Selected

Original Text
Yakub Ibn Nugman

Available Translations

71 Nūĥ نُوح

< Previous   28 Āyah   Noah      Next >  

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.

71:1 إِنَّآ أَرْسَلْنَا نُوحًا إِلَىٰ قَوْمِهِۦٓ أَنْ أَنذِرْ قَوْمَكَ مِن قَبْلِ أَن يَأْتِيَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
71:1 Тәхкыйк Без Нухны кавеменә пәйгамбәр итеп җибәрдек, кавемеңне куркыт Аллаһуның рәнҗеткүче каты ґәзабы килмәс борын, дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

71:2 قَالَ يَـٰقَوْمِ إِنِّى لَكُمْ نَذِيرٌ مُّبِينٌ
71:2 Нух әйтте: "Ий кавемем, тәхкыйк мин сезгә җибәрелгән Аллаһ ґәзабы илә ачык куркытучы пәйгамбәрмен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

71:3 أَنِ ٱعْبُدُوا۟ ٱللَّهَ وَٱتَّقُوهُ وَأَطِيعُونِ
71:3 Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз вә Аллаһудан куркыгыз, гөнаһлардан сакланыгыз һәм дә миңа итагать итегез, дип боерамын. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

71:4 يَغْفِرْ لَكُم مِّن ذُنُوبِكُمْ وَيُؤَخِّرْكُمْ إِلَىٰٓ أَجَلٍ مُّسَمًّى ۚ إِنَّ أَجَلَ ٱللَّهِ إِذَا جَآءَ لَا يُؤَخَّرُ ۖ لَوْ كُنتُمْ تَعْلَمُونَ
71:4 Әгәр минем боерыкны кабул итеп тәүбә итсәгез, ислам динен кабул итеп мөселман булсагыз, Аллаһ гөнаһларыгызны ярлыкар һәм сезне яшәтер билгеләнгән әҗәлегезгә чаклы. Тәхкыйк Аллаһ билгеләгән әҗәл әгәр килсә һич кичектерелмәс. Әгәр шуны белсәгез!" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

71:5 قَالَ رَبِّ إِنِّى دَعَوْتُ قَوْمِى لَيْلًا وَنَهَارًا
71:5 Нух әйтте: "Ий Раббым, кавемемне ислам диненә кичләрдә дә вә көндезләрдә дә чакырдым. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

71:6 فَلَمْ يَزِدْهُمْ دُعَآءِىٓ إِلَّا فِرَارًا
71:6 Минем чакыруым аларга арттырмады, мәгәр хактан, ислам диненнән качуны гына арттырды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

71:7 وَإِنِّى كُلَّمَا دَعَوْتُهُمْ لِتَغْفِرَ لَهُمْ جَعَلُوٓا۟ أَصَـٰبِعَهُمْ فِىٓ ءَاذَانِهِمْ وَٱسْتَغْشَوْا۟ ثِيَابَهُمْ وَأَصَرُّوا۟ وَٱسْتَكْبَرُوا۟ ٱسْتِكْبَارًا
71:7 Ий Раббым, һәркайчан мин аларны Синең ярлыкавыңа гафу итүеңә чакырсам, минем сүземне ишетмәс өчен бармакларын колакларына тыгалар һәм киемнәренә бөркәнделәр, вә, көферлектә дәвам иттеләр һәм каты тәкәбберләнү илә тәкәбберләнделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

71:8 ثُمَّ إِنِّى دَعَوْتُهُمْ جِهَارًا
71:8 Моннан соң мин аларны бик каты кычкырып чакырдым. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

71:9 ثُمَّ إِنِّىٓ أَعْلَنتُ لَهُمْ وَأَسْرَرْتُ لَهُمْ إِسْرَارًا
71:9 Соңра исламга чакыруымны ачык игълан кылдым, вә яшерен генә аулакта да өндәп карадым. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

71:10 فَقُلْتُ ٱسْتَغْفِرُوا۟ رَبَّكُمْ إِنَّهُۥ كَانَ غَفَّارًا
71:10 Һәм әйттем аларга: "Тәүбә итеп Раббыгыздан истигъфар кылыгыз, гафу сорагыз, шиксез, Ул гөнаһларны ярлыкаучы. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

71:11 يُرْسِلِ ٱلسَّمَآءَ عَلَيْكُم مِّدْرَارًا
71:11 Вә сезгә күктән яңгырны коеп яудырыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

71:12 وَيُمْدِدْكُم بِأَمْوَٰلٍ وَبَنِينَ وَيَجْعَل لَّكُمْ جَنَّـٰتٍ وَيَجْعَل لَّكُمْ أَنْهَـٰرًا
71:12 Вә сезгә мал белән ярдәм итәр һәм балалар биреп куәтләр, дәхи җимеш үстерә торган бакчалар һәм елгалар бирер." Нух аларны күп еллар иманга өндәде, алар кабул итмәделәр. Шуннан соң Аллаһ аларга яңгырны туктатты, елгалары корыды вә хатыннары бала тудырмады. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

71:13 مَّا لَكُمْ لَا تَرْجُونَ لِلَّهِ وَقَارًا
71:13 "Ни булды сезгә, Аллаһуны олугъ дип белмисез вә Аның ґәзабыннан курыкмыйсыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

71:14 وَقَدْ خَلَقَكُمْ أَطْوَارًا
71:14 Тәхкыйк Ул сезне халык (бар) кылды бер хәлдән икенче хәлгә күчереп, ягъни башта бер тамчы су, аннары – оешкан кан, аннары – ит кисәге, аннары – кеше сыйфаты итеп. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

71:15 أَلَمْ تَرَوْا۟ كَيْفَ خَلَقَ ٱللَّهُ سَبْعَ سَمَـٰوَٰتٍ طِبَاقًا
71:15 Әйә күрмисезме ничек халык кылган Аллаһ кат-кат итеп җиде күкне, - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

71:16 وَجَعَلَ ٱلْقَمَرَ فِيهِنَّ نُورًا وَجَعَلَ ٱلشَّمْسَ سِرَاجًا
71:16 вә ул күкләрдә айны якты итеп, вә кояшны яктылык һәм җылылык бирүче ут итеп. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

71:17 وَٱللَّهُ أَنۢبَتَكُم مِّنَ ٱلْأَرْضِ نَبَاتًا
71:17 Аллаһ сезне җирдән үстерде, ягъни Адәм җирдән халык ителде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

71:18 ثُمَّ يُعِيدُكُمْ فِيهَا وَيُخْرِجُكُمْ إِخْرَاجًا
71:18 Соңра сезне шул җиргә кайтарыр, вә сезне тергезеп җирдән чыгарыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

71:19 وَٱللَّهُ جَعَلَ لَكُمُ ٱلْأَرْضَ بِسَاطًا
71:19 Аллаһ сезнең өчен җирне палас кеби йомшак вә киң кылды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

71:20 لِّتَسْلُكُوا۟ مِنْهَا سُبُلًا فِجَاجًا
71:20 Ул җирнең олугъ вә киң юлларында көрмәклегегез өчен." Нух г-мнең бу сүзләрен дә кавеме инкяр иткәч, Аллаһуга ялварды һәм дога кылды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

71:21 قَالَ نُوحٌ رَّبِّ إِنَّهُمْ عَصَوْنِى وَٱتَّبَعُوا۟ مَن لَّمْ يَزِدْهُ مَالُهُۥ وَوَلَدُهُۥٓ إِلَّا خَسَارًا
71:21 Нух әйтте: "Ий Раббым тәхкыйк алар гасый вә дошман булдылар, һәм алар малы да вә балалары да ярдәм бирмәячәк, һич файданы арттырмаячак залим кешегә, ягъни үзләренең кәфер хуҗаларына иярделәр, ул залимнең малы вә балалары хәсрәтне вә ґәзабны гына арттырыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

71:22 وَمَكَرُوا۟ مَكْرًا كُبَّارًا
71:22 Вә хәйлә мәкер кылдылар олугъ булган мәкерне. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

71:23 وَقَالُوا۟ لَا تَذَرُنَّ ءَالِهَتَكُمْ وَلَا تَذَرُنَّ وَدًّا وَلَا سُوَاعًا وَلَا يَغُوثَ وَيَعُوقَ وَنَسْرًا
71:23 Вә олугълары әйттеләр: "Әлбәттә, сынымнарыгызга гыйбадәт кылуны ташламагыз, әлбәттә Вәд, Сүвагъ, Йәгус, Йәгук, Нәсер исемле сынымнарыгызны ташламагыз", – дип. "Бу исемнәр Адәм илә Нух арасында булган яхшы кешеләрнең исемнәредер. Боларның балалары истәлек булсын дип аталарының һәйкәлен ясаганнар, бара-бара аларны зурлауда ифрат китеп гыйбадәт тә кыла башлаганнар". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

71:24 وَقَدْ أَضَلُّوا۟ كَثِيرًا ۖ وَلَا تَزِدِ ٱلظَّـٰلِمِينَ إِلَّا ضَلَـٰلًا
71:24 Ий Раббым, тәхкыйк алар күпләрне хак юлдан адаштырдылар, бу залимнәргә арттырма һичнәрсәне, мәгәр адашуны гына арттыр", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

71:25 مِّمَّا خَطِيٓـَٔـٰتِهِمْ أُغْرِقُوا۟ فَأُدْخِلُوا۟ نَارًا فَلَمْ يَجِدُوا۟ لَهُم مِّن دُونِ ٱللَّهِ أَنصَارًا
71:25 Алар зур хаталары сәбәпле туфан суына батырылдылар вә утка кертелделәр, алар Аллаһ ґәзабыннан котылырга үзләренә ярдәмче тапмадылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

71:26 وَقَالَ نُوحٌ رَّبِّ لَا تَذَرْ عَلَى ٱلْأَرْضِ مِنَ ٱلْكَـٰفِرِينَ دَيَّارًا
71:26 Нух әйтте: "Ий Раббым, җир өстендә һич калдырма, кәферләрне һәммәсен һәлак ит! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

71:27 إِنَّكَ إِن تَذَرْهُمْ يُضِلُّوا۟ عِبَادَكَ وَلَا يَلِدُوٓا۟ إِلَّا فَاجِرًا كَفَّارًا
71:27 Әгәр Син аларны җир өстендә тере калдырсаң, алар Синең бәндәләреңне адаштырырлар һәм алар яхшы бала тудырмаслар, мәгәр явызны вә хаклы инкяр итүчене генә тудырырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

71:28 رَّبِّ ٱغْفِرْ لِى وَلِوَٰلِدَىَّ وَلِمَن دَخَلَ بَيْتِىَ مُؤْمِنًا وَلِلْمُؤْمِنِينَ وَٱلْمُؤْمِنَـٰتِ وَلَا تَزِدِ ٱلظَّـٰلِمِينَ إِلَّا تَبَارًۢا
71:28 Ий Раббым, мине ярлыкагыл вә мөэмин булган ата-анамны ярлыкагыл һәм минем өемә яки көймәмә мөэмин булып кергән кешене ярлыка һәм дә барча мөэмин ирләрне вә мөэминә хатыннарны ярлыка! Залим кәферләргә арттырма һичнәрсәне, мәгәр һәлак булуларын гына арттыр!" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)