Selected
                        Original Text
                        
                    
                
                    
                        Yakub Ibn Nugman
                        
                        
                        
                    
                
                Abdullah Yusuf Ali
Abdul Majid Daryabadi
Abul Ala Maududi
Ahmed Ali
Ahmed Raza Khan
A. J. Arberry
Ali Quli Qarai
Hasan al-Fatih Qaribullah and Ahmad Darwish
Mohammad Habib Shakir
Mohammed Marmaduke William Pickthall
Muhammad Sarwar
Muhammad Taqi-ud-Din al-Hilali and Muhammad Muhsin Khan
Safi-ur-Rahman al-Mubarakpuri
Saheeh International
Talal Itani
Transliteration
Wahiduddin Khan
                    بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
                
                
                    In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.
                
            
                    82:1
                    إِذَا ٱلسَّمَآءُ ٱنفَطَرَتْ
                
                
                
                
                
                    82:1
                    Кайчан күк ярылса.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    82:2
                    وَإِذَا ٱلْكَوَاكِبُ ٱنتَثَرَتْ
                
                
                
                
                
                    82:2
                    Вә йолдызлар чәчелсә.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    82:3
                    وَإِذَا ٱلْبِحَارُ فُجِّرَتْ
                
                
                
                
                
                    82:3
                    Вә дәрьяләр агып бергә кушылсалар.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    82:4
                    وَإِذَا ٱلْقُبُورُ بُعْثِرَتْ
                
                
                
                
                
                    82:4
                    Вә каберләр актарылып үлекләр терелеп чыксалар.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    82:5
                    عَلِمَتْ نَفْسٌ مَّا قَدَّمَتْ وَأَخَّرَتْ
                
                
                
                
                
                    82:5
                    Шул вакытта һәркем үзеннән элек ахирәткә җибәргән һәм үзеннән соң калдырган эшләрен белер.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    82:6
                    يَـٰٓأَيُّهَا ٱلْإِنسَـٰنُ مَا غَرَّكَ بِرَبِّكَ ٱلْكَرِيمِ
                
                
                
                
                
                    82:6
                    Ий адәм баласы, сине нәрсә алдады хөрмәтле булган Раббыңның нигъмәтләреннән өлешсез калырга, ягъни җәннәткә кермичә җәһәннәмгә керергә сине нәрсә мәҗбүр итә.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    82:7
                    ٱلَّذِى خَلَقَكَ فَسَوَّىٰكَ فَعَدَلَكَ
                
                
                
                
                
                    82:7
                    Ул – Аллаһ сине хак кылды да, әгъзаларыңны төзәтте вә һәр әгъзаңны үлчәп төзеде.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    82:8
                    فِىٓ أَىِّ صُورَةٍ مَّا شَآءَ رَكَّبَكَ
                
                
                
                
                
                    82:8
                    Сине нинди сурәттә кылырга теләсә шул сүрәттә кылды.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    82:9
                    كَلَّا بَلْ تُكَذِّبُونَ بِٱلدِّينِ
                
                
                
                
                
                    82:9
                    Юк, алданмагыз, бозык эшне батыл гамәлне кылмагыз, бәлки сез кыямәтне һәм хисапны ялган дисез.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    82:10
                    وَإِنَّ عَلَيْكُمْ لَحَـٰفِظِينَ
                
                
                
                
                
                    82:10
                    Әлбәттә, шиксез, сезнең өстегездә сакчы фәрештәләр бардыр.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    82:11
                    كِرَامًا كَـٰتِبِينَ
                
                
                
                
                
                    82:11
                    Ул фәрештәләр Аллаһ хозурында хөрмәтлеләр, алар сезнең барча гамәлләрегезне язучылардыр.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    82:12
                    يَعْلَمُونَ مَا تَفْعَلُونَ
                
                
                
                
                
                    82:12
                    Сезнең кылган эшләрегезне бик яхшы белүчеләрдер.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    82:13
                    إِنَّ ٱلْأَبْرَارَ لَفِى نَعِيمٍ
                
                
                
                
                
                    82:13
                    Тәхкыйк иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләр, әлбәттә, җәннәттә төрле нигъмәтләр эчендәләр.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    82:14
                    وَإِنَّ ٱلْفُجَّارَ لَفِى جَحِيمٍ
                
                
                
                
                
                    82:14
                    Вә тәхкыйк Аллаһуга итагать итмәгән азгыннар, әлбәттә, җәһәннәмдәләр.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    82:15
                    يَصْلَوْنَهَا يَوْمَ ٱلدِّينِ
                
                
                
                
                
                    82:15
                    Ул азгыннар җәһәннәмгә керерләр җәза көнендә.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    82:16
                    وَمَا هُمْ عَنْهَا بِغَآئِبِينَ
                
                
                
                
                
                    82:16
                    Вә алар җәһәннәмнән юк булып китмәсләр, һәмишә бар булып ґәзаб кылынырлар.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    82:17
                    وَمَآ أَدْرَىٰكَ مَا يَوْمُ ٱلدِّينِ
                
                
                
                
                
                    82:17
                    Ул җәза көненең каты куркынычлы икәнлеген сиңа нәрсә белдерде?  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    82:18
                    ثُمَّ مَآ أَدْرَىٰكَ مَا يَوْمُ ٱلدِّينِ
                
                
                
                
                
                    82:18
                    Моннан соң ул көннең каты куркынычлы икәнлеген сиңа нәрсә белдерде?  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
                
                
                
                
                
                    82:19
                    يَوْمَ لَا تَمْلِكُ نَفْسٌ لِّنَفْسٍ شَيْـًٔا ۖ وَٱلْأَمْرُ يَوْمَئِذٍ لِّلَّهِ
                
                
                
                
                
                    82:19
                    Ул көндә һичкем һичкемгә ярдәм кылырга, файда итәргә кадир булмас, һәркем үз хәле белән мәшгуль булып кайгыда булыр. Ул көндә кешеләр өстеннән эш кылмак, хөкем йөртмәк фәкать Аллаһуга хас.  - Yakub Ibn Nugman (Tatar)