Selected

Original Text
Yakub Ibn Nugman

Available Translations

87 Al-'A`lá ٱلْأَعْلَىٰ

< Previous   19 Āyah   The Most High      Next >  

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.

87:1 سَبِّحِ ٱسْمَ رَبِّكَ ٱلْأَعْلَى
87:1 Барча кимчелекләрдән пакь булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйткел, намаз укыгыл. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

87:2 ٱلَّذِى خَلَقَ فَسَوَّىٰ
87:2 Ул – Аллаһ барча вөҗудне халык кылды, һәр нәрсәне кагыйдәгә муафыйк төзеп тәмам итте. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

87:3 وَٱلَّذِى قَدَّرَ فَهَدَىٰ
87:3 Вә Ул һәрнәрсәгә тәкъдир төзеде вә һәрнәрсәне юлга салды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

87:4 وَٱلَّذِىٓ أَخْرَجَ ٱلْمَرْعَىٰ
87:4 Вә Ул хайваннар өчен үләннәр үстерде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

87:5 فَجَعَلَهُۥ غُثَآءً أَحْوَىٰ
87:5 Ул үләннәрне көзге көннәрдә кипкән сары кау кылды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

87:6 سَنُقْرِئُكَ فَلَا تَنسَىٰٓ
87:6 Тиздән укырбыз сиңа Коръән аятьләрен һәм син онытмассың. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

87:7 إِلَّا مَا شَآءَ ٱللَّهُ ۚ إِنَّهُۥ يَعْلَمُ ٱلْجَهْرَ وَمَا يَخْفَىٰ
87:7 Мәгәр Аллаһ теләгәнне генә онытырсың, әлбәттә, Ул яшерен эшләнгән эшләрне дә һәм әшкәрә эшләнгән эшләрне дә беләдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

87:8 وَنُيَسِّرُكَ لِلْيُسْرَىٰ
87:8 Вә Без сине җиңеллеккә мүйәссәр кылырбыз, ягъни җәннәтнең мәңгелек җиңел тормышына алып бара торган шәригать хөкемнәрен сиңа бирербез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

87:9 فَذَكِّرْ إِن نَّفَعَتِ ٱلذِّكْرَىٰ
87:9 Кешеләрне Коръән белән вәгәзьлә, әгәр аларга вәгазь файда бирә торган булса. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

87:10 سَيَذَّكَّرُ مَن يَخْشَىٰ
87:10 Аллаһудан курыккан кеше тиз вәгазьләнер һәм ишеткән белән гамәл кылыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

87:11 وَيَتَجَنَّبُهَا ٱلْأَشْقَى
87:11 Вә Коръән вәгазеннән качар һич кабул итмәс, бик явыз яман кеше. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

87:12 ٱلَّذِى يَصْلَى ٱلنَّارَ ٱلْكُبْرَىٰ
87:12 Ул явыз кеше олугъ җәһәннәмгә керер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

87:13 ثُمَّ لَا يَمُوتُ فِيهَا وَلَا يَحْيَىٰ
87:13 Соңра ул җәһәннәмдә үлмәс, үлсә ґәзабтан котылыр иде һәм файда күрә торган тере булу белән тере булмас. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

87:14 قَدْ أَفْلَحَ مَن تَزَكَّىٰ
87:14 Мөшриклектән вә монафикълыктан, рия вә бидеґәт гамәлләрдән, фәхеш вә хәрам эшләрдән үзен пакьләгән һәм сакланган кеше, тәхкыйк ґәзабтан котылып өстенлек тапты. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

87:15 وَذَكَرَ ٱسْمَ رَبِّهِۦ فَصَلَّىٰ
87:15 Вә ул кеше Раббысын зекер итеп намаз укыды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

87:16 بَلْ تُؤْثِرُونَ ٱلْحَيَوٰةَ ٱلدُّنْيَا
87:16 Ий кешеләр бәлки сез дөнья тереклеген ихтыяр кыласыз, барча көчегезне дөнья өчен генә сарыф итәсез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

87:17 وَٱلْـَٔاخِرَةُ خَيْرٌ وَأَبْقَىٰٓ
87:17 Бит ахирәт дөньядан яхшырактыр һәм мәңгелектер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

87:18 إِنَّ هَـٰذَا لَفِى ٱلصُّحُفِ ٱلْأُولَىٰ
87:18 Тәхкыйк бу сүзләр әүвәлге пәйгамбәрләрнең сәхифәләрендә зекер ителгәндер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

87:19 صُحُفِ إِبْرَٰهِيمَ وَمُوسَىٰ
87:19 Ул сәхифәләр Ибраһим вә Муса г-м сәхифәләредер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)