Selected

Original Text
Yakub Ibn Nugman

Available Translations

4 An-Nisā' ٱلنِّسَاء

< Previous   176 Āyah   The Women      Next >  

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.

4:46 مِّنَ ٱلَّذِينَ هَادُوا۟ يُحَرِّفُونَ ٱلْكَلِمَ عَن مَّوَاضِعِهِۦ وَيَقُولُونَ سَمِعْنَا وَعَصَيْنَا وَٱسْمَعْ غَيْرَ مُسْمَعٍ وَرَٰعِنَا لَيًّۢا بِأَلْسِنَتِهِمْ وَطَعْنًا فِى ٱلدِّينِ ۚ وَلَوْ أَنَّهُمْ قَالُوا۟ سَمِعْنَا وَأَطَعْنَا وَٱسْمَعْ وَٱنظُرْنَا لَكَانَ خَيْرًا لَّهُمْ وَأَقْوَمَ وَلَـٰكِن لَّعَنَهُمُ ٱللَّهُ بِكُفْرِهِمْ فَلَا يُؤْمِنُونَ إِلَّا قَلِيلًا
4:46 Яһүдләрдән кайберләре тәүраттагы Аллаһ сүзләрен урыныннан үзгәртәләр һәм Мухәммәд г-мгә әйтәләр: "Сүзеңне ишетәбез, ләкин киресенчә эшлибез һәм бездән ишетергә үзең риза булмаган яман сүзләрне ишет", – диләр. Алар телләре белән "раґинә" диләр, бу сүз "безгә илтифат ит" дигән мәгънәдә булса да, алар аны Мухәммәд г-мнән вә ислам диненнән көләр өчен әйтәләр иде. Әгәр яһүдләр: "Ий Мухәммәд г-м! Син риза булачак сүзләрне бездән ишет! Без Коръән сүзләрен ишеттек, Аллаһуга һәм сиңа буйсындык, безгә рәхмәт карау белән кара", – дисәләр һәм Коръән белән гамәл кылсалар, әлбәттә, алар өчен хәерле булыр иде һәм һидәяттә таза тору булыр иде. Ләкин Коръәнне инкяр кылулары белән Аллаһ аларны ләгънәт кылды, ул яһүдләрдән бик азлары гына Коръән белән гамәл кылып мөэмин булырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)