَفَلَا تَذَكَّرُونَ
37:155
Аз гына булса да уйлап фикерләп карамыйсызмы? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:156
أَمْ لَكُمْ سُلْطَـٰنٌ مُّبِينٌ
37:156
Яки Аллаһуның баласы барлыгына сезнең ачык бер дәлилегез бармы? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:157
فَأْتُوا۟ بِكِتَـٰبِكُمْ إِن كُنتُمْ صَـٰدِقِينَ
37:157
Китабыгызны китерегез, укып карыйк, әгәр Аллаһуның баласы бар дигән сүзегез дөрес булса. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:158
وَجَعَلُوا۟ بَيْنَهُۥ وَبَيْنَ ٱلْجِنَّةِ نَسَبًا ۚ وَلَقَدْ عَلِمَتِ ٱلْجِنَّةُ إِنَّهُمْ لَمُحْضَرُونَ
37:158
Мөшрикләр Аллаһ белән фәрештәләр арасында нәсеп кылдылар. Аллаһуның кызлары дип әйтелгән фәрештәләр белделәр, ул сүзне әйткән мөшрикләрнең җәһәннәмгә кереп ґәзаб кылыначакларын. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:159
سُبْحَـٰنَ ٱللَّهِ عَمَّا يَصِفُونَ
37:159
Аллаһ мөшрикләр ифтира кылган баладан пакьтер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:160
إِلَّا عِبَادَ ٱللَّهِ ٱلْمُخْلَصِينَ
37:160
Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары Аллаһуга ялганны ифтира кылмаслар, алар ґәзабдан ераклардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:161
فَإِنَّكُمْ وَمَا تَعْبُدُونَ
37:161
"Сез мөшрикләр вә гыйбадәт кылган сынымнарыгыз, - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:162
مَآ أَنتُمْ عَلَيْهِ بِفَـٰتِنِينَ
37:162
сез кешеләрне имансыз, динсез итә алмассыз, - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:163
إِلَّا مَنْ هُوَ صَالِ ٱلْجَحِيمِ
37:163
мәгәр җәһәннәмгә салыначак кешеләрне үзегезгә ияртеп аздырырсыз". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:164
وَمَا مِنَّآ إِلَّا لَهُۥ مَقَامٌ مَّعْلُومٌ
37:164
Җәбраил фәрештә әйтте: "Безнең арабызда фәрештәләрнең һәрберсенә билгеләнгән гыйбадәт урыны бардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:165
وَإِنَّا لَنَحْنُ ٱلصَّآفُّونَ
37:165
Вә без гыйбадәттә, әлбәттә, саф-саф булып торабыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:166
وَإِنَّا لَنَحْنُ ٱلْمُسَبِّحُونَ
37:166
Вә без Аллаһу тәгаләгә даим тәсбихләр әйтәбез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:167
وَإِن كَانُوا۟ لَيَقُولُونَ
37:167
Гәрчә мөшрикләр әйтсәләр дә: - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:168
لَوْ أَنَّ عِندَنَا ذِكْرًا مِّنَ ٱلْأَوَّلِينَ
37:168
"Әгәр әүвәлге өммәтләргә иңгән китап кеби безгә дә бер китап иңгән булса, - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:169
لَكُنَّا عِبَادَ ٱللَّهِ ٱلْمُخْلَصِينَ
37:169
Без, әлбәттә, Аллаһуның ихласлы колларыннан булыр идек", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:170
فَكَفَرُوا۟ بِهِۦ ۖ فَسَوْفَ يَعْلَمُونَ
37:170
Алар әйткәнчә Коръән килгән иде, аны инкяр иттеләр, эшләренең ахыры ничек булачагын тиздән белерләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:171
وَلَقَدْ سَبَقَتْ كَلِمَتُنَا لِعِبَادِنَا ٱلْمُرْسَلِينَ
37:171
Тәхкыйк пәйгамбәр булган колларыбызга ярдәм бирәчәкбез, дигән вәгъдәбез булып үтте. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:172
إِنَّهُمْ لَهُمُ ٱلْمَنصُورُونَ
37:172
Алар, әлбәттә, ярдәм бирелмеш булырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:173
وَإِنَّ جُندَنَا لَهُمُ ٱلْغَـٰلِبُونَ
37:173
Дәхи мөэминнәр Безнең гаскәрләребездер, алар, әлбәттә, дошманнарын җиңәрләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:174
فَتَوَلَّ عَنْهُمْ حَتَّىٰ حِينٍ
37:174
Ий Мухәммәд г-м, син алардан вәгъдә иткән көнебез җиткәнче, алардан кисел! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:175
وَأَبْصِرْهُمْ فَسَوْفَ يُبْصِرُونَ
37:175
Аларга ирешәчәк мәшәкатьләрне үзләренә күрсәт! Тиздән күрерләр мөэминнәргә нигъмәт, кәферләргә ґәзаб хәзерләнгәнлеген. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:176
أَفَبِعَذَابِنَا يَسْتَعْجِلُونَ
37:176
Әйә алар ахмаклык белән Безнең ґәзабыбызның тиз килүен телиләрме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:177
فَإِذَا نَزَلَ بِسَاحَتِهِمْ فَسَآءَ صَبَاحُ ٱلْمُنذَرِينَ
37:177
Әгәр Безнең ґәзабыбыз ул кавемгә иңсә, куркытып та курыкмаган кавемнең таңы нинди яман таң булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:178
وَتَوَلَّ عَنْهُمْ حَتَّىٰ حِينٍ
37:178
Вәгъдә көненә чаклы алардан кисел! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:179
وَأَبْصِرْ فَسَوْفَ يُبْصِرُونَ
37:179
Син аларга җәзаны күрсәт, хаклык кайда икәнен тиздән күрерләр! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:180
سُبْحَـٰنَ رَبِّكَ رَبِّ ٱلْعِزَّةِ عَمَّا يَصِفُونَ
37:180
Барча кимчелектән пакь булган синең Раббың, өстенлек һәм кодрәт Раббысыдыр, Ул мөшрикләр сыйфатлаган нәрсәләрдән пакьтер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:181
وَسَلَـٰمٌ عَلَى ٱلْمُرْسَلِينَ
37:181
Вә барча пәйгамбәрләргә Аллаһуның сәламе булсын! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
37:182
وَٱلْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ ٱلْعَـٰلَمِينَ
37:182
Вә барча галәмне тәрбия итүче Аллаһуга мактау булсын! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)