Selected
Original Text
Yakub Ibn Nugman
Abdullah Yusuf Ali
Abdul Majid Daryabadi
Abul Ala Maududi
Ahmed Ali
Ahmed Raza Khan
A. J. Arberry
Ali Quli Qarai
Hasan al-Fatih Qaribullah and Ahmad Darwish
Mohammad Habib Shakir
Mohammed Marmaduke William Pickthall
Muhammad Sarwar
Muhammad Taqi-ud-Din al-Hilali and Muhammad Muhsin Khan
Safi-ur-Rahman al-Mubarakpuri
Saheeh International
Talal Itani
Transliteration
Wahiduddin Khan
بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.
53:1
وَٱلنَّجْمِ إِذَا هَوَىٰ
53:1
Баючы йолдыз белән ант итәмен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:2
مَا ضَلَّ صَاحِبُكُمْ وَمَا غَوَىٰ
53:2
Сезне туры юлдан җитәкләүче юлдашыгыз Мухәммәд г-м туры юлдан һич адашмады һәм бозылмады, азмады. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:3
وَمَا يَنطِقُ عَنِ ٱلْهَوَىٰٓ
53:3
Һәм ул үз белдеге белән сөйләмәс. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:4
إِنْ هُوَ إِلَّا وَحْىٌ يُوحَىٰ
53:4
Аның Ислам хакында сөйләгән сүзе фәкать Аллаһудан иңдерелгән вәхийдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:5
عَلَّمَهُۥ شَدِيدُ ٱلْقُوَىٰ
53:5
Вәхийне яки Ислам динен аңа каты куәт иясе Җәбраил фәрештә өйрәтте. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:6
ذُو مِرَّةٍ فَٱسْتَوَىٰ
53:6
Ул фәрештә күркәм холыклы вә матур кыяфәтле вә гаять туры һәм гакыл ияседер, заһир булды, күренде үзенең асыл сурәте белән. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:7
وَهُوَ بِٱلْأُفُقِ ٱلْأَعْلَىٰ
53:7
Ул фәрештә офыкның югарысында иде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:8
ثُمَّ دَنَا فَتَدَلَّىٰ
53:8
Соңра Мухәммәд г-мгә якынлашты һәм югарыдан сузылды аңа сүз әйтмәк өчен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:9
فَكَانَ قَابَ قَوْسَيْنِ أَوْ أَدْنَىٰ
53:9
Аралары ике җәя хәтле генә калды яки аннан да якынрак булды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:10
فَأَوْحَىٰٓ إِلَىٰ عَبْدِهِۦ مَآ أَوْحَىٰ
53:10
Җәбраил фәрештә Аллаһуның колы Мухәммәд г-мгә вәхий кылды үзенә Аллаһудан вәхий ителгән нәрсәне. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:11
مَا كَذَبَ ٱلْفُؤَادُ مَا رَأَىٰٓ
53:11
Мухәммәд г-мнең күңеле күргәнен ялган димәде, нык ышанды, ягъни Җәбраил фәрештәне үз сурәтендә күрде һәм Аллаһуны күңеле илә күрде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:12
أَفَتُمَـٰرُونَهُۥ عَلَىٰ مَا يَرَىٰ
53:12
Әллә Мухәммәднең күргән нәрсәсенә шөбһә итеп низагълашасызмы? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:13
وَلَقَدْ رَءَاهُ نَزْلَةً أُخْرَىٰ
53:13
Тәхкыйк ул Җәбраилне үз сурәтендә күрде икенче мәртәбә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:14
عِندَ سِدْرَةِ ٱلْمُنتَهَىٰ
53:14
Сидерәтүлмүнтәһә агачы янында. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:15
عِندَهَا جَنَّةُ ٱلْمَأْوَىٰٓ
53:15
Мәэва җәннәте шул агач янындадыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:16
إِذْ يَغْشَى ٱلسِّدْرَةَ مَا يَغْشَىٰ
53:16
Ул агачны күп фәрештәләр каплаган иде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:17
مَا زَاغَ ٱلْبَصَرُ وَمَا طَغَىٰ
53:17
Мухәммәд г-мнең күзе шул агачтан һәм фәрештәләрдән читкә авышмады һәм куелган чиктән уңга-сулга үтмәде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:18
لَقَدْ رَأَىٰ مِنْ ءَايَـٰتِ رَبِّهِ ٱلْكُبْرَىٰٓ
53:18
Тәхкыйк ул күрде мигъраҗдә Раббысының олугъ галәмәт вә дәлилләрен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:19
أَفَرَءَيْتُمُ ٱللَّـٰتَ وَٱلْعُزَّىٰ
53:19
Лут, Гүзза исемле сынымнарны күрдегезме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:20
وَمَنَوٰةَ ٱلثَّالِثَةَ ٱلْأُخْرَىٰٓ
53:20
Вә алардан башка өченче Мәнат исемле сынымны күрәсезме? Ягъни шул һичнәрсәгә ярамаган сынымнар Аллаһуның ярдәмчесе яки угыллары була алалармы? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:21
أَلَكُمُ ٱلذَّكَرُ وَلَهُ ٱلْأُنثَىٰ
53:21
Ий мөшрикләр, үзегезгә ир балалар булып үзегез яратмаган кыз балаларны Аллаһуга иснад итәсезме? Ягъни Аллаһуның кыз балалары бар дисезме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:22
تِلْكَ إِذًا قِسْمَةٌ ضِيزَىٰٓ
53:22
Әгәр ир балаларны – үзләренә, кыз балаларны – Аллаһуга бүлә торган булсалар, бу бүлү тиешсез, үлчәүсез бүлүдер. Ягъни мөшрикләр Лут, Гүзза, Мәнат исемнәрне сынымнарга бирделәр дә аларны Аллаһның кызлары диделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:23
إِنْ هِىَ إِلَّآ أَسْمَآءٌ سَمَّيْتُمُوهَآ أَنتُمْ وَءَابَآؤُكُم مَّآ أَنزَلَ ٱللَّهُ بِهَا مِن سُلْطَـٰنٍ ۚ إِن يَتَّبِعُونَ إِلَّا ٱلظَّنَّ وَمَا تَهْوَى ٱلْأَنفُسُ ۖ وَلَقَدْ جَآءَهُم مِّن رَّبِّهِمُ ٱلْهُدَىٰٓ
53:23
Ул сынымнар һичнәрсә түгел мәгәр үзегез һәм аталарыгыз кушкан исем генәдер, Аллаһ ул сынымнарны Илаһә тотарга һәм Аллаһуның кызлары дияргә бер нинди дәлил иңдермәде. Алар дәлилгә иярмәделәр, мәгәр сукыр заннарына иярделәр һәм нәфесләре сөйгән нәрсәләргә генә иярделәр, тәхкыйк аларга Раббыларыннан туры юлны күрсәтүче Коръән килде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:24
أَمْ لِلْإِنسَـٰنِ مَا تَمَنَّىٰ
53:24
Әллә кеше үзенә ни теләсә, шул булып торамы? Яки сынымнар мөшрикләрнең теләген үтиләрме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:25
فَلِلَّهِ ٱلْـَٔاخِرَةُ وَٱلْأُولَىٰ
53:25
Бит дөнья байлыгы да, ахирәт байлыгы да Аллаһу тәгаләнекедер, Аңардан узып һичкем файдалана алмас. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:26
۞ وَكَم مِّن مَّلَكٍ فِى ٱلسَّمَـٰوَٰتِ لَا تُغْنِى شَفَـٰعَتُهُمْ شَيْـًٔا إِلَّا مِنۢ بَعْدِ أَن يَأْذَنَ ٱللَّهُ لِمَن يَشَآءُ وَيَرْضَىٰٓ
53:26
Күкләрдә күпме фәрештәләр бардыр, ул фәрештәләрнең һич нәрсәдә шәфәгате файда бирмәс, мәгәр Аллаһ теләгән һәм зира булган бәндәсенә шәфәгать итәргә рөхсәтен бирсә генә файда булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:27
إِنَّ ٱلَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ بِٱلْـَٔاخِرَةِ لَيُسَمُّونَ ٱلْمَلَـٰٓئِكَةَ تَسْمِيَةَ ٱلْأُنثَىٰ
53:27
Ахирәт көненә ышанмаучылар, фәрештәләрне хатыннар исеме белән исемлиләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:28
وَمَا لَهُم بِهِۦ مِنْ عِلْمٍ ۖ إِن يَتَّبِعُونَ إِلَّا ٱلظَّنَّ ۖ وَإِنَّ ٱلظَّنَّ لَا يُغْنِى مِنَ ٱلْحَقِّ شَيْـًٔا
53:28
Аларның бу эшләренә дәлилләре дә вә белемнәре дә юк, алар фәкать занга сукыр фикерләренә иярәләр, бит зан сукыр фикер хаклыкка, дөреслеккә һич тә ирештермидер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:29
فَأَعْرِضْ عَن مَّن تَوَلَّىٰ عَن ذِكْرِنَا وَلَمْ يُرِدْ إِلَّا ٱلْحَيَوٰةَ ٱلدُّنْيَا
53:29
Безнең Коръәнебез белән гамәл кылудан баш тарткан кешеләрдән кисел, алар Коръәннән дөнья файдасын гына телиләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:30
ذَٰلِكَ مَبْلَغُهُم مِّنَ ٱلْعِلْمِ ۚ إِنَّ رَبَّكَ هُوَ أَعْلَمُ بِمَن ضَلَّ عَن سَبِيلِهِۦ وَهُوَ أَعْلَمُ بِمَنِ ٱهْتَدَىٰ
53:30
Менә аларның белгән нәрсәләре шул кадәр генәдер, ягъни алар дөнья файдасын гына беләләр. Тәхкыйк, синең Раббың беләдер, Аның туры юлыннан адашкан кешене һәм дә туры юлга күнелгән кешене дә беләдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:31
وَلِلَّهِ مَا فِى ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَمَا فِى ٱلْأَرْضِ لِيَجْزِىَ ٱلَّذِينَ أَسَـٰٓـُٔوا۟ بِمَا عَمِلُوا۟ وَيَجْزِىَ ٱلَّذِينَ أَحْسَنُوا۟ بِٱلْحُسْنَى
53:31
Җирдәге вә күкләрдәге барча нәрсә Аллаһ мөлкедер, Аллаһ аларны дөньяда төзеде имансыз, динсез явызларга ґәзаб бирмәк өчен һәм иманлы динле булып, изге гамәлләрне, яхшы эшләрне кылган хак мөэминнәргә изге җәза, ягъни җәннәт нигъмәтләрен бирмәк өчен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:32
ٱلَّذِينَ يَجْتَنِبُونَ كَبَـٰٓئِرَ ٱلْإِثْمِ وَٱلْفَوَٰحِشَ إِلَّا ٱللَّمَمَ ۚ إِنَّ رَبَّكَ وَٰسِعُ ٱلْمَغْفِرَةِ ۚ هُوَ أَعْلَمُ بِكُمْ إِذْ أَنشَأَكُم مِّنَ ٱلْأَرْضِ وَإِذْ أَنتُمْ أَجِنَّةٌ فِى بُطُونِ أُمَّهَـٰتِكُمْ ۖ فَلَا تُزَكُّوٓا۟ أَنفُسَكُمْ ۖ هُوَ أَعْلَمُ بِمَنِ ٱتَّقَىٰٓ
53:32
Ул хак мөэминнәр зур гөнаһлардан вә фәхеш эшләрдән сакланырлар, мәгәр кечкенә гөнаһларны эшләсәләр, тәүбә итәрләр. Тәхкыйк синең Раббың киң рәхмәтле вә ярлыкаучыдыр, Ул сезне белүчедер җирдән халык кылган вакытта вә аналарыгызның карнында бала вакытыгызны да, минем гөнаһым юк димәгез! Ул – Аллаһ гөнаһлардан саклаучы тәкъва кешеләрне белүчедер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:33
أَفَرَءَيْتَ ٱلَّذِى تَوَلَّىٰ
53:33
Хакны кабул итүдә яки Коръән белән гамәл кылудан баш тарткан кешене күрдеңме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:34
وَأَعْطَىٰ قَلِيلًا وَأَكْدَىٰٓ
53:34
Ул хактан баш тартучы малыннан бик аз садака бирде, соңра бирүне бөтенләй туктатты. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:35
أَعِندَهُۥ عِلْمُ ٱلْغَيْبِ فَهُوَ يَرَىٰٓ
53:35
Әллә аның кулында гаепне яшерен эшне белү бармы, яшерен эшләрне күрәме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:36
أَمْ لَمْ يُنَبَّأْ بِمَا فِى صُحُفِ مُوسَىٰ
53:36
Әллә аңа хәбәр бирелмәдеме Муса пәйгамбәргә бирелгән Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәреннән? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:37
وَإِبْرَٰهِيمَ ٱلَّذِى وَفَّىٰٓ
53:37
Дәхи Ибраһим пәйгамбәргә бирелгән сахыйфәтләрдәге Аллаһ хөкемнәреннән хәбәр бирелмәдеме? Ул Ибраһим үзенә йөкләтелгән эшләрне тәмам үтәде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:38
أَلَّا تَزِرُ وَازِرَةٌ وِزْرَ أُخْرَىٰ
53:38
Аллаһудан килгән ул китапларда вә сахыйфәләрдә булган хәбәр шулдыр: берәүнең Аллаһуга итагать итеп мөселман булу бурычы икенче кешегә йөкләтелмәс вә берәүнең сәвабы да гөнаһы да икенче кешегә бирелмәс. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:39
وَأَن لَّيْسَ لِلْإِنسَـٰنِ إِلَّا مَا سَعَىٰ
53:39
Дәхи кешегә һич нәрсә юкдыр мәгәр үзе кәсеп иткән нәрсәсе генәдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:40
وَأَنَّ سَعْيَهُۥ سَوْفَ يُرَىٰ
53:40
Әлбәттә һәрбер кешенең кәсеп иткән сәвабы һәм гөнаһы тиздән ахирәттә үлчәүдә күренер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:41
ثُمَّ يُجْزَىٰهُ ٱلْجَزَآءَ ٱلْأَوْفَىٰ
53:41
Моннан соң аңа савабына һәм гөнаһына күрә тулысынча җәза бирелер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:42
وَأَنَّ إِلَىٰ رَبِّكَ ٱلْمُنتَهَىٰ
53:42
Тәхкыйк Раббың хозурындадыр барып туктый торган урын. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:43
وَأَنَّهُۥ هُوَ أَضْحَكَ وَأَبْكَىٰ
53:43
Тәхкыйк Ул – Аллаһ кешеләрне көлдерде һәм елатты. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:44
وَأَنَّهُۥ هُوَ أَمَاتَ وَأَحْيَا
53:44
Һәм Ул – Аллаһ үтерде вә тергезде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:45
وَأَنَّهُۥ خَلَقَ ٱلزَّوْجَيْنِ ٱلذَّكَرَ وَٱلْأُنثَىٰ
53:45
Дәхи Ул – Аллаһ кешеләрне ирле-хатынлы итеп вә башка һәрбер җан иясен һәм үсемлекне шулай парлы итеп халык кылды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:46
مِن نُّطْفَةٍ إِذَا تُمْنَىٰ
53:46
Ана җенесләрнең карнына төшкән бер тамчы судан. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:47
وَأَنَّ عَلَيْهِ ٱلنَّشْأَةَ ٱلْأُخْرَىٰ
53:47
Вә икенче мәртәбә кыямәт көненә кубармак Аллаһугадыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:48
وَأَنَّهُۥ هُوَ أَغْنَىٰ وَأَقْنَىٰ
53:48
Дәхи Ул – Аллаһ байлык бирде вә терлек малларын бирде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:49
وَأَنَّهُۥ هُوَ رَبُّ ٱلشِّعْرَىٰ
53:49
Дәхи Ул – Аллаһ Шигъра йолдызының Раббысыдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:50
وَأَنَّهُۥٓ أَهْلَكَ عَادًا ٱلْأُولَىٰ
53:50
Дәхи Ул – Аллаһ беренче Гад кавемен һәлак кылды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:51
وَثَمُودَا۟ فَمَآ أَبْقَىٰ
53:51
Дәхи Сәмуд кавемен һәлак итте, алардан һичкемне калдырмады. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:52
وَقَوْمَ نُوحٍ مِّن قَبْلُ ۖ إِنَّهُمْ كَانُوا۟ هُمْ أَظْلَمَ وَأَطْغَىٰ
53:52
Дәхи болардан элек Нух кавемен һәлак итте, алар бик залим вә бик азган иделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:53
وَٱلْمُؤْتَفِكَةَ أَهْوَىٰ
53:53
Дәхи Лут кавеменең шәһәрләрен күтәреп әйләндереп ыргытты. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:54
فَغَشَّىٰهَا مَا غَشَّىٰ
53:54
Ул шәһәрләрне бер каплый торган нәрсә каплады. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:55
فَبِأَىِّ ءَالَآءِ رَبِّكَ تَتَمَارَىٰ
53:55
Ий адәм баласы Раббыңның кайсы нигъмәтләрендә низагълашырсың, шик төшерерсең? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:56
هَـٰذَا نَذِيرٌ مِّنَ ٱلنُّذُرِ ٱلْأُولَىٰٓ
53:56
Бу Мухәммәд г-м җәһәннәм белән куркытучыдыр әүвәлге куркытучылар җөмләсеннән. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:57
أَزِفَتِ ٱلْـَٔازِفَةُ
53:57
Кыямәт якын булды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:58
لَيْسَ لَهَا مِن دُونِ ٱللَّهِ كَاشِفَةٌ
53:58
Кыямәтнең кайчан булуын ачык белүче һәм вакытын билгеләүче Аллаһудан башка һич юктыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:59
أَفَمِنْ هَـٰذَا ٱلْحَدِيثِ تَعْجَبُونَ
53:59
Әллә ошбу Коръән сүзләреннән ґәҗәбләнәсезме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:60
وَتَضْحَكُونَ وَلَا تَبْكُونَ
53:60
Вә көләсез, никтер еламыйсыз? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:61
وَأَنتُمْ سَـٰمِدُونَ
53:61
Хәлбуки үзегез гафилләр, сукырларсыз Коръәннең хикмәтләрен фәһемли алмыйсыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
53:62
فَٱسْجُدُوا۟ لِلَّهِ وَٱعْبُدُوا۟ ۩
53:62
Аллаһуга сәҗдә кылыгыз һәм гыйбадәт кылыгыз! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)