Selected

Original Text
Yakub Ibn Nugman

Available Translations

21 Al-'Anbyā' ٱلْأَنْبِيَاء

< Previous   112 Āyah   The Prophets      Next >  

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.

21:1 ٱقْتَرَبَ لِلنَّاسِ حِسَابُهُمْ وَهُمْ فِى غَفْلَةٍ مُّعْرِضُونَ
21:1 Кешеләргә Аллаһу хозурында булачак хисаб көннәре якынлашты, ләкин алар ул хисабтан гафләттәләр, хисабны уйлаудан яки Коръән белән гамәл кыйлып Аллаһуга җавап бирергә хәзерләнүдән, баш тартмакталар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:2 مَا يَأْتِيهِم مِّن ذِكْرٍ مِّن رَّبِّهِم مُّحْدَثٍ إِلَّا ٱسْتَمَعُوهُ وَهُمْ يَلْعَبُونَ
21:2 Алар Раббыларыннан азлап-азлап иңә торган Коръән аятьләрен ишетерләр, мәгәр ишетсәләр дә уен-көлке юлы белән генә ишетерләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:3 لَاهِيَةً قُلُوبُهُمْ ۗ وَأَسَرُّوا۟ ٱلنَّجْوَى ٱلَّذِينَ ظَلَمُوا۟ هَلْ هَـٰذَآ إِلَّا بَشَرٌ مِّثْلُكُمْ ۖ أَفَتَأْتُونَ ٱلسِّحْرَ وَأَنتُمْ تُبْصِرُونَ
21:3 Аятьләрнең мәгънәләрен уйлаудан күңелләре гафил булган хәлдә, залимнәр яшерен киңәшләштеләр һәм әйттеләр: "Мухәммәд г-м сезнең кеби бер ир генә, әйә сез аның сихеренә иярәсезме вә сез аның сихырын күреп торасыз". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:4 قَالَ رَبِّى يَعْلَمُ ٱلْقَوْلَ فِى ٱلسَّمَآءِ وَٱلْأَرْضِ ۖ وَهُوَ ٱلسَّمِيعُ ٱلْعَلِيمُ
21:4 Мухәммәд г-м әйтте: "Минем Раббым җирдә вә күкләрдә булган сүзләрне белер, Ул сезнең сүзегезне ишетүче вә хәлегезне белүче". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:5 بَلْ قَالُوٓا۟ أَضْغَـٰثُ أَحْلَـٰمٍۭ بَلِ ٱفْتَرَىٰهُ بَلْ هُوَ شَاعِرٌ فَلْيَأْتِنَا بِـَٔايَةٍ كَمَآ أُرْسِلَ ٱلْأَوَّلُونَ
21:5 Кәферләр әйттеләр: "Ул Коръән Мухәммәднең төшендә саташып күргән нәрсәседер, бәлки ул Коръәнне үзеннән чыгарды да Аллаһудан дип ифтира кыйла, яки Мухәммәд шагыйрь булып Коръән дә аның шигыредер! Ул безгә пәйгамбәрлегенә могҗиза китерсен, әүвәлге пәйгамбәрләр китергән кеби". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:6 مَآ ءَامَنَتْ قَبْلَهُم مِّن قَرْيَةٍ أَهْلَكْنَـٰهَآ ۖ أَفَهُمْ يُؤْمِنُونَ
21:6 Бу кәферләрдән элек һичбер шәһәр кешеләре иман китермәделәр, Без аларны һәлак иттек, әйә хәзерге кәферләр иман китерерләрме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:7 وَمَآ أَرْسَلْنَا قَبْلَكَ إِلَّا رِجَالًا نُّوحِىٓ إِلَيْهِمْ ۖ فَسْـَٔلُوٓا۟ أَهْلَ ٱلذِّكْرِ إِن كُنتُمْ لَا تَعْلَمُونَ
21:7 Ий Мухәммәд г-м, синнән элек тә пәйгамбәр итеп ирләрне генә җибәрдек, аларга аятьләребезне вәхий итәдер идек, белгән кешеләрдән сорагыз, әгәр белмәсәгез! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:8 وَمَا جَعَلْنَـٰهُمْ جَسَدًا لَّا يَأْكُلُونَ ٱلطَّعَامَ وَمَا كَانُوا۟ خَـٰلِدِينَ
21:8 Әүвәлге пәйгамбәрләрне дә ашамый торган тәнле кылмадык һәм дөньяда мәңге кала торган да булмадылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:9 ثُمَّ صَدَقْنَـٰهُمُ ٱلْوَعْدَ فَأَنجَيْنَـٰهُمْ وَمَن نَّشَآءُ وَأَهْلَكْنَا ٱلْمُسْرِفِينَ
21:9 Соңра аларга биргән вәгъдәбезне дөрес үтәдек, вә ул пәйгамбәрләрне һәм үзебез теләгән мөэминнәрне коткардык, чиктән үтүче мөшрикләрне һәлак иттек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:10 لَقَدْ أَنزَلْنَآ إِلَيْكُمْ كِتَـٰبًا فِيهِ ذِكْرُكُمْ ۖ أَفَلَا تَعْقِلُونَ
21:10 Тәхкыйк Без сезгә, ий кешеләр, Коръән иңдердек, зекерегез, вәгазегез, иманыгыз һәм динегез шул Коръәндәдер – әллә аңламыйсызмы? Аңлаган булсагыз кабул итәр идегез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:11 وَكَمْ قَصَمْنَا مِن قَرْيَةٍ كَانَتْ ظَالِمَةً وَأَنشَأْنَا بَعْدَهَا قَوْمًا ءَاخَرِينَ
21:11 Күпме шәһәрне һәлак иттек, кешеләре имансыз залим иделәр, алар урынына икенче кешеләрне урынлаштырдык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:12 فَلَمَّآ أَحَسُّوا۟ بَأْسَنَآ إِذَا هُم مِّنْهَا يَرْكُضُونَ
21:12 Ул залимнәр Безнең ґәзабны күргәч, шәһәрләреннән ашыгып качарлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:13 لَا تَرْكُضُوا۟ وَٱرْجِعُوٓا۟ إِلَىٰ مَآ أُتْرِفْتُمْ فِيهِ وَمَسَـٰكِنِكُمْ لَعَلَّكُمْ تُسْـَٔلُونَ
21:13 Фәрештәләр әйтте: "Качмагыз, кайтыгыз бирелгән нигъмәтләрегезгә вә тора торган өйләрегезгә, әлбәттә, барча эшләрегездән соралмыш булсагыз." - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:14 قَالُوا۟ يَـٰوَيْلَنَآ إِنَّا كُنَّا ظَـٰلِمِينَ
21:14 Ґәзаб тоткач әйтерләр: "Вәй безгә үкенеч вә һәлаклек, чөнки без залимнәр булдык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:15 فَمَا زَالَت تِّلْكَ دَعْوَىٰهُمْ حَتَّىٰ جَعَلْنَـٰهُمْ حَصِيدًا خَـٰمِدِينَ
21:15 Алар һәлак булдык дип әйтүдән һич туктамаслар хәтта Без аларны үрелеп оешкан иген кеби кылганыбызгача янып сүнгән күмер кеби үлгәннәре хәлдә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:16 وَمَا خَلَقْنَا ٱلسَّمَآءَ وَٱلْأَرْضَ وَمَا بَيْنَهُمَا لَـٰعِبِينَ
21:16 Без җир вә күкне һәм араларында булган нәрсәләрне, уйнап бушка гына төземәдек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:17 لَوْ أَرَدْنَآ أَن نَّتَّخِذَ لَهْوًا لَّٱتَّخَذْنَـٰهُ مِن لَّدُنَّآ إِن كُنَّا فَـٰعِلِينَ
21:17 Әгәр бушка уйнап төзүне дөрес дип тапсак, әлбәттә, үзебездән уен итеп төзегән булыр идек, ләкин уйнап эшләмибез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:18 بَلْ نَقْذِفُ بِٱلْحَقِّ عَلَى ٱلْبَـٰطِلِ فَيَدْمَغُهُۥ فَإِذَا هُوَ زَاهِقٌ ۚ وَلَكُمُ ٱلْوَيْلُ مِمَّا تَصِفُونَ
21:18 Бәлки дөреслекне ялганнан өстен кылырбыз, дөреслек ялганны бетерер шул вакытта күрерсең, дөреслек янында ялган булмас, Аллаһуга ялганны ифтира кылганыгыз өчен сезгә – каты ґәзаб булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:19 وَلَهُۥ مَن فِى ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۚ وَمَنْ عِندَهُۥ لَا يَسْتَكْبِرُونَ عَنْ عِبَادَتِهِۦ وَلَا يَسْتَحْسِرُونَ
21:19 Җирдә вә күкләрдә булган затлар Аллаһ мәхлукларыдыр, дәхи Аның хозурында булган фәрештәләр, Аллаһуга гыйбадәт кылудан тәкәбберләнмәсләр һәм ялыкмаслар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:20 يُسَبِّحُونَ ٱلَّيْلَ وَٱلنَّهَارَ لَا يَفْتُرُونَ
21:20 Кичә вә көндез Аллаһуны мактап тәсбих әйтерләр, алар һич тә арымаслар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:21 أَمِ ٱتَّخَذُوٓا۟ ءَالِهَةً مِّنَ ٱلْأَرْضِ هُمْ يُنشِرُونَ
21:21 Әйә ул мөшрикләр, җирдән чыккан алтын, көмешләрдән үзләренә Илаһә ясадылармы, ул Илаһәләр үлекләрне тергезерләр. Аллаһ бу сүзне кәферләрне хурлап әйтте. Җансыз нәрсә үлекне тергезә аламы? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:22 لَوْ كَانَ فِيهِمَآ ءَالِهَةٌ إِلَّا ٱللَّهُ لَفَسَدَتَا ۚ فَسُبْحَـٰنَ ٱللَّهِ رَبِّ ٱلْعَرْشِ عَمَّا يَصِفُونَ
21:22 Әгәр Аллаһудан башка тагын бер Аллаһ булса иде, әлбәттә, җир вә күк бозылыр иде. Ґәрешнең Раббысы булган – Аллаһ, мөшрикләр ифтира кылган сыйфатлардан бик пакь. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:23 لَا يُسْـَٔلُ عَمَّا يَفْعَلُ وَهُمْ يُسْـَٔلُونَ
21:23 Аллаһ, үзенең эшләгән эшләреннән соралмас, әмма кешеләр эшләгән эшләреннән соралырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:24 أَمِ ٱتَّخَذُوا۟ مِن دُونِهِۦٓ ءَالِهَةً ۖ قُلْ هَاتُوا۟ بُرْهَـٰنَكُمْ ۖ هَـٰذَا ذِكْرُ مَن مَّعِىَ وَذِكْرُ مَن قَبْلِى ۗ بَلْ أَكْثَرُهُمْ لَا يَعْلَمُونَ ٱلْحَقَّ ۖ فَهُم مُّعْرِضُونَ
21:24 Әйә алар Аллаһудан башка бернәрсәне Илаһә тоттылармы? Бу эшегез дөрес булса, дәлилегезне китерегез диген! Бу Коръән минем белән бергә булган өммәтемнең, китабының хәерлеседер вә элекке өммәтнең китабының хәерлеседер диген! Бәлки кешеләрнең күбрәге Коръәннең дөреслеген белмиләр, шуның өчен Коръән белән гамәл кылудан баш тарталар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:25 وَمَآ أَرْسَلْنَا مِن قَبْلِكَ مِن رَّسُولٍ إِلَّا نُوحِىٓ إِلَيْهِ أَنَّهُۥ لَآ إِلَـٰهَ إِلَّآ أَنَا۠ فَٱعْبُدُونِ
21:25 Ий Мухәммәд г-м, синнән элек җибәрелмәдек рәсүлләрдән, мәгәр җибәрсәк, аларга вәхий иңдердек: "Дөреслектә Миннән башка гыйбадәт кыйлырга яраклы һичбер Илаһә юк, мәгәр Мин үзем генә, Миңа гына гыйбадәт кыйлыгыз! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:26 وَقَالُوا۟ ٱتَّخَذَ ٱلرَّحْمَـٰنُ وَلَدًا ۗ سُبْحَـٰنَهُۥ ۚ بَلْ عِبَادٌ مُّكْرَمُونَ
21:26 Мөшрикләр, Аллаһ бала тудырды диделәр. Аллаһ, бала тудыру кимчелегеннән ниһаять пакь! Бәлки фәрештәләр, Аллаһуның хөрмәтле колларыдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:27 لَا يَسْبِقُونَهُۥ بِٱلْقَوْلِ وَهُم بِأَمْرِهِۦ يَعْمَلُونَ
21:27 Ул фәрештәләр, һич Аллаһ белән сүз яраштырмаслар вә алар Аллаһ әмере буенча эш кылырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:28 يَعْلَمُ مَا بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَمَا خَلْفَهُمْ وَلَا يَشْفَعُونَ إِلَّا لِمَنِ ٱرْتَضَىٰ وَهُم مِّنْ خَشْيَتِهِۦ مُشْفِقُونَ
21:28 Аллаһ, кешеләрнең үткәндәге эшләгән эшләрен вә киләчәктә эшләячәк эшләрен белер, һәм фәрештәләрнең алларындагы вә артларындагы эшләрен белер, ул фәрештәләр шәфәгать итмәсләр, мәгәр Аллаһ риза булган кешегә генә шәфәгать итәрләр, шулай булса да Аллаһудан куркып түбәнчелек кылучылардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:29 ۞ وَمَن يَقُلْ مِنْهُمْ إِنِّىٓ إِلَـٰهٌ مِّن دُونِهِۦ فَذَٰلِكَ نَجْزِيهِ جَهَنَّمَ ۚ كَذَٰلِكَ نَجْزِى ٱلظَّـٰلِمِينَ
21:29 Фәрештәләрдән берсе әйтсә: "Аллаһудан башка мин Илаһә", – дип. Аны җәһәннәм белән җәзаларбыз, залимнәрне дә әнә шулай ґәзаб кылырбыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:30 أَوَلَمْ يَرَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوٓا۟ أَنَّ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ كَانَتَا رَتْقًا فَفَتَقْنَـٰهُمَا ۖ وَجَعَلْنَا مِنَ ٱلْمَآءِ كُلَّ شَىْءٍ حَىٍّ ۖ أَفَلَا يُؤْمِنُونَ
21:30 Әйә кәферләргә белдерелмәдеме, җир һәм күкләр бергә кушылган иделәр, Без аларны аердык вә һәр терек мәхлукны судан халык кылдык. Инде шуларны белеп тә иман китермиләрме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:31 وَجَعَلْنَا فِى ٱلْأَرْضِ رَوَٰسِىَ أَن تَمِيدَ بِهِمْ وَجَعَلْنَا فِيهَا فِجَاجًا سُبُلًا لَّعَلَّهُمْ يَهْتَدُونَ
21:31 Дәхи Без җир өстеңдә басып торган тауларны кыйлдык, аның белән җир селкенмәсен өчен вә ул тауларда киң юллар кыйлдык, кешеләр барасы җирләренә барсыннар өчен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:32 وَجَعَلْنَا ٱلسَّمَآءَ سَقْفًا مَّحْفُوظًا ۖ وَهُمْ عَنْ ءَايَـٰتِهَا مُعْرِضُونَ
21:32 Без күкне түшәдек мәхкәм сакланмыш түбә итеп, кәферләр исә күкнең төзелү могҗизасыннан баш тарталар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:33 وَهُوَ ٱلَّذِى خَلَقَ ٱلَّيْلَ وَٱلنَّهَارَ وَٱلشَّمْسَ وَٱلْقَمَرَ ۖ كُلٌّ فِى فَلَكٍ يَسْبَحُونَ
21:33 Ул – Аллаһ, кичне вә көндезне һәм кояшны вә айны яратты, кояш, ай вә йолдызлар һава бушлыгында йөзеп йөрерләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:34 وَمَا جَعَلْنَا لِبَشَرٍ مِّن قَبْلِكَ ٱلْخُلْدَ ۖ أَفَإِي۟ن مِّتَّ فَهُمُ ٱلْخَـٰلِدُونَ
21:34 Дөньяда синнән элек һичкемне мәңге калучы кылмадык, әйә син үлеп тә имансызлар әллә мәңге калырлармы? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:35 كُلُّ نَفْسٍ ذَآئِقَةُ ٱلْمَوْتِ ۗ وَنَبْلُوكُم بِٱلشَّرِّ وَٱلْخَيْرِ فِتْنَةً ۖ وَإِلَيْنَا تُرْجَعُونَ
21:35 Барча кеше үлем ачысын татучыдыр, Без сезне сырхау, ачлык кеби яманлык илә вә сәламәтлек, байлык кеби яхшылык белән сыныйбыз, яки саваб белән гөнаһ арасында сезне сыныйбыз, боларны сезгә фетнә кылып сынау йөзеннән, соңра хөкем ителергә Безгә кайтырсыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:36 وَإِذَا رَءَاكَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوٓا۟ إِن يَتَّخِذُونَكَ إِلَّا هُزُوًا أَهَـٰذَا ٱلَّذِى يَذْكُرُ ءَالِهَتَكُمْ وَهُم بِذِكْرِ ٱلرَّحْمَـٰنِ هُمْ كَـٰفِرُونَ
21:36 Ий Мухәммәд г-м, сине кәферләр күрсәләр, мәсхәрә итеп: "Шушы ирме сезнең сынымнарыгызны гаепләп зекер итүче", – диләр. Ә үзләре Аллаһ зекерен вә вәгазен инкяр итәләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:37 خُلِقَ ٱلْإِنسَـٰنُ مِنْ عَجَلٍ ۚ سَأُو۟رِيكُمْ ءَايَـٰتِى فَلَا تَسْتَعْجِلُونِ
21:37 Кеше ашыгучан булып халык ителде! Ий мөшрикләр ґәзабыбызны сезгә бик тиз күрсәтербез, "ґәзаб булса тизрәк булсын" – дип мине ґәзабка ашыктырмагыз! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:38 وَيَقُولُونَ مَتَىٰ هَـٰذَا ٱلْوَعْدُ إِن كُنتُمْ صَـٰدِقِينَ
21:38 Кәферләр әйтерләр: "Вәгъдә ителгән кыямәт кайчан була, хәбәр бирегез, әгәр вәгъдәгез дөрес булса". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:39 لَوْ يَعْلَمُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ حِينَ لَا يَكُفُّونَ عَن وُجُوهِهِمُ ٱلنَّارَ وَلَا عَن ظُهُورِهِمْ وَلَا هُمْ يُنصَرُونَ
21:39 Кәферләрнең йөзләреннән вә аркаларыннан җәһәннәм утының китмәячәген һәм уттан котылырга ярдәмче да табылмаячагын дөньяда вакытта белсәләр, әлбәттә, Аллаһуга каршы сүз әйтмәсләр иде һәм Аллаһуның әмереннән чыкмас иделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:40 بَلْ تَأْتِيهِم بَغْتَةً فَتَبْهَتُهُمْ فَلَا يَسْتَطِيعُونَ رَدَّهَا وَلَا هُمْ يُنظَرُونَ
21:40 Бәлки кыямәт искәрмәстән килер, аларны хәйран калдырыр һәм кыямәтне кире җибәрергә кадир булмаслар, һәм аларга аз гына да вакыт бирелмәс. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:41 وَلَقَدِ ٱسْتُهْزِئَ بِرُسُلٍ مِّن قَبْلِكَ فَحَاقَ بِٱلَّذِينَ سَخِرُوا۟ مِنْهُم مَّا كَانُوا۟ بِهِۦ يَسْتَهْزِءُونَ
21:41 Ий Мухәммәд г-м, синнән алдагы пәйгамбәрләр дә, кәферләр тарафыннан мәсхәрә ителделәр, ул кәферләрдән пәйгамбәрләрне мәсхәрә итүчеләренә Аллаһуның рисвай итүче ґәзабы иреште. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:42 قُلْ مَن يَكْلَؤُكُم بِٱلَّيْلِ وَٱلنَّهَارِ مِنَ ٱلرَّحْمَـٰنِ ۗ بَلْ هُمْ عَن ذِكْرِ رَبِّهِم مُّعْرِضُونَ
21:42 Аларга әйт: "Кичен вә көндез Аллаһ ґәзабыннан сезне кем саклый, әгәр ґәзабын җибәрсә сезне кем коткарыр? Бәлки алар Раббыларының вәгазеннән баш тартучылардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:43 أَمْ لَهُمْ ءَالِهَةٌ تَمْنَعُهُم مِّن دُونِنَا ۚ لَا يَسْتَطِيعُونَ نَصْرَ أَنفُسِهِمْ وَلَا هُم مِّنَّا يُصْحَبُونَ
21:43 Әйә аларның Безнең ґәзабыбыздан саклый торган Бездән башка Илаһәләре бармы? Бәлки аларның Илаһә дигәннәре үзен сакларга да көче җитмидер һәм алар Бездән котыла алмаслар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:44 بَلْ مَتَّعْنَا هَـٰٓؤُلَآءِ وَءَابَآءَهُمْ حَتَّىٰ طَالَ عَلَيْهِمُ ٱلْعُمُرُ ۗ أَفَلَا يَرَوْنَ أَنَّا نَأْتِى ٱلْأَرْضَ نَنقُصُهَا مِنْ أَطْرَافِهَآ ۚ أَفَهُمُ ٱلْغَـٰلِبُونَ
21:44 Бәлки ул кәферләрне вә аталарын бу дөньяда файдаландырдык, хәтта гомерләре озын булды. Әйә алар күрмиләрме кәферләрнең җирен мөселманнар кулы белән алып, җирләрен киметәбез, мөселманнарныкын арттырабыз. Әйә алармы Аллаһны җиңүче?" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:45 قُلْ إِنَّمَآ أُنذِرُكُم بِٱلْوَحْىِ ۚ وَلَا يَسْمَعُ ٱلصُّمُّ ٱلدُّعَآءَ إِذَا مَا يُنذَرُونَ
21:45 Әйт: "Мина Аллаһудан иңдерелгән Коръән аятьләре белән сезне куркытырмын, ләкин Аллаһ ґәзабы белән куркытылган чакта, минем иманга чакыруымны саңгырау кеше ишетмәс. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:46 وَلَئِن مَّسَّتْهُمْ نَفْحَةٌ مِّنْ عَذَابِ رَبِّكَ لَيَقُولُنَّ يَـٰوَيْلَنَآ إِنَّا كُنَّا ظَـٰلِمِينَ
21:46 Әгәр аларны Раббыңның ґәзабыннан аз гынасы тотса, әлбәттә әйтерләр иде: "Вәй безгә һәлакәтлек килде, чөнки без шиксез залим булдык", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:47 وَنَضَعُ ٱلْمَوَٰزِينَ ٱلْقِسْطَ لِيَوْمِ ٱلْقِيَـٰمَةِ فَلَا تُظْلَمُ نَفْسٌ شَيْـًٔا ۖ وَإِن كَانَ مِثْقَالَ حَبَّةٍ مِّنْ خَرْدَلٍ أَتَيْنَا بِهَا ۗ وَكَفَىٰ بِنَا حَـٰسِبِينَ
21:47 Кыямәт көне өчен Без гадел үлчәүне куярбыз, савабы киметелеп яки гөнаһы арттырылып, һичкемгә золым итү булмас, гәрчә яхшылыгы горчич орлыгы хәтле генә булса да аны үлчәүгә куярбыз. Хисаб итеп җәза бирмәк өчен Мин җитәрмен! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:48 وَلَقَدْ ءَاتَيْنَا مُوسَىٰ وَهَـٰرُونَ ٱلْفُرْقَانَ وَضِيَآءً وَذِكْرًا لِّلْمُتَّقِينَ
21:48 Тәхкыйк Без Муса илә Һарунга хак белән батыл арасын аеручы китап бирдек, вә наданлык караңгылыгында белем бирдек, вә Аллаһудан куркучы тәкъваларга ул китапны вәгазь итеп бирдек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:49 ٱلَّذِينَ يَخْشَوْنَ رَبَّهُم بِٱلْغَيْبِ وَهُم مِّنَ ٱلسَّاعَةِ مُشْفِقُونَ
21:49 Алар күрмичә күргән кеби Аллаһудан куркалар, вә алар кыямәттән дә тетрәп куркучылардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:50 وَهَـٰذَا ذِكْرٌ مُّبَارَكٌ أَنزَلْنَـٰهُ ۚ أَفَأَنتُمْ لَهُۥ مُنكِرُونَ
21:50 Вә ошбу Коръән кешеләр мохтаҗ булган нәрсәләрне ачык бәян итүчедер, кешеләр өчен күп хәерледер, аны Мухәммәд г-мгә иңдердек. Әйә сез имансызлар Коръәнне инкяр итәсезме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:51 ۞ وَلَقَدْ ءَاتَيْنَآ إِبْرَٰهِيمَ رُشْدَهُۥ مِن قَبْلُ وَكُنَّا بِهِۦ عَـٰلِمِينَ
21:51 Тәхкыйк Ибраһим г-мгә бәлагатькә ирешмәс борын ук файда белән зарарны аерырлык белем бирдек, аңа биргән нәрсәбезгә аның әһел икәнен белер идек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:52 إِذْ قَالَ لِأَبِيهِ وَقَوْمِهِۦ مَا هَـٰذِهِ ٱلتَّمَاثِيلُ ٱلَّتِىٓ أَنتُمْ لَهَا عَـٰكِفُونَ
21:52 Атасына вә кавеменә әйтте: "Сез бик нык бирелеп даим гыйбадәт кылган бу сурәтләр, алар нәрсә". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:53 قَالُوا۟ وَجَدْنَآ ءَابَآءَنَا لَهَا عَـٰبِدِينَ
21:53 Әйттеләр: "Аталарыбызны шул сурәтләргә гыйбадәт кылучылар таптык, без дә шул сурәтләргә гыйбадәт кылабыз". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:54 قَالَ لَقَدْ كُنتُمْ أَنتُمْ وَءَابَآؤُكُمْ فِى ضَلَـٰلٍ مُّبِينٍ
21:54 Ибраһим әйтте: "Тәхкыйк сез үзегез вә аталарыгыз ачык адашуда булдыгыз". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:55 قَالُوٓا۟ أَجِئْتَنَا بِٱلْحَقِّ أَمْ أَنتَ مِنَ ٱللَّـٰعِبِينَ
21:55 Әйттеләр: "Аталарыбыз адашкан булса, әйә син хак юл белән килдеңме яки бу сүзләреңне безгә уйнап сөйлисеңме?" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:56 قَالَ بَل رَّبُّكُمْ رَبُّ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ٱلَّذِى فَطَرَهُنَّ وَأَنَا۠ عَلَىٰ ذَٰلِكُم مِّنَ ٱلشَّـٰهِدِينَ
21:56 Ибраһим әйтте: "Бәлки сезнең Раббыгыз – җир вә күкләр Раббысыдыр, Ул җир, күкләрне халык кылды, бу эшләрнең хаклыгына мин – шаһитларданмын". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:57 وَتَٱللَّهِ لَأَكِيدَنَّ أَصْنَـٰمَكُم بَعْدَ أَن تُوَلُّوا۟ مُدْبِرِينَ
21:57 Аллаһ исеме илә ант итеп, әйтәм сынымнарыгызны җимерермен, сез алар яныннан киткән вакытыгызда. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:58 فَجَعَلَهُمْ جُذَٰذًا إِلَّا كَبِيرًا لَّهُمْ لَعَلَّهُمْ إِلَيْهِ يَرْجِعُونَ
21:58 Мөшрикләр китеп беткәч, Ибраһим балта белән тәреләрен ваклады, мәгәр бер зур тәрене калдырды, мөшрикләр килгәч, кем ватканын шул тәредән сорасыннар өчен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:59 قَالُوا۟ مَن فَعَلَ هَـٰذَا بِـَٔالِهَتِنَآ إِنَّهُۥ لَمِنَ ٱلظَّـٰلِمِينَ
21:59 Мөшрикләр килеп күргәч әйттеләр: "Безнең Илаһәләребезгә бу әдәпсезлекне кем кылды? Тәхкыйк ул кеше, залимнәрдән". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:60 قَالُوا۟ سَمِعْنَا فَتًى يَذْكُرُهُمْ يُقَالُ لَهُۥٓ إِبْرَٰهِيمُ
21:60 Әйттеләр: "Бер егетне ишеттек ул, безнең Аллаларыбызны ґәепләп сөйли иде, ул егеткә Ибраһим дип әйтелә". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:61 قَالُوا۟ فَأْتُوا۟ بِهِۦ عَلَىٰٓ أَعْيُنِ ٱلنَّاسِ لَعَلَّهُمْ يَشْهَدُونَ
21:61 Намруд вә башкалары әйттеләр: "Ул Ибраһимме тотып китерегез кешеләр күз алдына – шаять күргән кешеләр шәһадәт бирерләр". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:62 قَالُوٓا۟ ءَأَنتَ فَعَلْتَ هَـٰذَا بِـَٔالِهَتِنَا يَـٰٓإِبْرَٰهِيمُ
21:62 Әйттеләр: "Ий Ибраһим, безнең Илаһәләребезгә бу эшне син эшләдеңме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:63 قَالَ بَلْ فَعَلَهُۥ كَبِيرُهُمْ هَـٰذَا فَسْـَٔلُوهُمْ إِن كَانُوا۟ يَنطِقُونَ
21:63 Ибраһим әйтте: "Бәлки бу эшне ошбу зур тәрегез эшләде, үзен калдырып кечкенә тәреләргә гыйбадәт кылганыгыз өчен хурланмышдыр, инде ватылган тәреләрдән сорагыз, әгәр алар сөйләшә торган булсалар". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:64 فَرَجَعُوٓا۟ إِلَىٰٓ أَنفُسِهِمْ فَقَالُوٓا۟ إِنَّكُمْ أَنتُمُ ٱلظَّـٰلِمُونَ
21:64 Намруд вә кавеме гакыл, фикерләренә кайтып уйлап тордылар, һәм бер-берсенә әйттеләр: "Ошбу сөйләшми торган нәрсәләргә гыйбадәт кылып сез залим булдыгыз". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:65 ثُمَّ نُكِسُوا۟ عَلَىٰ رُءُوسِهِمْ لَقَدْ عَلِمْتَ مَا هَـٰٓؤُلَآءِ يَنطِقُونَ
21:65 Соңра дәлилләре булмагач, оялып Ибраһим алдында башларын иделәр, һәм әйттеләр: "Тәхкыйк беләсең, безнең тәреләребез сөйләшмиләр, алардан ничек сорыйк?" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:66 قَالَ أَفَتَعْبُدُونَ مِن دُونِ ٱللَّهِ مَا لَا يَنفَعُكُمْ شَيْـًٔا وَلَا يَضُرُّكُمْ
21:66 Ибраһим әйтте: "Әйә сез Аллаһудан башка файда итәргә дә, зарар итәргә дә кече җитмәгән нәрсәләргә гыйбадәт кыйласызмы? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:67 أُفٍّ لَّكُمْ وَلِمَا تَعْبُدُونَ مِن دُونِ ٱللَّهِ ۖ أَفَلَا تَعْقِلُونَ
21:67 Сезгә һәм Аллаһудан башка гыйбадәт кылган нәрсәләрегезгә – кабахәтлекдер! Шуны да аңламыйсызмы? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:68 قَالُوا۟ حَرِّقُوهُ وَٱنصُرُوٓا۟ ءَالِهَتَكُمْ إِن كُنتُمْ فَـٰعِلِينَ
21:68 Ачулары кабарып Намруд вә кавеме әйттеләр: "Ул Ибраһимне утка салып яндырыгыз, әгәр үзегезнең тәреләрегездән ярдәм сорый торган булсагыз, Ибраһимне яндырырга алардан ярдәм сорагыз! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:69 قُلْنَا يَـٰنَارُ كُونِى بَرْدًا وَسَلَـٰمًا عَلَىٰٓ إِبْرَٰهِيمَ
21:69 Ибраһимне тау хәтле утка ыргыттылар, Ибраһим дөнья утыннан курыкмады, күңеле тыныч булды. Әйттек: "Ий ут, Ибраһимгә салкын бул, һем салкынлык белән дә зарар тидермә", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:70 وَأَرَادُوا۟ بِهِۦ كَيْدًا فَجَعَلْنَـٰهُمُ ٱلْأَخْسَرِينَ
21:70 Алар Ибраһимгә мәкер вә зарар теләделәр. Һәм Без аларны хәсрәтләндерүчеләрдән кылдык. "Күпме генә көч куйсалар да максатларына ирешә алмадылар, бөтен көчләре җилгә очты". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:71 وَنَجَّيْنَـٰهُ وَلُوطًا إِلَى ٱلْأَرْضِ ٱلَّتِى بَـٰرَكْنَا فِيهَا لِلْعَـٰلَمِينَ
21:71 Ибраһим белән Лутны үзебез бөтен галәм өчен бәрәкәтле кыйлган Шам җиренә күчереп залим кавемнәреннән коткардык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:72 وَوَهَبْنَا لَهُۥٓ إِسْحَـٰقَ وَيَعْقُوبَ نَافِلَةً ۖ وَكُلًّا جَعَلْنَا صَـٰلِحِينَ
21:72 Ибраһимгә Исхак илә Ягъкубны бүләк итеп бирдек, вә барчаларын изгеләр кылдык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:73 وَجَعَلْنَـٰهُمْ أَئِمَّةً يَهْدُونَ بِأَمْرِنَا وَأَوْحَيْنَآ إِلَيْهِمْ فِعْلَ ٱلْخَيْرَٰتِ وَإِقَامَ ٱلصَّلَوٰةِ وَإِيتَآءَ ٱلزَّكَوٰةِ ۖ وَكَانُوا۟ لَنَا عَـٰبِدِينَ
21:73 Аларны әмеребез белән кешеләрне хак дингә күндерүче Имамнар кылдык һәм аларга хәерле эшләрне вәхий кылдык, вә намаз укуны, зәкят бирүне вәхий иттек, вә алар Безгә генә ихлас гыйбадәт кылучы булдылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:74 وَلُوطًا ءَاتَيْنَـٰهُ حُكْمًا وَعِلْمًا وَنَجَّيْنَـٰهُ مِنَ ٱلْقَرْيَةِ ٱلَّتِى كَانَت تَّعْمَلُ ٱلْخَبَـٰٓئِثَ ۗ إِنَّهُمْ كَانُوا۟ قَوْمَ سَوْءٍ فَـٰسِقِينَ
21:74 Дәхи Лут г-мгә хикмәт вә белем бирдек вә аны кабахәт вә нәҗес эшләрне эшләүче Садум кавеменнән коткардык, тәхкыйк алар яман холыклы фәсыйк кавем иделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:75 وَأَدْخَلْنَـٰهُ فِى رَحْمَتِنَآ ۖ إِنَّهُۥ مِنَ ٱلصَّـٰلِحِينَ
21:75 Вә Лутны рәхмәтебезгә керттек, әлбәттә ул изге кешеләрдәндер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:76 وَنُوحًا إِذْ نَادَىٰ مِن قَبْلُ فَٱسْتَجَبْنَا لَهُۥ فَنَجَّيْنَـٰهُ وَأَهْلَهُۥ مِنَ ٱلْكَرْبِ ٱلْعَظِيمِ
21:76 Вә Нухны рәхмәтебезгә керттек, ул Луттан элек кавеменең, һәлак булуы өчен дога кылды, догасын кабул иттек вә үзен һәм аңа ияргән мөселманнарны олугъ туфаннан коткардык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:77 وَنَصَرْنَـٰهُ مِنَ ٱلْقَوْمِ ٱلَّذِينَ كَذَّبُوا۟ بِـَٔايَـٰتِنَآ ۚ إِنَّهُمْ كَانُوا۟ قَوْمَ سَوْءٍ فَأَغْرَقْنَـٰهُمْ أَجْمَعِينَ
21:77 Вә аятьләребезне ялган диюче кәферләр зарарыннан сакланырга ярдәм бирдек, ул кәферләр бик явыз кавем иделәр, шуның өчен һәммәсен туфанга батырып һәлак иттек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:78 وَدَاوُۥدَ وَسُلَيْمَـٰنَ إِذْ يَحْكُمَانِ فِى ٱلْحَرْثِ إِذْ نَفَشَتْ فِيهِ غَنَمُ ٱلْقَوْمِ وَكُنَّا لِحُكْمِهِمْ شَـٰهِدِينَ
21:78 Вә Дауд илә Сөләйманны дә хәтерләгез, бер кешенең игенен башка кешенең куйлары кич белән кереп, ашап вә таптап юкка чыгарган иделәр, шул хакта алар икесе хөкем иттеләр, вә Без аларның хөкемнәренә шаһит булдык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:79 فَفَهَّمْنَـٰهَا سُلَيْمَـٰنَ ۚ وَكُلًّا ءَاتَيْنَا حُكْمًا وَعِلْمًا ۚ وَسَخَّرْنَا مَعَ دَاوُۥدَ ٱلْجِبَالَ يُسَبِّحْنَ وَٱلطَّيْرَ ۚ وَكُنَّا فَـٰعِلِينَ
21:79 Иген хакында дөрес хөкем итүне Сөләйманга аңлаттык. Дауд, тапталган иген бәрабәренә иген хуҗасына куйларны бирергә хөкем итте. Бу вакытта Сөләйман 13 яшендә иде, атасы Даудның хөкеменә риза булмыйча, бу хөкемнән яхшырак хөкем бар диде. Ул әйтте: "Куйлар вакытлыча иген хуҗасына бирелсен, иген хуҗасы куйларның сөтеннән вә йоннарыннан файдаланып торсын. Ә куйлар хуҗасы, җирне эшкәртеп иген чәчеп үстереп бирсен, аннары куйларын кайтарып алыр", – дип. Аларга һәр икесенә файдалы белем вә шәригать хөкемнәрен бирдек, вә Даудка тауларны һәм кошларны иярттек, Дауд белән бергә тәсбих әйтерләр иде. Вә Без бу әйтелгәннәрне барын да эшләдек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:80 وَعَلَّمْنَـٰهُ صَنْعَةَ لَبُوسٍ لَّكُمْ لِتُحْصِنَكُم مِّنۢ بَأْسِكُمْ ۖ فَهَلْ أَنتُمْ شَـٰكِرُونَ
21:80 Вә Даудка сезнең өчен сугыш киемнәрен тегергә өйрәттек, ул киемнәр белән сезне кылыч зарарыннан сакламак өчен. Әйә сез шуның өчен шөкер итәсезме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:81 وَلِسُلَيْمَـٰنَ ٱلرِّيحَ عَاصِفَةً تَجْرِى بِأَمْرِهِۦٓ إِلَى ٱلْأَرْضِ ٱلَّتِى بَـٰرَكْنَا فِيهَا ۚ وَكُنَّا بِكُلِّ شَىْءٍ عَـٰلِمِينَ
21:81 Вә Сөләйманга каты искүче җилне ихтыяр иттек, ул җил Сөләйманны күтәреп, аның әмере белән Без бәрәкәтле кылган җиргә барыр булды. Без һәр нәрсәне белүче булдык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:82 وَمِنَ ٱلشَّيَـٰطِينِ مَن يَغُوصُونَ لَهُۥ وَيَعْمَلُونَ عَمَلًا دُونَ ذَٰلِكَ ۖ وَكُنَّا لَهُمْ حَـٰفِظِينَ
21:82 Дәхи Сөләйманга шайтаннарны итагать иттердек, диңгезгә чумып җәүһәр ташларын чыгара торганнарын вә диңгезгә чумудан башка да эшләрне беләләр иде. Вә Без аларны карап тордык Сөләйманга итагать итсеннәр өчен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:83 ۞ وَأَيُّوبَ إِذْ نَادَىٰ رَبَّهُۥٓ أَنِّى مَسَّنِىَ ٱلضُّرُّ وَأَنتَ أَرْحَمُ ٱلرَّٰحِمِينَ
21:83 Вә Әййубне дә хәтерләгез, Ул Раббысына дога кылды: "Ий Раббым мине сырхау вә катылык тотты, вә Син рәхмәт итүчеләрнең иң рәхимлесе, миңа да рәхмәт ит". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:84 فَٱسْتَجَبْنَا لَهُۥ فَكَشَفْنَا مَا بِهِۦ مِن ضُرٍّ ۖ وَءَاتَيْنَـٰهُ أَهْلَهُۥ وَمِثْلَهُم مَّعَهُمْ رَحْمَةً مِّنْ عِندِنَا وَذِكْرَىٰ لِلْعَـٰبِدِينَ
21:84 Без аның догасын кабул иттек вә аңарда булган сырхау һәм бәлане җибәрдек вә анар өй әһелләрен кайтарып бирдек, вә балаларын, малларын ике өлеш арттырып бирдек үз хозурымыздан рәхмәт йөзеннән, вә Аллаһ колларына гыйбрәт булсын өчен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:85 وَإِسْمَـٰعِيلَ وَإِدْرِيسَ وَذَا ٱلْكِفْلِ ۖ كُلٌّ مِّنَ ٱلصَّـٰبِرِينَ
21:85 Вә Исмагыйлне, вә Идрисне, вә Зүл-кифелне хәтерләгез, боларның барчасы бәла-казаларга сабыр итүчеләрдән иде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:86 وَأَدْخَلْنَـٰهُمْ فِى رَحْمَتِنَآ ۖ إِنَّهُم مِّنَ ٱلصَّـٰلِحِينَ
21:86 Без аларны рәхмәтебезгә керттек, чөнки алар чын изгеләрдән иделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:87 وَذَا ٱلنُّونِ إِذ ذَّهَبَ مُغَـٰضِبًا فَظَنَّ أَن لَّن نَّقْدِرَ عَلَيْهِ فَنَادَىٰ فِى ٱلظُّلُمَـٰتِ أَن لَّآ إِلَـٰهَ إِلَّآ أَنتَ سُبْحَـٰنَكَ إِنِّى كُنتُ مِنَ ٱلظَّـٰلِمِينَ
21:87 Йунусны да хәтерләгез, ачуланып кавеменнән аерылып китте, ул уйлады кавемен ташлап киткән өчен Безнең аңа хөкем булмас дип. Ул караңгыда яки балык эчендә дога кылып әйтте: "Йә Аллаһ синнән башка һич Илаһә юк, мәгәр син генә, Сине һәр кимчелектән пакь дип беләмен, Синең рөхсәтеңнән башка кавемемне ташлап китүем белән үземә золым итүчеләрдән булдым". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:88 فَٱسْتَجَبْنَا لَهُۥ وَنَجَّيْنَـٰهُ مِنَ ٱلْغَمِّ ۚ وَكَذَٰلِكَ نُـۨجِى ٱلْمُؤْمِنِينَ
21:88 Аның догасын кабул иттек, вә аны кайгысыннан коткардык, әнә шулай мөэминнәрне коткарабыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:89 وَزَكَرِيَّآ إِذْ نَادَىٰ رَبَّهُۥ رَبِّ لَا تَذَرْنِى فَرْدًا وَأَنتَ خَيْرُ ٱلْوَٰرِثِينَ
21:89 Вә Зәкәрьяне дә хәтерләгез, Раббысына дога кылып әйтте: "Йә Рабби мине баласыз ялгыз калдырма, бит Син варисларның иң хәерлесесең!" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:90 فَٱسْتَجَبْنَا لَهُۥ وَوَهَبْنَا لَهُۥ يَحْيَىٰ وَأَصْلَحْنَا لَهُۥ زَوْجَهُۥٓ ۚ إِنَّهُمْ كَانُوا۟ يُسَـٰرِعُونَ فِى ٱلْخَيْرَٰتِ وَيَدْعُونَنَا رَغَبًا وَرَهَبًا ۖ وَكَانُوا۟ لَنَا خَـٰشِعِينَ
21:90 Аның догасын кабул иттек, вә аңа Яхъяны бирдек, вә аның хатыны бала тудырмый торган иде, тудыра торган кылдык, алар яхшы эшләргә ашыгучы булдылар, вә Безнең хозурымызда булган сәвабка кызыгып һәм куркып дога кылалар иде, һәм Бездән даим куркучы булдылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:91 وَٱلَّتِىٓ أَحْصَنَتْ فَرْجَهَا فَنَفَخْنَا فِيهَا مِن رُّوحِنَا وَجَعَلْنَـٰهَا وَٱبْنَهَآ ءَايَةً لِّلْعَـٰلَمِينَ
21:91 Дәхи фәреҗене саклаучы хәзрәт Мәрьямне хәтерләгез, Җәбраилне җибәреп җиңеннән өрдердек, һәм Гыйсага йөкле булды, вә Мәрьямне һәм угълы Гыйсаны бөтен галәмгә могҗиза кылдык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:92 إِنَّ هَـٰذِهِۦٓ أُمَّتُكُمْ أُمَّةً وَٰحِدَةً وَأَنَا۠ رَبُّكُمْ فَٱعْبُدُونِ
21:92 Ий мөселманнар ошбу Ислам милләте бер шәригать булганы хәлдә сезнең динегездер, төрле юлга бүленмәгез, вә Мин сезнең Раббыгызмын, Миңа гына гыйбадәт кылыгыз! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:93 وَتَقَطَّعُوٓا۟ أَمْرَهُم بَيْنَهُمْ ۖ كُلٌّ إِلَيْنَا رَٰجِعُونَ
21:93 Аллаһудан курыкмаган кешеләр, төрле мәзһәбләргә бүленделәр, бит барчалары да ахирәттә җаваб бирер өчен Миңа кайтырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:94 فَمَن يَعْمَلْ مِنَ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ وَهُوَ مُؤْمِنٌ فَلَا كُفْرَانَ لِسَعْيِهِۦ وَإِنَّا لَهُۥ كَـٰتِبُونَ
21:94 Берәү мөэмин булганы хәлдә изге гамәлләр кылса, аның тырышып Аллаһ юлына көч куювына инкяр яки оныту булмас, аның кылган эшләрен әлбәттә язарбыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:95 وَحَرَٰمٌ عَلَىٰ قَرْيَةٍ أَهْلَكْنَـٰهَآ أَنَّهُمْ لَا يَرْجِعُونَ
21:95 Без һәлак иткән шәһәр кешеләренең дөньяга кайтмаклары хәрамдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:96 حَتَّىٰٓ إِذَا فُتِحَتْ يَأْجُوجُ وَمَأْجُوجُ وَهُم مِّن كُلِّ حَدَبٍ يَنسِلُونَ
21:96 Хәтта Йәэҗүҗ вә Мәэҗүҗнең диварлары ачылганга чаклы, вә алар барчасы һәр югары урыннан мәхшәр җиренә килеп җыелырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:97 وَٱقْتَرَبَ ٱلْوَعْدُ ٱلْحَقُّ فَإِذَا هِىَ شَـٰخِصَةٌ أَبْصَـٰرُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ يَـٰوَيْلَنَا قَدْ كُنَّا فِى غَفْلَةٍ مِّنْ هَـٰذَا بَلْ كُنَّا ظَـٰلِمِينَ
21:97 Аллаһуның хак вәгъдәсе белән булган кыямәт якынлашты, ул көндә куркуның катылыгыннан динсезләрнең күзләре йомылмыйча ачык булып калыр, вәй безгә үкенеч тәхкыйк бу көннең килүеннән гафил булдык, бәлки Аллаһуга итагать итмичә залим булдык, диярләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:98 إِنَّكُمْ وَمَا تَعْبُدُونَ مِن دُونِ ٱللَّهِ حَصَبُ جَهَنَّمَ أَنتُمْ لَهَا وَٰرِدُونَ
21:98 Аллаһ әйтер: "Ий мөшрикләр сез вә сынымнарыгыз һәм шайтаннарыгыз, әлбәттә, җәһәннәм утыннарысыз, ул җәһәннәмгә сез дә керерсез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:99 لَوْ كَانَ هَـٰٓؤُلَآءِ ءَالِهَةً مَّا وَرَدُوهَا ۖ وَكُلٌّ فِيهَا خَـٰلِدُونَ
21:99 Әгәр сезнең гыйбадәт сынымнарыгыз чыннан да Аллаһ булсалар әлбәттә җәһәннәмгә кермәс иделәр, мөшрикләр вә сынымлар һәммәсе җәһәннәмдә мәңге калучылардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:100 لَهُمْ فِيهَا زَفِيرٌ وَهُمْ فِيهَا لَا يَسْمَعُونَ
21:100 Ут эчендә аларның сулаулары каты булыр, ләкин алар анда үзләренең сулышларын вә башка тавышны ишетмәсләр чөнки ут бик каты кайнар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:101 إِنَّ ٱلَّذِينَ سَبَقَتْ لَهُم مِّنَّا ٱلْحُسْنَىٰٓ أُو۟لَـٰٓئِكَ عَنْهَا مُبْعَدُونَ
21:101 Аллаһуга итагать иткән мөэминнәргә җәннәт шатландыруыбыз алдан булган иде, ул мөэминнәр җәһәннәмнән ераклаштырылдылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:102 لَا يَسْمَعُونَ حَسِيسَهَا ۖ وَهُمْ فِى مَا ٱشْتَهَتْ أَنفُسُهُمْ خَـٰلِدُونَ
21:102 Алар җәннәткә кергәннән соң җәһәннәмдәге яман тавышларны ишетмәсләр, алар җәннәттә нәфесләре теләгән нәрсәләрдән файдаланып анда мәңге булырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:103 لَا يَحْزُنُهُمُ ٱلْفَزَعُ ٱلْأَكْبَرُ وَتَتَلَقَّىٰهُمُ ٱلْمَلَـٰٓئِكَةُ هَـٰذَا يَوْمُكُمُ ٱلَّذِى كُنتُمْ تُوعَدُونَ
21:103 Аларны олугъ сурның өрелмәге көендермәс, аларны фәрештәләр җәннәт ишегеннән каршы алып, Бу шатлыклы көн сезгә вәгъдә ителгән көн диярләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:104 يَوْمَ نَطْوِى ٱلسَّمَآءَ كَطَىِّ ٱلسِّجِلِّ لِلْكُتُبِ ۚ كَمَا بَدَأْنَآ أَوَّلَ خَلْقٍ نُّعِيدُهُۥ ۚ وَعْدًا عَلَيْنَآ ۚ إِنَّا كُنَّا فَـٰعِلِينَ
21:104 Хәтерләгез шул көнне, ул көндә күкне турарбыз фәрештә кешеләргә гамәл дәфтәрләрен тураган кеби, Без әүвәл башлап халык кылганыбыз кеби һәр нәрсәне әүвәлге сурәтенә кайтарырбыз, бу Безнең өстебезгә алган хак вәгъдәбездер, тәхкыйк Без вәгъдәбезне үтәүче булдык. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:105 وَلَقَدْ كَتَبْنَا فِى ٱلزَّبُورِ مِنۢ بَعْدِ ٱلذِّكْرِ أَنَّ ٱلْأَرْضَ يَرِثُهَا عِبَادِىَ ٱلصَّـٰلِحُونَ
21:105 Тәүрат соңында Даудның Зәбурында яздык: "Дөреслектә җәннәт җиренә Минем изге колларым варис булырлар", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:106 إِنَّ فِى هَـٰذَا لَبَلَـٰغًا لِّقَوْمٍ عَـٰبِدِينَ
21:106 Дөреслектә ошбу Коръәндә гыйбадәт кылучы кавем өчен җәннәткә керергә җитәрлек дәлилләр бар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:107 وَمَآ أَرْسَلْنَـٰكَ إِلَّا رَحْمَةً لِّلْعَـٰلَمِينَ
21:107 Ий Мухәммәд г-м Без сине җибәрмәдек, мәгәр галәмнәргә рәхмәт өчен генә җибәрдек. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:108 قُلْ إِنَّمَا يُوحَىٰٓ إِلَىَّ أَنَّمَآ إِلَـٰهُكُمْ إِلَـٰهٌ وَٰحِدٌ ۖ فَهَلْ أَنتُم مُّسْلِمُونَ
21:108 Әйт: "Миңа вәхий ителде тәхкыйк сезнең Илаһәгез – ялгыз бер генә Аллаһ, әйә сез ихлас күңел белән Ул – Аллаһуга итагать итәсезме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:109 فَإِن تَوَلَّوْا۟ فَقُلْ ءَاذَنتُكُمْ عَلَىٰ سَوَآءٍ ۖ وَإِنْ أَدْرِىٓ أَقَرِيبٌ أَم بَعِيدٌ مَّا تُوعَدُونَ
21:109 Әгәр Аллаһуга итагать итүдән баш тартсалар, аларга әйт: "Мин сезгә Аллаһ хөкемнәрен барчагызга да бер тигез ирештердем, вәгъдә ителгән кыямәт көне якынмы яки еракмы дип сорыйсыз, мин үзем дә белмим кайчан булачагын. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:110 إِنَّهُۥ يَعْلَمُ ٱلْجَهْرَ مِنَ ٱلْقَوْلِ وَيَعْلَمُ مَا تَكْتُمُونَ
21:110 Аллаһ сезнең кычкырып сөйләгән сүзләрегезне дә, яшереп сөйләгән сүзләрегезне дә белә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:111 وَإِنْ أَدْرِى لَعَلَّهُۥ فِتْنَةٌ لَّكُمْ وَمَتَـٰعٌ إِلَىٰ حِينٍ
21:111 Мин белмим, бәлки кыямәтнең вакыты яшерен булуы сезгә имтихандыр, вә әҗәлегез җиткәнче файдаланудыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)

21:112 قَـٰلَ رَبِّ ٱحْكُم بِٱلْحَقِّ ۗ وَرَبُّنَا ٱلرَّحْمَـٰنُ ٱلْمُسْتَعَانُ عَلَىٰ مَا تَصِفُونَ
21:112 Мухәммәд г-м әйтте: "Йә Рабби, безнең белән кәферләр арасын хаклык белән хөкем ит! Безнең Раббыбыз – рәхимледер, ий мөшрикләр, сез Аллаһуны тиешсез сыйфат белән сыйфатлавыгызны кире кайтару өчен Аллаһудан ярдәм сораладыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)