Selected
                        Original Text
                        
                    
                
                    
                        Yakub Ibn Nugman
                        
                        
                        
                    
                
                Abdullah Yusuf Ali
Abdul Majid Daryabadi
Abul Ala Maududi
Ahmed Ali
Ahmed Raza Khan
A. J. Arberry
Ali Quli Qarai
Hasan al-Fatih Qaribullah and Ahmad Darwish
Mohammad Habib Shakir
Mohammed Marmaduke William Pickthall
Muhammad Sarwar
Muhammad Taqi-ud-Din al-Hilali and Muhammad Muhsin Khan
Safi-ur-Rahman al-Mubarakpuri
Saheeh International
Talal Itani
Transliteration
Wahiduddin Khan
                    بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
                
                
                    In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.
                
            
                    81:1
                    إِذَا ٱلشَّمْسُ كُوِّرَتْ
                
                
                
                
                
                    81:1
                    Кайчан кояшның нуры китәрелсә, чорналса (караңгылык белән).  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    81:2
                    وَإِذَا ٱلنُّجُومُ ٱنكَدَرَتْ
                
                
                
                
                
                    81:2
                    Вә йолдызлар җиргә коелсалар (метеоритлар).  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    81:3
                    وَإِذَا ٱلْجِبَالُ سُيِّرَتْ
                
                
                
                
                
                    81:3
                    Вә таулар урыннарыннан кузгалсалар.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    81:4
                    وَإِذَا ٱلْعِشَارُ عُطِّلَتْ
                
                
                
                
                
                    81:4
                    Вә ун айлык буаз дөяләр игътибарсыз калдырылсалар.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    81:5
                    وَإِذَا ٱلْوُحُوشُ حُشِرَتْ
                
                
                
                
                
                    81:5
                    Вә кыр хайваннары бер урынга җыелсалар.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    81:6
                    وَإِذَا ٱلْبِحَارُ سُجِّرَتْ
                
                
                
                
                
                    81:6
                    Вә дәрьяләр бер урынга түгелсәләр.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    81:7
                    وَإِذَا ٱلنُّفُوسُ زُوِّجَتْ
                
                
                
                
                
                    81:7
                    Вә яхшы кешеләр яхшыларга һәм яман кешеләр яманнарга кушылсалар.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    81:8
                    وَإِذَا ٱلْمَوْءُۥدَةُ سُئِلَتْ
                
                
                
                
                
                    81:8
                    Вә тере хәлдә күмелгән кыз балалар соралсалар. (Җаһилият вакытында ґәрәбләр кыз балаларын тәрбияләргә авырсынып яки аларны ят кешегә кияүгә биреп җибәрү хурлык дип, тере хәлдә күмәләр иде.)  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    81:9
                    بِأَىِّ ذَنۢبٍ قُتِلَتْ
                
                
                
                
                
                    81:9
                    Ни сәбәпле үтерелдең дип, нинди гөнаһы бар иде, нигә үтердегез дип.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    81:10
                    وَإِذَا ٱلصُّحُفُ نُشِرَتْ
                
                
                
                
                
                    81:10
                    Вә гамәл дәфтәрен хисаб өчен таратылса.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    81:11
                    وَإِذَا ٱلسَّمَآءُ كُشِطَتْ
                
                
                
                
                
                    81:11
                    Вә күк урыныннан китәрелсә.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    81:12
                    وَإِذَا ٱلْجَحِيمُ سُعِّرَتْ
                
                
                
                
                
                    81:12
                    Вә җәһәннәм каты кыздырылса.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    81:13
                    وَإِذَا ٱلْجَنَّةُ أُزْلِفَتْ
                
                
                
                
                
                    81:13
                    Вә җәннәт якын китерелсә.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    81:14
                    عَلِمَتْ نَفْسٌ مَّآ أَحْضَرَتْ
                
                
                
                
                
                    81:14
                    Шул вакытта һәркем үзенең хәзерләгән яхшы, вә яман эшләрен белер.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    81:15
                    فَلَآ أُقْسِمُ بِٱلْخُنَّسِ
                
                
                
                
                
                    81:15
                    Ант итәмен кире кайтучылар белән.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    81:16
                    ٱلْجَوَارِ ٱلْكُنَّسِ
                
                
                
                
                
                    81:16
                    Вә яшерен йөрүчеләр илә. Ягъни китеп-килеп, күренеп һәм күренмичә йөрүче йолдызлар белән ант итәм.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    81:17
                    وَٱلَّيْلِ إِذَا عَسْعَسَ
                
                
                
                
                
                    81:17
                    Вә төн белән ант итәм, һәркайчан килсә ул төн.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    81:18
                    وَٱلصُّبْحِ إِذَا تَنَفَّسَ
                
                
                
                
                
                    81:18
                    Вә таң белән ант итәмен, һәркайчан ачылса.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    81:19
                    إِنَّهُۥ لَقَوْلُ رَسُولٍ كَرِيمٍ
                
                
                
                
                
                    81:19
                    Шиксез, ул Коръән хөрмәтле Җәбраилнең Аллаһудан алып килгән сүзедер.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    81:20
                    ذِى قُوَّةٍ عِندَ ذِى ٱلْعَرْشِ مَكِينٍ
                
                
                
                
                
                    81:20
                    Ул Җәбраил олугъ куәт иясе вә хөрмәтедер, ґәреш иясе Аллаһ хозурында.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    81:21
                    مُّطَاعٍ ثَمَّ أَمِينٍ
                
                
                
                
                
                    81:21
                    Ул Җәбраилгә башка фәрештәләр итагать итәләр, соңра ул ышанычлы хыянәттән пакьдер.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    81:22
                    وَمَا صَاحِبُكُم بِمَجْنُونٍ
                
                
                
                
                
                    81:22
                    Вә сезнең юлдашыгыз Мухәммәд г-м дивана түгел һәм үзлегеннән сүз сөйләүче дә түгел.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    81:23
                    وَلَقَدْ رَءَاهُ بِٱلْأُفُقِ ٱلْمُبِينِ
                
                
                
                
                
                    81:23
                    Тәхкыйк ул Җәбраилне күрде югары ачык күктә.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    81:24
                    وَمَا هُوَ عَلَى ٱلْغَيْبِ بِضَنِينٍ
                
                
                
                
                
                    81:24
                    Ул Мухәммәд г-м кешеләргә мәгълүм булмаган ахирәт хәлләреннән Коръән белән хәбәр бирүдә саран түгелдер.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    81:25
                    وَمَا هُوَ بِقَوْلِ شَيْطَـٰنٍ رَّجِيمٍ
                
                
                
                
                
                    81:25
                    Ул Коръән Аллаһу хозурыннан таш белән сөрелгән шайтан сүзе түгелдер.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    81:26
                    فَأَيْنَ تَذْهَبُونَ
                
                
                
                
                
                    81:26
                    Коръәнне куеп кая барасыз? Аллаһ китабын ташлап Аллаһ җәннәтенә ничек барасыз?  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    81:27
                    إِنْ هُوَ إِلَّا ذِكْرٌ لِّلْعَـٰلَمِينَ
                
                
                
                
                
                    81:27
                    Ул Коръән барча галәм халыкларына вәгазьдер, кирәк эшләрне исләренә төшерүчедер вә кешеләргә иманны, динне, һидәятне һәм тәрбияне кәсеп итә торган иң туры юлдыр.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    81:28
                    لِمَن شَآءَ مِنكُمْ أَن يَسْتَقِيمَ
                
                
                
                
                
                    81:28
                    Сезләрдән туры юлга күнелергә теләге булган кешеләргә вәгазь һәм туры юлдыр.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    81:29
                    وَمَا تَشَآءُونَ إِلَّآ أَن يَشَآءَ ٱللَّهُ رَبُّ ٱلْعَـٰلَمِينَ
                
                
                
                
                
                    81:29
                    Юк туры юлга күнелүне тели алмассыз, мәгәр барча галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһу тәгалә теләсә генә.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)