Selected
Original Text
Yakub Ibn Nugman
Abdullah Yusuf Ali
Abdul Majid Daryabadi
Abul Ala Maududi
Ahmed Ali
Ahmed Raza Khan
A. J. Arberry
Ali Quli Qarai
Hasan al-Fatih Qaribullah and Ahmad Darwish
Mohammad Habib Shakir
Mohammed Marmaduke William Pickthall
Muhammad Sarwar
Muhammad Taqi-ud-Din al-Hilali and Muhammad Muhsin Khan
Safi-ur-Rahman al-Mubarakpuri
Saheeh International
Talal Itani
Transliteration
Wahiduddin Khan
بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.
84:1
إِذَا ٱلسَّمَآءُ ٱنشَقَّتْ
84:1
Әгәр күк ярылса. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
84:2
وَأَذِنَتْ لِرَبِّهَا وَحُقَّتْ
84:2
Вә әгәр ул җиргә Раббысының сүзе ишеттерелсә һәм итагать иттерелсә ул күккә – Аллаһ хөкеменә итагать итү тиешле ителде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
84:3
وَإِذَا ٱلْأَرْضُ مُدَّتْ
84:3
Вә әгәр җир сузылып тигезләнсә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
84:4
وَأَلْقَتْ مَا فِيهَا وَتَخَلَّتْ
84:4
Вә җир эчендәге барча нәрсәне чыгарып бушанса. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
84:5
وَأَذِنَتْ لِرَبِّهَا وَحُقَّتْ
84:5
Әгәр Раббысының сүзен җиргә ишеттерелсә – Аллаһ хөкеменә итагать итү аңа тиешле ителде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
84:6
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلْإِنسَـٰنُ إِنَّكَ كَادِحٌ إِلَىٰ رَبِّكَ كَدْحًا فَمُلَـٰقِيهِ
84:6
Ий адәм баласы, тәхкыйк син Раббыңа юлыгу өчен гамәлеңдә, ягъни күбрәк гөнаһ эшләрдә тырышу илә тырышасың, ягъни синең кылган һәр эшең Аллаһуга күрсәтер өчендер, кыямәт көнендә гамәлләреңә очырарсың. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
84:7
فَأَمَّا مَنْ أُوتِىَ كِتَـٰبَهُۥ بِيَمِينِهِۦ
84:7
Әмма гамәл дәфтәре уң тарафтан бирелгән кеше. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
84:8
فَسَوْفَ يُحَاسَبُ حِسَابًا يَسِيرًا
84:8
Тиздән ул кеше җиңел хисаб белән хисаб ителер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
84:9
وَيَنقَلِبُ إِلَىٰٓ أَهْلِهِۦ مَسْرُورًا
84:9
Ул җәннәттәге әһеленә шатланып барыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
84:10
وَأَمَّا مَنْ أُوتِىَ كِتَـٰبَهُۥ وَرَآءَ ظَهْرِهِۦ
84:10
Вә әмма гамәл дәфтәре арка тарафыннан бирелгән кеше, - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
84:11
فَسَوْفَ يَدْعُوا۟ ثُبُورًا
84:11
тиздән үзенә һәлакәтлекне чакырыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
84:12
وَيَصْلَىٰ سَعِيرًا
84:12
Вә сәкар тәмугына кереп ґәзаб кылыныр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
84:13
إِنَّهُۥ كَانَ فِىٓ أَهْلِهِۦ مَسْرُورًا
84:13
Тәхкыйк ул кеше дөньяда вакытта әһле арасында Аллаһудан курыкмау сәбәпле шат иде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
84:14
إِنَّهُۥ ظَنَّ أَن لَّن يَحُورَ
84:14
Тәхкыйк ул үлгәч терелмәм вә кабердән чыкмам, дип уйлады. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
84:15
بَلَىٰٓ إِنَّ رَبَّهُۥ كَانَ بِهِۦ بَصِيرًا
84:15
Ләкин эш ул уйлаганча түгел, әлбәттә, терелеп Аллаһ хөкеменә кайтыр, шиксез аның Раббысы аны һәмишә күрүче булды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
84:16
فَلَآ أُقْسِمُ بِٱلشَّفَقِ
84:16
Күктәге шәфәкъ белән ант итәмен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
84:17
وَٱلَّيْلِ وَمَا وَسَقَ
84:17
Дәхи, төн белән вә төнлә эшләнә торган эшләр белән. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
84:18
وَٱلْقَمَرِ إِذَا ٱتَّسَقَ
84:18
Дәхи тулып түгәрәкләнүче ай белән. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
84:19
لَتَرْكَبُنَّ طَبَقًا عَن طَبَقٍ
84:19
Әлбәттә, бу хәлдән икенче хәлгә күчәрсез! Ягъни үләрсез, аннары терелерсез, аннары хөкем ителеп тиешле җәзаны алырсыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
84:20
فَمَا لَهُمْ لَا يُؤْمِنُونَ
84:20
Ни булды аларга иман китермиләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
84:21
وَإِذَا قُرِئَ عَلَيْهِمُ ٱلْقُرْءَانُ لَا يَسْجُدُونَ ۩
84:21
Әгәр аларга Коръән укылса, Аллаһудан куркып сәҗдә кылмаслар, Аллаһ әмерләрен ишеткәннән соң аны үтәмәсләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
84:22
بَلِ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ يُكَذِّبُونَ
84:22
Бәлки имансыз кешеләр Коръәнне ялганга тоталар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
84:23
وَٱللَّهُ أَعْلَمُ بِمَا يُوعُونَ
84:23
Аллаһ аларның күңелләрендә сакланган нәрсәне белүчедер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
84:24
فَبَشِّرْهُم بِعَذَابٍ أَلِيمٍ
84:24
Аларга сөенеч бир бик каты рәнҗеткүче ґәзаб белән. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
84:25
إِلَّا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ لَهُمْ أَجْرٌ غَيْرُ مَمْنُونٍۭ
84:25
Мәгәр иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләргә мәңге бетмәс-төкәнмәс нигъмәтләрдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)