Selected

Original Text
Yakub Ibn Nugman

Available Translations

101 Al-Qāri`ah ٱلْقَارِعَة

< Previous   11 Āyah   The Calamity      Next >  

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.

101:1 ٱلْقَارِعَةُ
101:1 Катылыгы вә куркынычы белән җирне вә күкләрне кагучы кыямәт көне! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

101:2 مَا ٱلْقَارِعَةُ
101:2 Никадәр каты куркынычлыдыр ул кыямәт көне! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

101:3 وَمَآ أَدْرَىٰكَ مَا ٱلْقَارِعَةُ
101:3 Ул кыямәт көненең катылыгы вә куркынычы ни дәрәҗәдә икәнлеген сиңа кем белдерде? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

101:4 يَوْمَ يَكُونُ ٱلنَّاسُ كَٱلْفَرَاشِ ٱلْمَبْثُوثِ
101:4 Ул көндә кешеләр каты куркуларыннан тузылган чикерткәләр кеби тузылып таралып китәләр, һәм бер берсен күрмәсләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

101:5 وَتَكُونُ ٱلْجِبَالُ كَٱلْعِهْنِ ٱلْمَنفُوشِ
101:5 Вә таулар буялган вә тетелгән йон кеби булырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

101:6 فَأَمَّا مَن ثَقُلَتْ مَوَٰزِينُهُۥ
101:6 Берәүнең ягъни мөселманның үлчәүдә гөнаһына караганда сәвабы авырырак күберәк булса. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

101:7 فَهُوَ فِى عِيشَةٍ رَّاضِيَةٍ
101:7 Ул мөселман җәннәттә үзе разый булган рәхәт тормыштадыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

101:8 وَأَمَّا مَنْ خَفَّتْ مَوَٰزِينُهُۥ
101:8 Вә бер мөселманның үлчәүдә сәвабына караганда гөнаһы авыр килсә ягъни яхшылыгына караганда яманлыгы күбрәк булса. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

101:9 فَأُمُّهُۥ هَاوِيَةٌ
101:9 Аның анасы – мәрхәмәтсез булган Һавийә исемле җәһәннәм аңа урын булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

101:10 وَمَآ أَدْرَىٰكَ مَا هِيَهْ
101:10 Ул һавийәнең нәрсә икәнен сиңа нәрсә белдерде? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

101:11 نَارٌ حَامِيَةٌۢ
101:11 Ул һавийә кыздырылган утдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)