Selected

Original Text
Yakub Ibn Nugman

Available Translations

66 At-Taĥrīm ٱلتَّحْرِيم

< Previous   12 Āyah   The Prohibtiion      Next >  

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.

66:10 ضَرَبَ ٱللَّهُ مَثَلًا لِّلَّذِينَ كَفَرُوا۟ ٱمْرَأَتَ نُوحٍ وَٱمْرَأَتَ لُوطٍ ۖ كَانَتَا تَحْتَ عَبْدَيْنِ مِنْ عِبَادِنَا صَـٰلِحَيْنِ فَخَانَتَاهُمَا فَلَمْ يُغْنِيَا عَنْهُمَا مِنَ ٱللَّهِ شَيْـًٔا وَقِيلَ ٱدْخُلَا ٱلنَّارَ مَعَ ٱلدَّٰخِلِينَ
66:10 Аллаһ мисал итеп зекер итте хакны инкяр итүче кәферләргә Нух пәйгамбәрнең хатынын вә Лут пәйгамбәрнең хатынын. Бу ике хатын Безнең ике изге колларыбызның кул астында иделәр, бу ике хатын үзләренең ирләре булган пәйгамбәрләргә хыянәт иттеләр, ирләренә зарар итәргә теләделәр. Бу ике хатыннан ирләре булган бу ике пәйгамбәр Аллаһ ґәзабыннан һичнәрсәне җибәрә алмадылар, ягъни пәйгамбәр булсалар да, хыянәтче хатыннарын Аллаһ ґәзабыннан коткара алмадылар. Вә аларга утка керүчеләр белән бергә утка керегез дип әйтелде. (Үзеңнең Аллаһ разый булырлык чын иманың, хак динең булмаса, Аллаһ дусларыннан сиңа һич файда булмас.) - Yakub Ibn Nugman (Tatar)