Selected
Original Text
Yakub Ibn Nugman
Abdullah Yusuf Ali
Abdul Majid Daryabadi
Abul Ala Maududi
Ahmed Ali
Ahmed Raza Khan
A. J. Arberry
Ali Quli Qarai
Hasan al-Fatih Qaribullah and Ahmad Darwish
Mohammad Habib Shakir
Mohammed Marmaduke William Pickthall
Muhammad Sarwar
Muhammad Taqi-ud-Din al-Hilali and Muhammad Muhsin Khan
Safi-ur-Rahman al-Mubarakpuri
Saheeh International
Talal Itani
Transliteration
Wahiduddin Khan
بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.
85:1
وَٱلسَّمَآءِ ذَاتِ ٱلْبُرُوجِ
85:1
Каланча иясе булган күк белән ант итәмен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
85:2
وَٱلْيَوْمِ ٱلْمَوْعُودِ
85:2
Вә вәгъдә ителгән кыямәт көне белән. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
85:3
وَشَاهِدٍ وَمَشْهُودٍ
85:3
Вә җомга көне яки кыямәткә җыелган халык белән һәм ґәрәфә көне яки кешеләрнең кылган эшләре белен ант итәмен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
85:4
قُتِلَ أَصْحَـٰبُ ٱلْأُخْدُودِ
85:4
Чокыр ияләренә ләгънәт булды һәм һәлак булдылар. (Әүвәлге заманда патшасы да халыгы да мөшрикләр булган бер илдә, бер яшь егет иман китереп бер карт мөселманнан ислам динен өйрәнде. Бу хәбәр патшага ирешкәч, егетне чакыртып ислам динен ташла дип төрлечә ґәзап кылды. Егет патшага әйтте: "Халыгыңны җыеп алар алдында бу егетнең Раббысы булган Аллаһ исеме белән атамын, дип үземнең җәям һәм угым белән атсагыз гына үтерә алырсыз", – дип. Патша шулай эшләде, ук егетнең башына тиеп шаһит булды. Җыелган кешеләр, бу егетнең Раббысы Аллаһуга иман китердек, ислам динен кабул иттек, дип кычкырдылар. Патшаның бик каты ачуы килеп, гаскәреннән канау казытып, ул канауга утын тутыртып ут яктырды, ут кызгач ислам диненнән кире чыкмаган кешеләрне берәм-берәм утта яндырдылар. Шулай итеп мөселманнар ислам дине өчен бар да шаһит булдылар. Соңра Аллаһуның әмере илә ут канаудан чыгып патшаны һәм гаскәрләрен яндырып һәлак итте, җаннары җәһәннәмгә китте.) - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
85:5
ٱلنَّارِ ذَاتِ ٱلْوَقُودِ
85:5
Канау казып ул канауны ут белән тутыручы кәферләргә Аллаһуның ләгънәте булды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
85:6
إِذْ هُمْ عَلَيْهَا قُعُودٌ
85:6
Кәфер гаскәре мөселманнарны утта яндырганда, патша үзенең якыннары илә тамаша кылып карап утыралар иде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
85:7
وَهُمْ عَلَىٰ مَا يَفْعَلُونَ بِٱلْمُؤْمِنِينَ شُهُودٌ
85:7
Алар мөэминнәрне утта яндырып ґәзаб кылуларына гуаһлардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
85:8
وَمَا نَقَمُوا۟ مِنْهُمْ إِلَّآ أَن يُؤْمِنُوا۟ بِٱللَّهِ ٱلْعَزِيزِ ٱلْحَمِيدِ
85:8
Ул кәферләр мөселманнарны утта яндырырлык ґәеп тапмадылар, мәгәр кодрәт иясе вә мактаулы булган Аллаһуга иман китергәннәре өчен генә аларны утта яндырып ґәзаб кылдылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
85:9
ٱلَّذِى لَهُۥ مُلْكُ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۚ وَٱللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ شَهِيدٌ
85:9
Ник ышанмаска Аллаһуга, бит җир вә күкләрнең патшалыгы Аның кулындадыр, вә Ул – Аллаһ һәрнәрсәне күрүче вә белүчедер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
85:10
إِنَّ ٱلَّذِينَ فَتَنُوا۟ ٱلْمُؤْمِنِينَ وَٱلْمُؤْمِنَـٰتِ ثُمَّ لَمْ يَتُوبُوا۟ فَلَهُمْ عَذَابُ جَهَنَّمَ وَلَهُمْ عَذَابُ ٱلْحَرِيقِ
85:10
Тәхкыйк ґәепсез мөэмин ирләрне вә мөэминә хатыннарны хаксыз рәнҗетүчеләр аларны нинди ґәзаб белән булса да ґәзаб кылучылар, соңра тәүбә итеп рәнҗеткән кешеләрнең ризалыгын алмасалар, аларгадыр җәһәннәм ґәзабы һәм каты яндыргучы ут ґәзабы. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
85:11
إِنَّ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ لَهُمْ جَنَّـٰتٌ تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَـٰرُ ۚ ذَٰلِكَ ٱلْفَوْزُ ٱلْكَبِيرُ
85:11
Тәхкыйк иман китереп яхшы эшләрне эшләп изге гамәлләрне кылган кешеләргә, асларыннан елгалар ага торган җәннәтләр, бу исә олугъ изге теләккә ирешүдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
85:12
إِنَّ بَطْشَ رَبِّكَ لَشَدِيدٌ
85:12
Шиксез, синең Раббыңның ґәзаб белән тотмагы, әлбәттә, бик каты вә бик куркынычлы. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
85:13
إِنَّهُۥ هُوَ يُبْدِئُ وَيُعِيدُ
85:13
Тәхкыйк Ул – Аллаһ башлап халык кылыр һәм үлгәч тергезеп яңадан кайтарыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
85:14
وَهُوَ ٱلْغَفُورُ ٱلْوَدُودُ
85:14
Вә Ул тәүбә итеп төзәлүчеләрне ярлыкаучы һәм изге гамәл кылучыларны сөюче. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
85:15
ذُو ٱلْعَرْشِ ٱلْمَجِيدُ
85:15
Ул – Аллаһ олугъ булган ґәреш иясе. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
85:16
فَعَّالٌ لِّمَا يُرِيدُ
85:16
Теләгән эшене һич кичекмичә кылучы. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
85:17
هَلْ أَتَىٰكَ حَدِيثُ ٱلْجُنُودِ
85:17
Тәхкыйк килер сиңа пәйгамбәрләргә каршы торган кәфер ґәскәрләренең хәбәре. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
85:18
فِرْعَوْنَ وَثَمُودَ
85:18
Фиргаун гаскәренең һәм Сәмуд кавеме гаскәренең хәбәре, алар бар да Аллаһ тарафыннан һәлак ителделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
85:19
بَلِ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ فِى تَكْذِيبٍ
85:19
Бәлки имансызлар Коръәнгә һәм пәйгамбәргә ышанмауларында сабитлардыр, үлгәнче иман китермәсләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
85:20
وَٱللَّهُ مِن وَرَآئِهِم مُّحِيطٌۢ
85:20
Бит Аллаһ аларның артларыннан төшүче, һич котыла алмаслар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
85:21
بَلْ هُوَ قُرْءَانٌ مَّجِيدٌ
85:21
Әлбәттә, ул Аллаһудан иңдерелгән китап – олугъ дәрәҗәле вә хөрмәтле Коръәндер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
85:22
فِى لَوْحٍ مَّحْفُوظٍۭ
85:22
Ул Ләүхүл Мәхфуздә язылмыштыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)