Selected
Original Text
Yakub Ibn Nugman
Abdullah Yusuf Ali
Abdul Majid Daryabadi
Abul Ala Maududi
Ahmed Ali
Ahmed Raza Khan
A. J. Arberry
Ali Quli Qarai
Hasan al-Fatih Qaribullah and Ahmad Darwish
Mohammad Habib Shakir
Mohammed Marmaduke William Pickthall
Muhammad Sarwar
Muhammad Taqi-ud-Din al-Hilali and Muhammad Muhsin Khan
Safi-ur-Rahman al-Mubarakpuri
Saheeh International
Talal Itani
Transliteration
Wahiduddin Khan
بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.
3:1
الٓمٓ
3:1
Әлиф ләм мим – мәгънәсен Аллаһ белә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:2
ٱللَّهُ لَآ إِلَـٰهَ إِلَّا هُوَ ٱلْحَىُّ ٱلْقَيُّومُ
3:2
Аллаһудан башка гыйбадәт кылырга яраклы һичбер зат юк, мәгәр Аллаһ үзе генә, Аңа итагать итмәк, коллык күрсәтмәк ляземдыр. Ул һәрвакыт тере, галәмнәр хәлен күзәтеп, белеп тора. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:3
نَزَّلَ عَلَيْكَ ٱلْكِتَـٰبَ بِٱلْحَقِّ مُصَدِّقًا لِّمَا بَيْنَ يَدَيْهِ وَأَنزَلَ ٱلتَّوْرَىٰةَ وَٱلْإِنجِيلَ
3:3
Тәүратны һәм Инҗилне Аллаһ китабы дип дөресләгәне хәлдә Аллаһ сиңа хаклык белән Коръәнне иңдерде, вә Коръәннән элек Тәүратны һәм Инҗилне. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:4
مِن قَبْلُ هُدًى لِّلنَّاسِ وَأَنزَلَ ٱلْفُرْقَانَ ۗ إِنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ بِـَٔايَـٰتِ ٱللَّهِ لَهُمْ عَذَابٌ شَدِيدٌ ۗ وَٱللَّهُ عَزِيزٌ ذُو ٱنتِقَامٍ
3:4
Кешеләргә хидәят, вә хак белән батыл арасын аерыр өчен Коръәнне иңдерде. Аллаһуның аятьләрен инкяр итүче кәферләргә ахирәттә, әлбәттә, каты ґәзаб булыр. Аллаһ кәферләрдән үч алуда кодрәт иясе. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:5
إِنَّ ٱللَّهَ لَا يَخْفَىٰ عَلَيْهِ شَىْءٌ فِى ٱلْأَرْضِ وَلَا فِى ٱلسَّمَآءِ
3:5
Аллаһуга, әлбәттә, җирдә һәм күкләрдә һичнәрсә яшерен түгел. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:6
هُوَ ٱلَّذِى يُصَوِّرُكُمْ فِى ٱلْأَرْحَامِ كَيْفَ يَشَآءُ ۚ لَآ إِلَـٰهَ إِلَّا هُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلْحَكِيمُ
3:6
Аллаһ сезне аналарыгыз карынында үзе теләгәнчә сурәтләр. Барча вөҗүдкә хуҗа һәм бөтен мәхлукка мәгъбуд булырдай Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генә. Ул кодрәт иясе һәм көчле хәким. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:7
هُوَ ٱلَّذِىٓ أَنزَلَ عَلَيْكَ ٱلْكِتَـٰبَ مِنْهُ ءَايَـٰتٌ مُّحْكَمَـٰتٌ هُنَّ أُمُّ ٱلْكِتَـٰبِ وَأُخَرُ مُتَشَـٰبِهَـٰتٌ ۖ فَأَمَّا ٱلَّذِينَ فِى قُلُوبِهِمْ زَيْغٌ فَيَتَّبِعُونَ مَا تَشَـٰبَهَ مِنْهُ ٱبْتِغَآءَ ٱلْفِتْنَةِ وَٱبْتِغَآءَ تَأْوِيلِهِۦ ۗ وَمَا يَعْلَمُ تَأْوِيلَهُۥٓ إِلَّا ٱللَّهُ ۗ وَٱلرَّٰسِخُونَ فِى ٱلْعِلْمِ يَقُولُونَ ءَامَنَّا بِهِۦ كُلٌّ مِّنْ عِندِ رَبِّنَا ۗ وَمَا يَذَّكَّرُ إِلَّآ أُو۟لُوا۟ ٱلْأَلْبَـٰبِ
3:7
Ий Мухәммәд ґәләйһис-сәләм! Ул тиңдәше булмаган Аллаһ сиңа китап иңдерде, ул Коръәндә күбрәге мәгънәсе ачык, аңлаешлы аятьләр, ул аятьләр Коръәннең төп нигезе. Шулай ук Коръәндә мәгънәсе яки тәэвиле ачык беленмәгән аятьләр дә бар, ләкин андый аятьләргә тәэвил ясаудан, ягъни мәгънә чыгарудан Аллаһ тыйды. Әмма күңелләре хактан батылга авышкан яман кешеләр мәгънәсе ачык түгел аятьләргә иярерләр, кәфер булуны өстәп, яки мөселманнар арасына фетнә салуны теләп, һәм нәфесләренә моафыйк мәгънәләр бирмәкне теләп, тәэвил ясарлар. Бу мәгънәсе ачык беленмәгән аятьләргә тәэвил ясап, мәгънә бирергә һичкем белмәс, мәгәр Аллаһ үзе генә белер. Әмма күңелләре хаклык ягына авышкан хакыйкый галимнәр: "Коръәннең һәр сүзенә ышандык, барчасы да Раббыбыздан килгән хак сүзләр, мәгънәсе ачык булган аятьләр белән гамәл кылабыз, мәгънәсе ачык беленмәгән аятьләрне Аллаһуга тапшырабыз", – диләр. Кешеләр һәммәсе дә вәгазьләнмәс, фәкать саф күңелле, камил гакыллы кешеләр генә Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:8
رَبَّنَا لَا تُزِغْ قُلُوبَنَا بَعْدَ إِذْ هَدَيْتَنَا وَهَبْ لَنَا مِن لَّدُنكَ رَحْمَةً ۚ إِنَّكَ أَنتَ ٱلْوَهَّابُ
3:8
Алар: "Ий Раббыбыз безне туры юлга күндергәнеңнән соң күңелләребезне дөреслектән ялган якка авыштырма һәм шәфкать кылып, безгә рәхмәтеңне бир! Әлбәттә, Син сорап та, сорамыйча да бирүчесең", – диләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:9
رَبَّنَآ إِنَّكَ جَامِعُ ٱلنَّاسِ لِيَوْمٍ لَّا رَيْبَ فِيهِ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ لَا يُخْلِفُ ٱلْمِيعَادَ
3:9
Ий Раббыбыз, шиксез булачак кыямәт көнендә барча кешеләрне хисап өчен бер урынга җыячаксың. Аллаһ, әлбәттә, вәгъдәсенә хыйлафлык кылмый. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:10
إِنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لَن تُغْنِىَ عَنْهُمْ أَمْوَٰلُهُمْ وَلَآ أَوْلَـٰدُهُم مِّنَ ٱللَّهِ شَيْـًٔا ۖ وَأُو۟لَـٰٓئِكَ هُمْ وَقُودُ ٱلنَّارِ
3:10
Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләрне, маллары һәм балалары Аллаһ ґәзабыннан коткармас, алар җәһәннәм утында булачаклар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:11
كَدَأْبِ ءَالِ فِرْعَوْنَ وَٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ ۚ كَذَّبُوا۟ بِـَٔايَـٰتِنَا فَأَخَذَهُمُ ٱللَّهُ بِذُنُوبِهِمْ ۗ وَٱللَّهُ شَدِيدُ ٱلْعِقَابِ
3:11
Аларның мисалы: Тәүратны инкяр итүче Фиргаун кавеме кеби, һәм Фиргаун кавеменнән әүвәлге инкяр итүче кебиләр. Аларны Аллаһ ґәзаб белән тотты, Аллаһ, үзенә баш имәгән кешеләрдән каты ґәзаб белән үч алучы. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:12
قُل لِّلَّذِينَ كَفَرُوا۟ سَتُغْلَبُونَ وَتُحْشَرُونَ إِلَىٰ جَهَنَّمَ ۚ وَبِئْسَ ٱلْمِهَادُ
3:12
Кәферләргә әйт: "Тиздән җиңелерсез, капланырсыз, аннары кубарылып җәһәннәмгә сөрелерсез. Нинди яман кайтачак урын ул җәһәннәм". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:13
قَدْ كَانَ لَكُمْ ءَايَةٌ فِى فِئَتَيْنِ ٱلْتَقَتَا ۖ فِئَةٌ تُقَـٰتِلُ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ وَأُخْرَىٰ كَافِرَةٌ يَرَوْنَهُم مِّثْلَيْهِمْ رَأْىَ ٱلْعَيْنِ ۚ وَٱللَّهُ يُؤَيِّدُ بِنَصْرِهِۦ مَن يَشَآءُ ۗ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَعِبْرَةً لِّأُو۟لِى ٱلْأَبْصَـٰرِ
3:13
Ий кешеләр! Шиксез, сезгә бәдер сугышында галәмәт бардыр ике гаскәрнең бергә юлышкан вакытында. Ул гаскәрләрнең берсе Аллаһ юлыңда сугышучы мөэминнәр, икенчесе – Аллаһуга каршы сугышучы кәферләр иде, кәферләр мөэминнәрне үзләренә караганда ике өлеш күбрәк итеп күрделәр. Әмма дөреслектә мөэминнәр өч йөз булып, кәферләр бер мең иделәр. Аллаһ теләгән бәндәсен үзенең ярдәме белән куәтләр. Бәдер сугышында аз санда булган мөэминнәрнең күп санда булган кәферләрне җиңүләрендә күңел күзләре сукыр булмаган кешеләр өчен зур гыйбрәт бар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:14
زُيِّنَ لِلنَّاسِ حُبُّ ٱلشَّهَوَٰتِ مِنَ ٱلنِّسَآءِ وَٱلْبَنِينَ وَٱلْقَنَـٰطِيرِ ٱلْمُقَنطَرَةِ مِنَ ٱلذَّهَبِ وَٱلْفِضَّةِ وَٱلْخَيْلِ ٱلْمُسَوَّمَةِ وَٱلْأَنْعَـٰمِ وَٱلْحَرْثِ ۗ ذَٰلِكَ مَتَـٰعُ ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا ۖ وَٱللَّهُ عِندَهُۥ حُسْنُ ٱلْمَـَٔابِ
3:14
Сынар өчен күңел сөйгән нәрсәләрдән: хатыннар, балалар, сыер, кәҗә кеби дүрт аяклы хайваннар, җыйган алтын, көмешләр һәм зиннәтләнгән йөгерек атлар һәм иген кеби нәрсәләр Аллаһудан кешеләргә сөекле ителде. Бу нәрсәләр дөнья тереклеге, ләкин барчасы бетәчәк, алар аз нәрсәләрдер, аларны һәм дөньяны калдырып, Аллаһуга кайтырсыз. Әгәр Коръән белән гамәл кылып, хәзерләнеп барсагыз, иң яхшы урын Аллаһу хозурында. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:15
۞ قُلْ أَؤُنَبِّئُكُم بِخَيْرٍ مِّن ذَٰلِكُمْ ۚ لِلَّذِينَ ٱتَّقَوْا۟ عِندَ رَبِّهِمْ جَنَّـٰتٌ تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَـٰرُ خَـٰلِدِينَ فِيهَا وَأَزْوَٰجٌ مُّطَهَّرَةٌ وَرِضْوَٰنٌ مِّنَ ٱللَّهِ ۗ وَٱللَّهُ بَصِيرٌۢ بِٱلْعِبَادِ
3:15
Сез сөйгән нәрсәләрдән артыграк яхшы нәрсә белән сезгә хәбәр биримме? Дөреслектә, Коръән белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәргә Раббылары хозурында җәннәтләр хәзерләнгән, асларыннан елгалар агар, алар анда мәңге калырлар, алар өчен анда пакь хатыннар булыр һәм аларга Аллаһуның ризалыгы булыр. Аллаһ үзенең бәндәләрен һәм аларның барча хәлләрен белүче. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:16
ٱلَّذِينَ يَقُولُونَ رَبَّنَآ إِنَّنَآ ءَامَنَّا فَٱغْفِرْ لَنَا ذُنُوبَنَا وَقِنَا عَذَابَ ٱلنَّارِ
3:16
Җәннәтләргә кертеләчәк мөэминнәр әйтәләр: "Ий Раббыбыз, без, әлбәттә, Сиңа һәм рәсүлеңә иман китердек. Безләрне ярлыка, гөнаһларыбызны гафу ит һәм безне җәһәннәм утыннан сакла!" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:17
ٱلصَّـٰبِرِينَ وَٱلصَّـٰدِقِينَ وَٱلْقَـٰنِتِينَ وَٱلْمُنفِقِينَ وَٱلْمُسْتَغْفِرِينَ بِٱلْأَسْحَارِ
3:17
Ул тәкъва мөэминнәр: Аллаһ юлында чыдамлылар, Аллаһуга вә Рәсүлгә итагать итүчеләр, мохтаҗларга һәм Аллаһ юлына садака бирүчеләр, вә сәхәрләрдә намаз, Коръән укып Аллаһудан гафу сораучылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:18
شَهِدَ ٱللَّهُ أَنَّهُۥ لَآ إِلَـٰهَ إِلَّا هُوَ وَٱلْمَلَـٰٓئِكَةُ وَأُو۟لُوا۟ ٱلْعِلْمِ قَآئِمًۢا بِٱلْقِسْطِ ۚ لَآ إِلَـٰهَ إِلَّا هُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلْحَكِيمُ
3:18
Аллаһ үзе вә фәрештәләр һәм хакыйкый чын галимнәр: "Кол булырга яраклы Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генә", – дип дөреслек белән һәм көчле исбатлау белән шәһадәт бирәләр. Юк һичбер Илаһә, мәгәр Аллаһу тәгалә үзе генә. Ул барча эштә җиңүче, хикмәт белән эш кылучы. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:19
إِنَّ ٱلدِّينَ عِندَ ٱللَّهِ ٱلْإِسْلَـٰمُ ۗ وَمَا ٱخْتَلَفَ ٱلَّذِينَ أُوتُوا۟ ٱلْكِتَـٰبَ إِلَّا مِنۢ بَعْدِ مَا جَآءَهُمُ ٱلْعِلْمُ بَغْيًۢا بَيْنَهُمْ ۗ وَمَن يَكْفُرْ بِـَٔايَـٰتِ ٱللَّهِ فَإِنَّ ٱللَّهَ سَرِيعُ ٱلْحِسَابِ
3:19
Шиксез, Аллаһ хозурында ислам дине генә дин. Кешеләрнең ислам динен үзгәртеп бозулары Аллаһудан аларга китап иңмәгәннән вә расүл килмәгәннән түгел, бәлки китап иңдерелеп, расүл күндерелеп, ислам дине тулысынча ачык итеп аңлатылганнан соң инсафсыз галимнәр бер-берсенә хөседләнеп, дошманлашып Аллаһ хөкемнәренә хыйлафлык кылдылар, ислам динен бозып бетерделәр. Берәү нәфесе теләгәнне яки бидеґәт гамәлләрне яклап, Аллаһ аятьләрен инкяр итсә, Аллаһ, андыйларга дөньяда адашуны, ахирәттә ґәзаб була чакны бик тиз тәкъдир итүче. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:20
فَإِنْ حَآجُّوكَ فَقُلْ أَسْلَمْتُ وَجْهِىَ لِلَّهِ وَمَنِ ٱتَّبَعَنِ ۗ وَقُل لِّلَّذِينَ أُوتُوا۟ ٱلْكِتَـٰبَ وَٱلْأُمِّيِّـۧنَ ءَأَسْلَمْتُمْ ۚ فَإِنْ أَسْلَمُوا۟ فَقَدِ ٱهْتَدَوا۟ ۖ وَّإِن تَوَلَّوْا۟ فَإِنَّمَا عَلَيْكَ ٱلْبَلَـٰغُ ۗ وَٱللَّهُ بَصِيرٌۢ بِٱلْعِبَادِ
3:20
Әгәр явыз кешеләр хакны инкяр итеп, батылны яклап синең белән һаман бәхәсләшсәләр, син аларга әйт: "Үземне һәм миңа ияргән мөэминнәрне Аллаһуга тапшырдым, без Аңа буйсындык". Янә әйт: "Ий сез китабий кәферләр һәм укый-яза белмәгән кешеләр, Аллаһуга иман китереп, ислам динен кабул итеп мөселман булдыгызмы?" Әгәр исламны кабул итеп Коръән белән гамәл кылсалар, шиксез, туры юлга күнелделәр. Әмма баш тартсалар, туры юлны тапмаслар. Синең бурычың: Аллаһ хөкемнәрен ачык итеп ирештерү генәдер. Аллаһ, әлбәттә, бәндәләренең эшләрен күрүче. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:21
إِنَّ ٱلَّذِينَ يَكْفُرُونَ بِـَٔايَـٰتِ ٱللَّهِ وَيَقْتُلُونَ ٱلنَّبِيِّـۧنَ بِغَيْرِ حَقٍّ وَيَقْتُلُونَ ٱلَّذِينَ يَأْمُرُونَ بِٱلْقِسْطِ مِنَ ٱلنَّاسِ فَبَشِّرْهُم بِعَذَابٍ أَلِيمٍ
3:21
Аллаһу тәгаләнең аятьләрен инкяр итүче кәферләр, пәйгамбәрләрне һәм ислам диненә, хаклыкка чакыручы мөселманнарны хаксыз үтерәләр. Аларга ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб булачагы белән хәбәр бир! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:22
أُو۟لَـٰٓئِكَ ٱلَّذِينَ حَبِطَتْ أَعْمَـٰلُهُمْ فِى ٱلدُّنْيَا وَٱلْـَٔاخِرَةِ وَمَا لَهُم مِّن نَّـٰصِرِينَ
3:22
Хаксыз мөселманнарны үтерүче кәферләрнең дөньяда һәм ахирәттә барча эшләре юкка чыкты, һәм аларга ахирәттә ярдәмче булмас. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:23
أَلَمْ تَرَ إِلَى ٱلَّذِينَ أُوتُوا۟ نَصِيبًا مِّنَ ٱلْكِتَـٰبِ يُدْعَوْنَ إِلَىٰ كِتَـٰبِ ٱللَّهِ لِيَحْكُمَ بَيْنَهُمْ ثُمَّ يَتَوَلَّىٰ فَرِيقٌ مِّنْهُمْ وَهُم مُّعْرِضُونَ
3:23
Күрәсеңме китаптан өлеш бирелгән кәферләрне? Алар Коръән белән гамәл кылырга һәм дә үзара барча эшләрен Коръән белән генә хәл итәргә чакырылалар, ләкин бу чакыруны инкяр итеп, артларына дүнәләр. Алар Аллаһуга каршылык күрсәтүчеләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:24
ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ قَالُوا۟ لَن تَمَسَّنَا ٱلنَّارُ إِلَّآ أَيَّامًا مَّعْدُودَٰتٍ ۖ وَغَرَّهُمْ فِى دِينِهِم مَّا كَانُوا۟ يَفْتَرُونَ
3:24
Кәферләрнең безне җәһәннәм уты тотса да берничә көн генә тотар дип әйтүләре ислам динен вә Коръән хөкемнәрен кабул итмәүләренә сәбәп булды һәм батыл диннәрендә Аллаһуга ялганны ифтира итүләре аларны алдады. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:25
فَكَيْفَ إِذَا جَمَعْنَـٰهُمْ لِيَوْمٍ لَّا رَيْبَ فِيهِ وَوُفِّيَتْ كُلُّ نَفْسٍ مَّا كَسَبَتْ وَهُمْ لَا يُظْلَمُونَ
3:25
Шиксез булачак кыямәт көнендә аларны хөкемгә җыеп китерсәк, ничек булыр хәлләре? Вә золым ителмичә һәр кеше үзенең кылган гамәле буенча гына тиешле җәзаны алганда, Коръән белән гамәл кылмаучыларның хәле ничек булыр? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:26
قُلِ ٱللَّهُمَّ مَـٰلِكَ ٱلْمُلْكِ تُؤْتِى ٱلْمُلْكَ مَن تَشَآءُ وَتَنزِعُ ٱلْمُلْكَ مِمَّن تَشَآءُ وَتُعِزُّ مَن تَشَآءُ وَتُذِلُّ مَن تَشَآءُ ۖ بِيَدِكَ ٱلْخَيْرُ ۖ إِنَّكَ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرٌ
3:26
Ий Аллаһ син барча байлыкка патшасың, үзең теләгән кешегә байлыкны бирәсең һәм үзең теләгән кешедән байлыкны аласың, теләгән бәндәңне Коръән белән гамәл кылдырып хөрмәтле итәсең, һәм теләгән бәндәңне Коръәннән гафил кылып хур итәсең. Барча хәйриәт синең кулындадыр, шиксез, Синең һәр нәрсәгә көчең җитә, дип әйт. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:27
تُولِجُ ٱلَّيْلَ فِى ٱلنَّهَارِ وَتُولِجُ ٱلنَّهَارَ فِى ٱلَّيْلِ ۖ وَتُخْرِجُ ٱلْحَىَّ مِنَ ٱلْمَيِّتِ وَتُخْرِجُ ٱلْمَيِّتَ مِنَ ٱلْحَىِّ ۖ وَتَرْزُقُ مَن تَشَآءُ بِغَيْرِ حِسَابٍ
3:27
Ий Аллаһ! Син кичне көнгә, көнне кичкә кертәсең, үлекне теректән чыгарасың, һәм терекне үлектән чыгарасың, һәм дә теләгән бәндәләреңә хисапсыз ризык бирәсең. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:28
لَّا يَتَّخِذِ ٱلْمُؤْمِنُونَ ٱلْكَـٰفِرِينَ أَوْلِيَآءَ مِن دُونِ ٱلْمُؤْمِنِينَ ۖ وَمَن يَفْعَلْ ذَٰلِكَ فَلَيْسَ مِنَ ٱللَّهِ فِى شَىْءٍ إِلَّآ أَن تَتَّقُوا۟ مِنْهُمْ تُقَىٰةً ۗ وَيُحَذِّرُكُمُ ٱللَّهُ نَفْسَهُۥ ۗ وَإِلَى ٱللَّهِ ٱلْمَصِيرُ
3:28
Мөэминнәр мөэминнәрдән башка кәферләрне дус тотмасыннар. "Чөнки аларга дус булу ахырда кәфер булуга сәбәптер". Бу аять иңгәннән соң бер мөэмин кәферләргә дус булса, аңа Аллаһудан һичнәрсә юктыр. Мәгәр кәферләрнең үтерү белән янаулары булганда тыштан гына дуслык күрсәтергә ярый, Коръәнгә каршы булган әмерләрен рия белән генә үтәргә мөмкин була. Ләкин иманга зарар килүдән курку, һәм күңелдә иманны нык саклау тиешдер. Аллаһ сезне үзенең ґәзабы белән куркыта, әлбәттә, куркыгыз! Бит ахырда хөкем ителү өчен кайтачак урын Аллаһ хозурында. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:29
قُلْ إِن تُخْفُوا۟ مَا فِى صُدُورِكُمْ أَوْ تُبْدُوهُ يَعْلَمْهُ ٱللَّهُ ۗ وَيَعْلَمُ مَا فِى ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَمَا فِى ٱلْأَرْضِ ۗ وَٱللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرٌ
3:29
Әйт: "Күңелләрегездә булган теләкләрегезне кирәк – яшерегез, кирәк – белдерегез Аллаһ аны беләдер һәм җир, күкләрдә булган нәрсәләрне дә белә. Аллаһ һәрнәрсәгә кадир. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:30
يَوْمَ تَجِدُ كُلُّ نَفْسٍ مَّا عَمِلَتْ مِنْ خَيْرٍ مُّحْضَرًا وَمَا عَمِلَتْ مِن سُوٓءٍ تَوَدُّ لَوْ أَنَّ بَيْنَهَا وَبَيْنَهُۥٓ أَمَدًۢا بَعِيدًا ۗ وَيُحَذِّرُكُمُ ٱللَّهُ نَفْسَهُۥ ۗ وَٱللَّهُ رَءُوفٌۢ بِٱلْعِبَادِ
3:30
Кыямәт көнне һәр изге кеше эшләгән изге эшләренең әҗерен хәзерләнеп, алдына куелганын табар. Бозык эшләрне эшләүчеләр дә гөнаһлары алларына куелганны күрерләр. Бу явыз эшләрнең иясе, явыз эшләре белән үзенең арасын бик ерак булуны теләр, ләкин явыз эшләре үзе белән мәңге бергә булыр. Аллаһ сезне үзенең ґәзабы белән куркыта. Ґәзабыннан куркып, Аллаһуга итагать иткән мөэмин бәндәләренә Ул миһербанлы. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:31
قُلْ إِن كُنتُمْ تُحِبُّونَ ٱللَّهَ فَٱتَّبِعُونِى يُحْبِبْكُمُ ٱللَّهُ وَيَغْفِرْ لَكُمْ ذُنُوبَكُمْ ۗ وَٱللَّهُ غَفُورٌ رَّحِيمٌ
3:31
Ий Мухәммәд г-м әйт: "Әгәр Аллаһуны сөяр булсагыз миңа иярегез, миңа иярсәгез Аллаһ сезне сөйәр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар. Тәүбә итеп, Аллаһ юлына керсәгез, Ул, әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:32
قُلْ أَطِيعُوا۟ ٱللَّهَ وَٱلرَّسُولَ ۖ فَإِن تَوَلَّوْا۟ فَإِنَّ ٱللَّهَ لَا يُحِبُّ ٱلْكَـٰفِرِينَ
3:32
Ий мөэминнәр, Аллаһуга һәм расүлгә итагать итегез! Әгәр итагать итүдән баш тартсагыз, дөреслектә Аллаһ кәферләрне сөйми. Ягъни итагать итмәсәгез, кәфер булырсыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:33
۞ إِنَّ ٱللَّهَ ٱصْطَفَىٰٓ ءَادَمَ وَنُوحًا وَءَالَ إِبْرَٰهِيمَ وَءَالَ عِمْرَٰنَ عَلَى ٱلْعَـٰلَمِينَ
3:33
Дөреслектә Аллаһу тәгалә – Адәм, Нух, Ибраһим пәйгамбәрләрне, Ибраһим нәселеннән килгән пәйгамбәрләрне һәм Ґимран гаиләсеннән Мәрьямне вә Мәрьям угълы Гыйсаны бөтен дөнья кешеләреннән өстен итеп сайлады, беек дәрәҗәләргә күтәрде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:34
ذُرِّيَّةًۢ بَعْضُهَا مِنۢ بَعْضٍ ۗ وَٱللَّهُ سَمِيعٌ عَلِيمٌ
3:34
Бу пәйгамбәрләр бер-берсеннән туа килмеш бер нәселләрдер. Аллаһ һәрнәрсәне ишетүче вә белүче. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:35
إِذْ قَالَتِ ٱمْرَأَتُ عِمْرَٰنَ رَبِّ إِنِّى نَذَرْتُ لَكَ مَا فِى بَطْنِى مُحَرَّرًا فَتَقَبَّلْ مِنِّىٓ ۖ إِنَّكَ أَنتَ ٱلسَّمِيعُ ٱلْعَلِيمُ
3:35
Ґимран хатыны Хөннәнең Раббысына ялварганын хәтерләгез, ул әйтте: "Ий Раббым, карнымдагы баланы үз хезмәтемнән азат итеп Синең юлыңа тапшырырга нәзер әйттем. Йә Рабби сораганымны кабул итеп теләгемә ирештер! Син минем сүземне ишетүче һәм теләгемне белүчесең". (Ґимран һәм хатыны картлыкка ирешкәннәр ләкин балалары булмаган. Хөннә бер көнне агач күләгәсендә утырганда бер кошның балаларын ашатканын күреп минем дә балам булсачы, дип зарланды. Йә Рабби, миңа бер бала бирсәң, ул баланы мәсҗид Әкъсага дин хезмәтенә куяр идем, дип нәзер әйтте. Аллаһ теләген кабул итте, Хөннә Мәрьямгә йөкле булды.) - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:36
فَلَمَّا وَضَعَتْهَا قَالَتْ رَبِّ إِنِّى وَضَعْتُهَآ أُنثَىٰ وَٱللَّهُ أَعْلَمُ بِمَا وَضَعَتْ وَلَيْسَ ٱلذَّكَرُ كَٱلْأُنثَىٰ ۖ وَإِنِّى سَمَّيْتُهَا مَرْيَمَ وَإِنِّىٓ أُعِيذُهَا بِكَ وَذُرِّيَّتَهَا مِنَ ٱلشَّيْطَـٰنِ ٱلرَّجِيمِ
3:36
Хөннә Мәрьямне тудыргач: "Ий Раббым, кыз бала тудырдым, ир бала булса дин хезмәтенә яхшы булыр иде", – диде. Аллаһ белүчерәктер, нинди бала тудырганыңны. Хөннә әйтте: "Ир бала, әлбәттә, кыз бала кеби түгел, аның исемен Мәрьям куштым, бу баланы вә аннан туачак балаларны рәхмәтеңнән сөрелгән шайтан шәреннән Синең саклавыңа тапшырдым". Марьямнең анасы Хөннә, Зәкәрья пәйгамбәрнең хатыны белән бертуган иделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:37
فَتَقَبَّلَهَا رَبُّهَا بِقَبُولٍ حَسَنٍ وَأَنۢبَتَهَا نَبَاتًا حَسَنًا وَكَفَّلَهَا زَكَرِيَّا ۖ كُلَّمَا دَخَلَ عَلَيْهَا زَكَرِيَّا ٱلْمِحْرَابَ وَجَدَ عِندَهَا رِزْقًا ۖ قَالَ يَـٰمَرْيَمُ أَنَّىٰ لَكِ هَـٰذَا ۖ قَالَتْ هُوَ مِنْ عِندِ ٱللَّهِ ۖ إِنَّ ٱللَّهَ يَرْزُقُ مَن يَشَآءُ بِغَيْرِ حِسَابٍ
3:37
Мәрьямне Раббысы мәсҗид Әкъсага күркәм кабул итү белән кабул итте һәм яхшы тәрбия белән тәрбияләде, һәм тәрбияләп үстермәк өчен Зәкәръя пәйгамбәргә тапшырды. "Хөннә Мәрьямне тудыргач, мәсҗид Әкъсага алып барып, андагы намаз укучыларга: "Бу бала Аллаһ юлына нәзер әйтелгән, кабул итеп алыгыз", – диде. Мәсҗид әһелләре баланы кабул итеп алдылар һәм тәрбияләп үстерү хакында һәрбере, мин алам, дип, үзара бәхәсләштеләр. Бу бәхәсне бетерү өчен Аллаһудан юл күрсәтелде: "Барчагыз да каләмнәрегезне суга салыгыз, кемнең каләме суга батмаса, Мәрьямне шул кеше алыр". Әйтелгәнчә эш кылдылар, Зәкәръяның каләме суга батмады, Мәрьям аңа тапшырылды. Зәкәръя мәсҗид эчендә бер урын хәзерләп Мәрьямне шунда тәрбия кылды. Мәрьям зекер, гыйбадәт белән мәшгул булды. Зәкәръя Мәрьям янына кайчан гына керсә дә, алдында төрле җимешләр һәм башка ризыкларны күрер иде. Бер кергәнендә: "Ий Мәрьям, бу ризыклар сиңа кайдан килә", – дип сорады. Мәрьям әйтте: "Бу ризыклар Аллаһ хозурыннан килә, Аллаһ, әлбәттә, үзе теләгән бәндәсен хисапсыз ризыкландыра". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:38
هُنَالِكَ دَعَا زَكَرِيَّا رَبَّهُۥ ۖ قَالَ رَبِّ هَبْ لِى مِن لَّدُنكَ ذُرِّيَّةً طَيِّبَةً ۖ إِنَّكَ سَمِيعُ ٱلدُّعَآءِ
3:38
Мәрьямнең дәрәҗәсен Аллаһ күтәргәнне күреп, Раббысына ялварып дога кылды. Әйтте: "Ий Раббым, рәхмәтеңнән миңа бер бала биргел! Шиксез, син минем догамны ишетәсең". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:39
فَنَادَتْهُ ٱلْمَلَـٰٓئِكَةُ وَهُوَ قَآئِمٌ يُصَلِّى فِى ٱلْمِحْرَابِ أَنَّ ٱللَّهَ يُبَشِّرُكَ بِيَحْيَىٰ مُصَدِّقًۢا بِكَلِمَةٍ مِّنَ ٱللَّهِ وَسَيِّدًا وَحَصُورًا وَنَبِيًّا مِّنَ ٱلصَّـٰلِحِينَ
3:39
Зәкәръя михрабта намаз укып торганда Җәбраил килеп кычкырды: "Ий Зәкәръя, дөреслек тә, Аллаһ сине Яхъя исемле изге угыл белән шатландыра. Ул Яхъя Аллаһудан булган сүзгә ышанучы булганы хәлдә, ягъни Гыйса пәйгамбәргә иң беренче иман китереп, ярдәмче булды. Янә ул Яхъя кавеме арасында хөрмәтле вә олугъ булды, һәм дә хатыннар белән собхәт итүдән сакланучы изге пәйгамбәрләрдән булды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:40
قَالَ رَبِّ أَنَّىٰ يَكُونُ لِى غُلَـٰمٌ وَقَدْ بَلَغَنِىَ ٱلْكِبَرُ وَٱمْرَأَتِى عَاقِرٌ ۖ قَالَ كَذَٰلِكَ ٱللَّهُ يَفْعَلُ مَا يَشَآءُ
3:40
Зәкәръя әйтте: "Ий Раббым миңа кайдан угыл булсын дөреслектә миңа картлык иреште, хатыным да бала тудырмаучыдыр". Аллаһ әйтте: "Әнә шулай Аллаһу тәгалә теләгәнен кылыр". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:41
قَالَ رَبِّ ٱجْعَل لِّىٓ ءَايَةً ۖ قَالَ ءَايَتُكَ أَلَّا تُكَلِّمَ ٱلنَّاسَ ثَلَـٰثَةَ أَيَّامٍ إِلَّا رَمْزًا ۗ وَٱذْكُر رَّبَّكَ كَثِيرًا وَسَبِّحْ بِٱلْعَشِىِّ وَٱلْإِبْكَـٰرِ
3:41
Зәкәръя әйтте: "Ий Раббым хатынымның йөкле булуына миңа бер галәмәт бир!" Аллаһ әйтте: "Синең кешеләр белән сөйләшә алмавың сиңа галәмәт булыр, кешеләр белән өч көн сөйләшә алмассың, мәгәр ишарат илә генә сөйләшерсең". Хатыны йөкле булгач Зәкәръяның теле бәйләнде, зекер тәсбихтән башка сүзләрне сөйли алмады. Аллаһ әйтте: "Ий Зәкәръя, Раббыңны күп зекер ит вә көндезләрен һәм кичләрен намаз укы!" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:42
وَإِذْ قَالَتِ ٱلْمَلَـٰٓئِكَةُ يَـٰمَرْيَمُ إِنَّ ٱللَّهَ ٱصْطَفَىٰكِ وَطَهَّرَكِ وَٱصْطَفَىٰكِ عَلَىٰ نِسَآءِ ٱلْعَـٰلَمِينَ
3:42
Фәрештә әйтте: "Ий Мәрьям, дөреслектә Аллаһ сине сайлады вә сине гөнаһтан пакълады һәм бөтен дөнья хатыннарыннан сине өстен кылды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:43
يَـٰمَرْيَمُ ٱقْنُتِى لِرَبِّكِ وَٱسْجُدِى وَٱرْكَعِى مَعَ ٱلرَّٰكِعِينَ
3:43
"Ий Мәрьям, Раббыңа итагать кыл һәм рөкүгъ, сәҗдә кылып намаз укучылар белән намаз укыгыл!" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:44
ذَٰلِكَ مِنْ أَنۢبَآءِ ٱلْغَيْبِ نُوحِيهِ إِلَيْكَ ۚ وَمَا كُنتَ لَدَيْهِمْ إِذْ يُلْقُونَ أَقْلَـٰمَهُمْ أَيُّهُمْ يَكْفُلُ مَرْيَمَ وَمَا كُنتَ لَدَيْهِمْ إِذْ يَخْتَصِمُونَ
3:44
Бу Мәрьям кыйссасы Коръән иңмәс борын синең өчен яшерен иде, инде вәхий белән белдерәбез. Мәсҗид Әкъса мөселманнары шибага өчен каләмнәрен суга салганда син алар арасында юк идең, һәм Мәрьямне тәрбиягә алыр өчен тартышкан вакытларында да яннарында юк идең. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:45
إِذْ قَالَتِ ٱلْمَلَـٰٓئِكَةُ يَـٰمَرْيَمُ إِنَّ ٱللَّهَ يُبَشِّرُكِ بِكَلِمَةٍ مِّنْهُ ٱسْمُهُ ٱلْمَسِيحُ عِيسَى ٱبْنُ مَرْيَمَ وَجِيهًا فِى ٱلدُّنْيَا وَٱلْـَٔاخِرَةِ وَمِنَ ٱلْمُقَرَّبِينَ
3:45
Җәбраил әйтте: "Ий Мәрьям, Аллаһ сине бер бала белән шатландырадыр. Ул бала атасыз, Аллаһуның "бар бул" дип әйтүе белән булыр, ул баланың исеме Гыйса (Мәрьям угълы) булыр, ул бала дөньяда һәм ахирәттә дәрәҗә иясе вә Аллаһуга якыннардан булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:46
وَيُكَلِّمُ ٱلنَّاسَ فِى ٱلْمَهْدِ وَكَهْلًا وَمِنَ ٱلصَّـٰلِحِينَ
3:46
Ул Гыйса бишектә чагында һәм үсеп җиткәч кешеләр белән хикмәтле сүзләр белән сөйләште һәм ул изгеләрдән булды". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:47
قَالَتْ رَبِّ أَنَّىٰ يَكُونُ لِى وَلَدٌ وَلَمْ يَمْسَسْنِى بَشَرٌ ۖ قَالَ كَذَٰلِكِ ٱللَّهُ يَخْلُقُ مَا يَشَآءُ ۚ إِذَا قَضَىٰٓ أَمْرًا فَإِنَّمَا يَقُولُ لَهُۥ كُن فَيَكُونُ
3:47
Мәрьям әйтте: "Ий Раббым, миңа бала кайдан булсын чөнки миңа ир затының кулы тигәне юк". Аллаһ әйтте: "Әнә шулай Аллаһ үзе теләгән нәрсәне халык кылыр. Бер нәрсәне булдырырга теләсә фәкать "бул" дияр, ул нәрсә Ул теләгәнчә бар булыр". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:48
وَيُعَلِّمُهُ ٱلْكِتَـٰبَ وَٱلْحِكْمَةَ وَٱلتَّوْرَىٰةَ وَٱلْإِنجِيلَ
3:48
Аллаһ Гыйсага язу белемен, шәригать хөкемнәрен һәм Тәүрат, Инҗил китапларын өйрәтте. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:49
وَرَسُولًا إِلَىٰ بَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ أَنِّى قَدْ جِئْتُكُم بِـَٔايَةٍ مِّن رَّبِّكُمْ ۖ أَنِّىٓ أَخْلُقُ لَكُم مِّنَ ٱلطِّينِ كَهَيْـَٔةِ ٱلطَّيْرِ فَأَنفُخُ فِيهِ فَيَكُونُ طَيْرًۢا بِإِذْنِ ٱللَّهِ ۖ وَأُبْرِئُ ٱلْأَكْمَهَ وَٱلْأَبْرَصَ وَأُحْىِ ٱلْمَوْتَىٰ بِإِذْنِ ٱللَّهِ ۖ وَأُنَبِّئُكُم بِمَا تَأْكُلُونَ وَمَا تَدَّخِرُونَ فِى بُيُوتِكُمْ ۚ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَةً لَّكُمْ إِن كُنتُم مُّؤْمِنِينَ
3:49
Вә Ягъкуб балаларына расүл кылды. Гыйса, пәйгамбәр булгач, Ягъкуб балаларына әйтте: "Мин сезгә Раббыгыздан пәйгамбәремә ачык дәлилләр һәм галәмәтләр белән килдем. Ул галәмәтләрнең берсе: балчыктан кош сурәте ясармын да аңа өрермен, Аллаһ әмере белән кош булып очар. Янә Аллаһ әмере белән сукырларны күзле итәрмен, ала тәнле кешеләрне сәламәтләндерермен һәм үлекләрне тергезермен. Янә мин сезгә нәрсә ашаганыгыздан, өйләрегездә яшереп саклаган нәрсәләрегездән хәбәр бирермен. Бу нәрсәләрдә, әлбәттә, минем пәйгамбәрлегемне тәсдыйклаучы галәмәтләр бар, әгәр хаклыкка ышанучылардан булсагыз". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:50
وَمُصَدِّقًا لِّمَا بَيْنَ يَدَىَّ مِنَ ٱلتَّوْرَىٰةِ وَلِأُحِلَّ لَكُم بَعْضَ ٱلَّذِى حُرِّمَ عَلَيْكُمْ ۚ وَجِئْتُكُم بِـَٔايَةٍ مِّن رَّبِّكُمْ فَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ وَأَطِيعُونِ
3:50
Миннән әүвәл иңдерелгән Тәүратны тәсдыйк иткәнем хәлдә, һәм сезгә хәрам булган нәрсәләрнең кайберләрен хәләл иткәнем хәлдә, Раббыгыздан галәмәтләр белән сезгә пәйгамбәр булып килдем. Шулай булгач, Аллаһудан куркыгыз, миңа итагать итегез һәм карышудан сакланыгыз! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:51
إِنَّ ٱللَّهَ رَبِّى وَرَبُّكُمْ فَٱعْبُدُوهُ ۗ هَـٰذَا صِرَٰطٌ مُّسْتَقِيمٌ
3:51
Дөреслектә Аллаһ мине дә, сезне дә тәрбия кылучыдыр. Тәрбияче булган Аллаһуга, әлбәттә, гыйбадәт кылыгыз! Бит Аллаһуга итагать итү һәм Аңа гына гыйбадәт кылу иң туры юл. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:52
۞ فَلَمَّآ أَحَسَّ عِيسَىٰ مِنْهُمُ ٱلْكُفْرَ قَالَ مَنْ أَنصَارِىٓ إِلَى ٱللَّهِ ۖ قَالَ ٱلْحَوَارِيُّونَ نَحْنُ أَنصَارُ ٱللَّهِ ءَامَنَّا بِٱللَّهِ وَٱشْهَدْ بِأَنَّا مُسْلِمُونَ
3:52
Гыйса, мөшрикләрнең һаман көферлекләрендә дәвам иткәннәрен күргәч: "Аллаһ диненә миңа кем ярдәмче була?" – диде. Гыйсага ияргән мөэминнәр: "Аллаһ диненә без ярдәмче булабыз, без Аллаһуга нык ышандык. Аллаһуга итагать итүче хак мөселман икәнлегебезгә шаһит бул, диделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:53
رَبَّنَآ ءَامَنَّا بِمَآ أَنزَلْتَ وَٱتَّبَعْنَا ٱلرَّسُولَ فَٱكْتُبْنَا مَعَ ٱلشَّـٰهِدِينَ
3:53
Ий Раббыбыз, син иңдергән китапларга ышандык һәм пәйгамбәргә иярдек. Безләрне Синең берлегең вә исламның хаклыгы белән шәһадәт бирүче мөселманнар белән бергә кыл! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:54
وَمَكَرُوا۟ وَمَكَرَ ٱللَّهُ ۖ وَٱللَّهُ خَيْرُ ٱلْمَـٰكِرِينَ
3:54
Кәферләр Гыйсага явыз хәйлә кордылар. Аллаһ аларга каршы көчле хәйләне корды. Бит Аллаһ хәйлә коручыларның хәерлесе вә көчлеседер. Кәферләр Гыйсаны гаепләргә, үзләрен дөресләргә дәлил тапмагач, ниһаять, ачуларыннан Гыйсаны үтерергә әмер бирделәр. Мөселманнар арасында кәферләргә сатылган бер монафикъ бар иде, кәферләр Гыйсаны үтерергә карар чыгаргач, шул монафыйк, Гыйса кергән өйгә кәферләрне җыеп алып килде. Ләкин бу вакытта Аллаһ Гыйсаны күккә күтәргән иде инде. Монафикъ, Гыйсаны тотабыз дип өйгә кергәч, Аллаһ аның сурәтен Гыйса сурәтенә кертте. Кәферләр аны Гыйса дип белеп, тотып алып, асып үтерделәр. Менә аларга Аллаһуның бер хәйләсе шул булды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:55
إِذْ قَالَ ٱللَّهُ يَـٰعِيسَىٰٓ إِنِّى مُتَوَفِّيكَ وَرَافِعُكَ إِلَىَّ وَمُطَهِّرُكَ مِنَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ وَجَاعِلُ ٱلَّذِينَ ٱتَّبَعُوكَ فَوْقَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوٓا۟ إِلَىٰ يَوْمِ ٱلْقِيَـٰمَةِ ۖ ثُمَّ إِلَىَّ مَرْجِعُكُمْ فَأَحْكُمُ بَيْنَكُمْ فِيمَا كُنتُمْ فِيهِ تَخْتَلِفُونَ
3:55
Аллаһ әйтте: "Ий Гыйса, Мин, әлбәттә, сине үтерүче һәм үз хозурыма күтәрүчемен, һәм сине кәферләрнең явыз хәйләсеннән саклап, пычрак йогынтыларыннан пакълаучымын. Янә ий Гыйса: сиңа ияргән мөэминнәрне кыямәт көненә чаклы кәферләрдән өстен кылучымын. Кәферләр белән арагызда булган ихтыйлаф эшләрдә хөкем итәрмен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:56
فَأَمَّا ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ فَأُعَذِّبُهُمْ عَذَابًا شَدِيدًا فِى ٱلدُّنْيَا وَٱلْـَٔاخِرَةِ وَمَا لَهُم مِّن نَّـٰصِرِينَ
3:56
Әмма Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләрне дөньяда һәм ахирәттә каты ґәзаб белән ґәзаб кылырмын, Минем ґәзабымнан котылырга аларга ярдәмче булмас. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:57
وَأَمَّا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ فَيُوَفِّيهِمْ أُجُورَهُمْ ۗ وَٱللَّهُ لَا يُحِبُّ ٱلظَّـٰلِمِينَ
3:57
Әмма иман китереп изге гамәлләр кылучы мөэминнәрнең әҗерен тулысынча Аллаһ үзе бирер. Ләкин Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәрне Аллаһ һич тә сөйми. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:58
ذَٰلِكَ نَتْلُوهُ عَلَيْكَ مِنَ ٱلْـَٔايَـٰتِ وَٱلذِّكْرِ ٱلْحَكِيمِ
3:58
Ий Мухәммәд г-м, Без сиңа укыган кыйссалар синең пәйгамбәрлегеңә ишарат итүче дәлилләр. Вә Без вәхий кылган сүзләр, барча хикмәтләрне зекер итүче Коръән көримдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:59
إِنَّ مَثَلَ عِيسَىٰ عِندَ ٱللَّهِ كَمَثَلِ ءَادَمَ ۖ خَلَقَهُۥ مِن تُرَابٍ ثُمَّ قَالَ لَهُۥ كُن فَيَكُونُ
3:59
Гыйсаның атасыз халык кылынуының мисалы Аллаһ хозурында Адәм г-м кебидер. Адәмнең тәнен балчыктан төзеде дә соңра аңа "Адәм бул" диде, Адәм булды. "Тыкса да Аллаһуның "бар бул" дип әйтүе белән булды". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:60
ٱلْحَقُّ مِن رَّبِّكَ فَلَا تَكُن مِّنَ ٱلْمُمْتَرِينَ
3:60
Гыйса хакында булган хак сүзләр: Раббыңнан, шикләнүчеләрдән булма! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:61
فَمَنْ حَآجَّكَ فِيهِ مِنۢ بَعْدِ مَا جَآءَكَ مِنَ ٱلْعِلْمِ فَقُلْ تَعَالَوْا۟ نَدْعُ أَبْنَآءَنَا وَأَبْنَآءَكُمْ وَنِسَآءَنَا وَنِسَآءَكُمْ وَأَنفُسَنَا وَأَنفُسَكُمْ ثُمَّ نَبْتَهِلْ فَنَجْعَل لَّعْنَتَ ٱللَّهِ عَلَى ٱلْكَـٰذِبِينَ
3:61
Ачык дәлилләр килгәннән соң берәү Гыйса хакында синең белән бәхәсләшсә, син аларга әйт: "Без үзебез, балаларыбыз һәм хатыннарыбыз һәм сез үзегез, балаларыгыз һәм хатыннарыгыз бер урынга җыелыйк, аннары Гыйса хакында кем ялган сөйләсә аңа Аллаһуның ләгънәте булсын дип Аллаһудан сорап бер-беребезгә дога кылышырбыз" – дип. Кәферләр, мөселманнарның ләгънәте төшүдән куркып килмәделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:62
إِنَّ هَـٰذَا لَهُوَ ٱلْقَصَصُ ٱلْحَقُّ ۚ وَمَا مِنْ إِلَـٰهٍ إِلَّا ٱللَّهُ ۚ وَإِنَّ ٱللَّهَ لَهُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلْحَكِيمُ
3:62
Гыйса хакында сөйләгән бу кыйсса әлбәттә хактыр. Аллаһудан башка Илаһә юк, мәгәр Аллаһ әзе генә, Ул – Аллаһ әлбәттә һәр эшендә җиңүче һәм белеп хөкем итүче. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:63
فَإِن تَوَلَّوْا۟ فَإِنَّ ٱللَّهَ عَلِيمٌۢ بِٱلْمُفْسِدِينَ
3:63
Әгәр Коръән белән гамәл кылып төзәлүдән баш тартсалар, шиксез Аллаһ явызлык кылучы азгыннарны белә, Аның ґәзабыннан котыла алмаслар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:64
قُلْ يَـٰٓأَهْلَ ٱلْكِتَـٰبِ تَعَالَوْا۟ إِلَىٰ كَلِمَةٍ سَوَآءٍۭ بَيْنَنَا وَبَيْنَكُمْ أَلَّا نَعْبُدَ إِلَّا ٱللَّهَ وَلَا نُشْرِكَ بِهِۦ شَيْـًٔا وَلَا يَتَّخِذَ بَعْضُنَا بَعْضًا أَرْبَابًا مِّن دُونِ ٱللَّهِ ۚ فَإِن تَوَلَّوْا۟ فَقُولُوا۟ ٱشْهَدُوا۟ بِأَنَّا مُسْلِمُونَ
3:64
Әйт: "Ий китап әһелләре безнең һәм сезнең өчен бер тигез хак булган Коръәндәге Аллаһ сүзләренә килегез! Ул сүзләр Аллаһудан башкага гыйбадәт кылмаубыз һәм Аллаһуга һичкем тиңдәш кылмаубыз, һәм дә Аллаһудан башка бер-беребезне Илаһә урнына тотмаубыздыр". Әгәр Коръән юлына керүдән баш тартсалар, аларга әйтегез: "Безнең Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнәр икәнлегебезгә шаһит булыгыз" – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:65
يَـٰٓأَهْلَ ٱلْكِتَـٰبِ لِمَ تُحَآجُّونَ فِىٓ إِبْرَٰهِيمَ وَمَآ أُنزِلَتِ ٱلتَّوْرَىٰةُ وَٱلْإِنجِيلُ إِلَّا مِنۢ بَعْدِهِۦٓ ۚ أَفَلَا تَعْقِلُونَ
3:65
Ий китап әһелләре ни өчен Ибраһим хакында сүз көрәштерәсез? (Яһүдләр, Ибраһим безнең диндә диләр, насаралар да Ибраһим безнең диндә диләр.) Бит Тәүрат һәм Инҗил Ибраһимнән соң иңдерелде. Ә сез исә ул китапларны үзгәртеп яһүд һәм насара булдыгыз, шуны инсаф илә уйлап карамыйсызмы? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:66
هَـٰٓأَنتُمْ هَـٰٓؤُلَآءِ حَـٰجَجْتُمْ فِيمَا لَكُم بِهِۦ عِلْمٌ فَلِمَ تُحَآجُّونَ فِيمَا لَيْسَ لَكُم بِهِۦ عِلْمٌ ۚ وَٱللَّهُ يَعْلَمُ وَأَنتُمْ لَا تَعْلَمُونَ
3:66
Ий китабий кәферләр ни өчен Мухәммәд г-м белән тартышасыз аның хак пәйгамбәр икәнен белә торып? Аң булыгыз бу эшегез сезнең өчен бик ямандыр! Әмма Ибраһимнең кайсы диндә икәнен белмичә тартышуыгыз тагын да кабахәт эшдер. Ибраһимнең динен Аллаһ белүчерәк ләкин сез белмисез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:67
مَا كَانَ إِبْرَٰهِيمُ يَهُودِيًّا وَلَا نَصْرَانِيًّا وَلَـٰكِن كَانَ حَنِيفًا مُّسْلِمًا وَمَا كَانَ مِنَ ٱلْمُشْرِكِينَ
3:67
Ибраһим яһүд динендә дә булмады, ләкин хак тарафына нык авышкан чын мөселман иде, вә ул Аллаһуга ширк катучылардан да булмады. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:68
إِنَّ أَوْلَى ٱلنَّاسِ بِإِبْرَٰهِيمَ لَلَّذِينَ ٱتَّبَعُوهُ وَهَـٰذَا ٱلنَّبِىُّ وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ ۗ وَٱللَّهُ وَلِىُّ ٱلْمُؤْمِنِينَ
3:68
Дөреслектә Ибраһимгә ияргән кешеләр, аның динендә булырга әһелерәкләр, янә Мухәммәд г-м вә Коръән белән гамәл кылган мөэминнәр Ибраһим динендә булырга әһелерәкләрдер. Аллаһ Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрнең хуҗасы, аларның теләген үтәүчедер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:69
وَدَّت طَّآئِفَةٌ مِّنْ أَهْلِ ٱلْكِتَـٰبِ لَوْ يُضِلُّونَكُمْ وَمَا يُضِلُّونَ إِلَّآ أَنفُسَهُمْ وَمَا يَشْعُرُونَ
3:69
Китабий кәферләрдән бер төркем кәферләр, сезне хак диннән адаштырырга теләделәр. Ләкин Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнәрне адаштыра алмаслар, мәгәр үзләрен адаштырырлар, ләкин адашуларын сизмәсләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:70
يَـٰٓأَهْلَ ٱلْكِتَـٰبِ لِمَ تَكْفُرُونَ بِـَٔايَـٰتِ ٱللَّهِ وَأَنتُمْ تَشْهَدُونَ
3:70
Ий китабий кәферләр, ни өчен Аллаһуның аятьләрен инкяр итәсез? Үзегез шул аятьләрне ишетеп беләсез, ишеткәнлегегезгә үзегез шаһитсыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:71
يَـٰٓأَهْلَ ٱلْكِتَـٰبِ لِمَ تَلْبِسُونَ ٱلْحَقَّ بِٱلْبَـٰطِلِ وَتَكْتُمُونَ ٱلْحَقَّ وَأَنتُمْ تَعْلَمُونَ
3:71
Ий китабий кәферләр, ни өчен, белә торып, хакка батылны катнаштырасыз? Ягъни дөреслеккә ялганны кушасыз вә ни өчен, белә торып, хакны яшерәсез? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:72
وَقَالَت طَّآئِفَةٌ مِّنْ أَهْلِ ٱلْكِتَـٰبِ ءَامِنُوا۟ بِٱلَّذِىٓ أُنزِلَ عَلَى ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَجْهَ ٱلنَّهَارِ وَٱكْفُرُوٓا۟ ءَاخِرَهُۥ لَعَلَّهُمْ يَرْجِعُونَ
3:72
Китабий кәферләрдән бер таифә үзләренә әйтте: "Мөэминнәргә иңгән аятьләргә көннең Әүвәлендә ышаныгыз, аннары көннең ахырында инкяр итегез, бәлки диннәреннән кайтырлар", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:73
وَلَا تُؤْمِنُوٓا۟ إِلَّا لِمَن تَبِعَ دِينَكُمْ قُلْ إِنَّ ٱلْهُدَىٰ هُدَى ٱللَّهِ أَن يُؤْتَىٰٓ أَحَدٌ مِّثْلَ مَآ أُوتِيتُمْ أَوْ يُحَآجُّوكُمْ عِندَ رَبِّكُمْ ۗ قُلْ إِنَّ ٱلْفَضْلَ بِيَدِ ٱللَّهِ يُؤْتِيهِ مَن يَشَآءُ ۗ وَٱللَّهُ وَٰسِعٌ عَلِيمٌ
3:73
Янә кәферләр әйттеләр: "Мөэминнәргә ышанмагыз, мәгәр үзегезнең динегезгә ияргән кешеләргә генә ышаныгыз". Әйт: "Әлбәттә, Аллаһ һидияте генә һидият, ул Коръән Кәримдер". Ий китабий кәферләр, сезгә бирелгән Тәүрат, Инҗил кеби Коръәннең Мухәммәд г-мгә бирелгәнлегенә хөседләнеп аны инкяр игәсез, яки мөэминнәр өстен булганга хөсөдлөнеп Коръәнне инкәр итәсез. Ягъни ахмаклык белән Аллаһуга каршы барып, Аның фазыйләтен өмет итәсез. Дөреслектә фазыйләт Аллаһ кулында, аны теләгән кешесенә бирер. Аллаһ киңлек иясе һәм фазыйләте кемгә тиешле икәнлекне белүче. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:74
يَخْتَصُّ بِرَحْمَتِهِۦ مَن يَشَآءُ ۗ وَٱللَّهُ ذُو ٱلْفَضْلِ ٱلْعَظِيمِ
3:74
Аллаһ үзенең рәхмәтенә теләгән кешеләрен хаслар. Аллаһ олугъ фазыйләт иясе. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:75
۞ وَمِنْ أَهْلِ ٱلْكِتَـٰبِ مَنْ إِن تَأْمَنْهُ بِقِنطَارٍ يُؤَدِّهِۦٓ إِلَيْكَ وَمِنْهُم مَّنْ إِن تَأْمَنْهُ بِدِينَارٍ لَّا يُؤَدِّهِۦٓ إِلَيْكَ إِلَّا مَا دُمْتَ عَلَيْهِ قَآئِمًا ۗ ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ قَالُوا۟ لَيْسَ عَلَيْنَا فِى ٱلْأُمِّيِّـۧنَ سَبِيلٌ وَيَقُولُونَ عَلَى ٱللَّهِ ٱلْكَذِبَ وَهُمْ يَعْلَمُونَ
3:75
Китабий кәферләрдән кайберләренә күп кенә алтын бирсәң әманәт итеп, ул аны сиңа хыянәтсыз кайтарып бирер. Вә ул кәферләрдән кайберләренә бер генә алтын бирсәң, ул аны сиңа кайтарып бирмәс, мәгәр таләп итеп өстендә даим торсаң гына бирер. Бурычны яки амәнәтне тапшырмаулары шуның өчен булды – әйттеләр: "Яһүд яки насара булмаган кешеләргә безнең зарарыбызга йөрергә юл юк", – дип. Шуннан соң мөшрик булмаган кешеләрнең бурычларын бирмәс булдылар. Алар Аллаһ хакында һәм Аның дине хакында белеп ялган сөйлиләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:76
بَلَىٰ مَنْ أَوْفَىٰ بِعَهْدِهِۦ وَٱتَّقَىٰ فَإِنَّ ٱللَّهَ يُحِبُّ ٱلْمُتَّقِينَ
3:76
Бәлки бер кеше үзенең ґәһден һәм вәгъдәләрен үтәсә вә бурычларын хыянәтсез бирсә һәм хыянәтләрдән сакланса- әнә шундый тәкъва кешеләрне Аллаһ әлбәттә сөяр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:77
إِنَّ ٱلَّذِينَ يَشْتَرُونَ بِعَهْدِ ٱللَّهِ وَأَيْمَـٰنِهِمْ ثَمَنًا قَلِيلًا أُو۟لَـٰٓئِكَ لَا خَلَـٰقَ لَهُمْ فِى ٱلْـَٔاخِرَةِ وَلَا يُكَلِّمُهُمُ ٱللَّهُ وَلَا يَنظُرُ إِلَيْهِمْ يَوْمَ ٱلْقِيَـٰمَةِ وَلَا يُزَكِّيهِمْ وَلَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
3:77
Аллаһуга булган ґәһедләрен вә антларын аз акчага сатучыларга ахирәттә җәннәт нигъмәтләре юк, Аллаһ алар белән рәхимле сөйләшү илә сөйләшмәс, рәхимле карау илә карамас һәм аларны гөнаһлардан пакьләмәс һәм аларга – рәнҗеткүче каты ґәзаб булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:78
وَإِنَّ مِنْهُمْ لَفَرِيقًا يَلْوُۥنَ أَلْسِنَتَهُم بِٱلْكِتَـٰبِ لِتَحْسَبُوهُ مِنَ ٱلْكِتَـٰبِ وَمَا هُوَ مِنَ ٱلْكِتَـٰبِ وَيَقُولُونَ هُوَ مِنْ عِندِ ٱللَّهِ وَمَا هُوَ مِنْ عِندِ ٱللَّهِ وَيَقُولُونَ عَلَى ٱللَّهِ ٱلْكَذِبَ وَهُمْ يَعْلَمُونَ
3:78
Шиксез, алардан бер таифа Аллаһ китабы Тәүратны һәм Инҗилне үз телләре белән үзгәртеп укыйлар, сез аларны Аллаһ китабын укыйлар дип хисаплавыгыз өчен. Ләкин аларның укыганы Аллаһ китабы түгел, үзләренең ялган сүзләрен Аллаһудан иңдерелгән сүз диләр. Юк ул сүзләр Аллаһудан түгел, ләкин Аллаһуга ифтира кылып ялганны сөйлиләр, үзләре дә беләләр ялган сөйләгәннәрен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:79
مَا كَانَ لِبَشَرٍ أَن يُؤْتِيَهُ ٱللَّهُ ٱلْكِتَـٰبَ وَٱلْحُكْمَ وَٱلنُّبُوَّةَ ثُمَّ يَقُولَ لِلنَّاسِ كُونُوا۟ عِبَادًا لِّى مِن دُونِ ٱللَّهِ وَلَـٰكِن كُونُوا۟ رَبَّـٰنِيِّـۧنَ بِمَا كُنتُمْ تُعَلِّمُونَ ٱلْكِتَـٰبَ وَبِمَا كُنتُمْ تَدْرُسُونَ
3:79
Аллаһудан кешеләргә китап һәм Ислам диненең хөкемнәре һәм пәйгамбәрлек бирелгәннән соң ул пәйгамбәрнең, Аллаһуга гыйбадәт кылмагыз, миңа гыйбадәт кылыгыз дип әйтмәк һич тә дөрес булмый. "Чөнки мөшрикләр, Мухәммәд үзенә гыйбадәт кылдырырга тели диделәр". Ләкин пәйгамбәр, "Аллаһ китабыннан өйрәнгәнегез белән вә пәйгамбәрдән дәрес алганыгыз белән Раббыгыз булган Аллаһуга гына кол булыгыз, Аңа гына гыйбадәт кылыгыз", – дип әйтергә бурычлы. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:80
وَلَا يَأْمُرَكُمْ أَن تَتَّخِذُوا۟ ٱلْمَلَـٰٓئِكَةَ وَٱلنَّبِيِّـۧنَ أَرْبَابًا ۗ أَيَأْمُرُكُم بِٱلْكُفْرِ بَعْدَ إِذْ أَنتُم مُّسْلِمُونَ
3:80
Ул пәйгамбәр сезгә фәрештәләрне вә пәйгамбәрләрне Илаһә итеп алыгыз димәс. Әйә пәйгамбәр сезне мөселман булганыгыздан соң көферлеккә өндәрме? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:81
وَإِذْ أَخَذَ ٱللَّهُ مِيثَـٰقَ ٱلنَّبِيِّـۧنَ لَمَآ ءَاتَيْتُكُم مِّن كِتَـٰبٍ وَحِكْمَةٍ ثُمَّ جَآءَكُمْ رَسُولٌ مُّصَدِّقٌ لِّمَا مَعَكُمْ لَتُؤْمِنُنَّ بِهِۦ وَلَتَنصُرُنَّهُۥ ۚ قَالَ ءَأَقْرَرْتُمْ وَأَخَذْتُمْ عَلَىٰ ذَٰلِكُمْ إِصْرِى ۖ قَالُوٓا۟ أَقْرَرْنَا ۚ قَالَ فَٱشْهَدُوا۟ وَأَنَا۠ مَعَكُم مِّنَ ٱلشَّـٰهِدِينَ
3:81
Без биргән китапны һәм ислам хөкемнәрен өммәтләрегезгә ирештерерсез, дип, Аллаһ пәйгамбәрләрдән ґәһед алды. Аннары Мухәммәд г-м сезгә пәйгамбәр булып килде, кулыгыздагы Тәүрат вә Инҗилне тәсдыйк иткәне хәлдә. Пәйгамбәргә итагать итегез вә ярдәм бирегез, дип Аллаһ сезгә әмер бирде. Аллаһ әйтте: "Ий китап әһелләре Мухәммәд г-мнең расүл икәнлеген икрар кылдыгызмы вә ана иман китергәнлегегезгә Минем ґәһдемне кабул иттегезме?" Әйттеләр: "Икрар кылдык вә ґәһдеңне кабул иттек". Аллаһ әйтте: "Икрарыгызга шаһит булыгыз! Мин дә сезнең белән бергә шаһитләрдәнмен". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:82
فَمَن تَوَلَّىٰ بَعْدَ ذَٰلِكَ فَأُو۟لَـٰٓئِكَ هُمُ ٱلْفَـٰسِقُونَ
3:82
Бу ґәһедтән соң берәү Коръән белән гамәл кылудан баш тартса, баш тартучылар фасыйклардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:83
أَفَغَيْرَ دِينِ ٱللَّهِ يَبْغُونَ وَلَهُۥٓ أَسْلَمَ مَن فِى ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ طَوْعًا وَكَرْهًا وَإِلَيْهِ يُرْجَعُونَ
3:83
Әйә гафил кешеләр Аллаһ төзегән хак динне ташлап, бидеґәтләрдән төзелгән батыл динне тотмакчы булалармы? Бит җирдәге вә күкләрдәге һәрбер мәхлук теләп һәм теләмичә дә Аллаһуга итагать итәр. Вә барчалары да Аллаһуга кайтырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:84
قُلْ ءَامَنَّا بِٱللَّهِ وَمَآ أُنزِلَ عَلَيْنَا وَمَآ أُنزِلَ عَلَىٰٓ إِبْرَٰهِيمَ وَإِسْمَـٰعِيلَ وَإِسْحَـٰقَ وَيَعْقُوبَ وَٱلْأَسْبَاطِ وَمَآ أُوتِىَ مُوسَىٰ وَعِيسَىٰ وَٱلنَّبِيُّونَ مِن رَّبِّهِمْ لَا نُفَرِّقُ بَيْنَ أَحَدٍ مِّنْهُمْ وَنَحْنُ لَهُۥ مُسْلِمُونَ
3:84
Әйт: "Үзем һәм өммәтем иман китердек Аллаһуга, үзегезгә иңдерелгән Коръәнгә, Ибраһим, Исмагыйл, Исхак, Ягькуб пәйгамбәрләргә һәм аларның нәселеннән килгән пәйгамбәрләргә иңдерелгән вәхийләргә һәм Мусага бирелгән Тәүратка, Гыйсага бирелгән Инҗилгә, шулай ук башка пәйгамбәрләргә Раббыларыннан иңдерелгән вәхийләргә. Пәйгамбәрләрне берсен икенчесеннән аермыйбыз, барчасына да бер тигез ышанабыз. Без Аллаһуга итагать итүче мөэминнәрбез", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:85
وَمَن يَبْتَغِ غَيْرَ ٱلْإِسْلَـٰمِ دِينًا فَلَن يُقْبَلَ مِنْهُ وَهُوَ فِى ٱلْـَٔاخِرَةِ مِنَ ٱلْخَـٰسِرِينَ
3:85
Берәү ислам диненнән башка дингә иярсә, аның дине вә гамәле һич кабул булмый, ул ахирәттә хәсрәтләнүче вә һәлак булучыдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:86
كَيْفَ يَهْدِى ٱللَّهُ قَوْمًا كَفَرُوا۟ بَعْدَ إِيمَـٰنِهِمْ وَشَهِدُوٓا۟ أَنَّ ٱلرَّسُولَ حَقٌّ وَجَآءَهُمُ ٱلْبَيِّنَـٰتُ ۚ وَٱللَّهُ لَا يَهْدِى ٱلْقَوْمَ ٱلظَّـٰلِمِينَ
3:86
Аллаһ ничек хак юлга күндерсен иман китергәннән соң кәфер булган кавемне? Үзләре Аллаһуга ышанып, Мухәммәд г-мнең хак пәйгамбәр икәнлегенә дә шәһадәт бирделәр һәм аларга һәр нәрсәне бәян итүче Коръән дә килде. Шуннан соң алар пәйгамбәргә иярүдән вә Коръән белән гамәл кылудан баш тартып, кәфер булдылар. Аллаһ, әлбәттә, Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәрне һидәяткә күндерми. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:87
أُو۟لَـٰٓئِكَ جَزَآؤُهُمْ أَنَّ عَلَيْهِمْ لَعْنَةَ ٱللَّهِ وَٱلْمَلَـٰٓئِكَةِ وَٱلنَّاسِ أَجْمَعِينَ
3:87
Ул залимнәрнең җәзалары, Аллаһуның, фәрештәләрнең вә барча кешеләрнең ләгънәтедер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:88
خَـٰلِدِينَ فِيهَا لَا يُخَفَّفُ عَنْهُمُ ٱلْعَذَابُ وَلَا هُمْ يُنظَرُونَ
3:88
Алар ләгънәттә һәм ґәзабта мәңге калучылар, алардан ґәзаб җиңеләйтелмәс вә аларга рәхмәт карау белән карау булмас. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:89
إِلَّا ٱلَّذِينَ تَابُوا۟ مِنۢ بَعْدِ ذَٰلِكَ وَأَصْلَحُوا۟ فَإِنَّ ٱللَّهَ غَفُورٌ رَّحِيمٌ
3:89
Мәгәр шул золым эшләреннән тәүбә итсәләр һәм Коръән белән гамәл кылып иманнарын вә диннәрен дөресләсәләр, Аллаһ ярлыкаучы, рәхимле. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:90
إِنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ بَعْدَ إِيمَـٰنِهِمْ ثُمَّ ٱزْدَادُوا۟ كُفْرًا لَّن تُقْبَلَ تَوْبَتُهُمْ وَأُو۟لَـٰٓئِكَ هُمُ ٱلضَّآلُّونَ
3:90
Иман китергәннән соң кәфер булган кешеләр, Коръән белән гамәл кылмыйча көферлекләрен арттырдылар. Инде аларның тәүбәләре кабул булмас, чөнки алар хак юлдан бик нык адашканнар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:91
إِنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ وَمَاتُوا۟ وَهُمْ كُفَّارٌ فَلَن يُقْبَلَ مِنْ أَحَدِهِم مِّلْءُ ٱلْأَرْضِ ذَهَبًا وَلَوِ ٱفْتَدَىٰ بِهِۦٓ ۗ أُو۟لَـٰٓئِكَ لَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ وَمَا لَهُم مِّن نَّـٰصِرِينَ
3:91
Әгәр алар Коръән юлына кайтмыйча, кәфер хәлләреңдә үлсәләр, кулларында җир тулысы алтын булса да, Аллаһ ґәзабыннан котылу өчен шул алтыннарын садака кылсалар да, кабул булмас иде. Ул кәферләргә ахирәттә каты рәнҗеткүче ґәзаб булыр, ярдәмче булмас. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:92
لَن تَنَالُوا۟ ٱلْبِرَّ حَتَّىٰ تُنفِقُوا۟ مِمَّا تُحِبُّونَ ۚ وَمَا تُنفِقُوا۟ مِن شَىْءٍ فَإِنَّ ٱللَّهَ بِهِۦ عَلِيمٌ
3:92
Ий мөселманнар, үзегезгә сөекле нәрсәләрдән мохтаҗ мөселманнарга бирмичә торып, Аллаһудан биреләчәк нигъмәтләргә ирешә алмассыз. Бит Аллаһ сезнең нинди нәрсәләрдән садака биргәнегезне беләдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:93
۞ كُلُّ ٱلطَّعَامِ كَانَ حِلًّا لِّبَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ إِلَّا مَا حَرَّمَ إِسْرَٰٓءِيلُ عَلَىٰ نَفْسِهِۦ مِن قَبْلِ أَن تُنَزَّلَ ٱلتَّوْرَىٰةُ ۗ قُلْ فَأْتُوا۟ بِٱلتَّوْرَىٰةِ فَٱتْلُوهَآ إِن كُنتُمْ صَـٰدِقِينَ
3:93
Ягъкуб балаларына барча ризык хәләл булып, мәгәр Тәүрат иңмәс борын үзләре хәрам кылган нәрсәләр хәләл түгел иде. Ягькуб пәйгамбәр: "Сырхау чагында сәләмәтләнсәм, дөя итен вә сөтен үземә хәрам кылырмын", – дип нәзер әйткән иде, сәламәтләнгәч дөя итен ашамас һәм сөтен эчмәс булды. Аңа карап балалары да үзләренә хәрам кылдылар. Яһүдләр, бу хөкем Тәүратта бар дип, Мухәммәд г-м белән тартыштылар. Син аларга Тәүратны алып килегез, ул хөкемне карыйк, диген! Алар хәйран булдылар, чөнки ул хөкем Тәүратта юк. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:94
فَمَنِ ٱفْتَرَىٰ عَلَى ٱللَّهِ ٱلْكَذِبَ مِنۢ بَعْدِ ذَٰلِكَ فَأُو۟لَـٰٓئِكَ هُمُ ٱلظَّـٰلِمُونَ
3:94
Аллаһудан китап килеп һәр нәрсәне ачык бәян иткәннән соң, берәү Аллаһуга ялганны ифтира кылса, андый кешеләр залимнәрдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:95
قُلْ صَدَقَ ٱللَّهُ ۗ فَٱتَّبِعُوا۟ مِلَّةَ إِبْرَٰهِيمَ حَنِيفًا وَمَا كَانَ مِنَ ٱلْمُشْرِكِينَ
3:95
Әйт: "Аллаһу тәгалә дөрес сөйләде, дөрес хөкем итте", – дип. Ибраһим диненә иярегез! Ул батылдан хакка нык авышкан изге пәйгамбәр һәм ул Аллаһуга шәрик катучылардан булмады. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:96
إِنَّ أَوَّلَ بَيْتٍ وُضِعَ لِلنَّاسِ لَلَّذِى بِبَكَّةَ مُبَارَكًا وَهُدًى لِّلْعَـٰلَمِينَ
3:96
Дөреслектә кешеләргә гыйбадәт өчен салынган өйнең әүвәле Мәккәдәге Кәгъбәтүллаһдыр. Мәккә шәһәре кешеләр өчен мөбарәк, Кәгъбәтүллаһ барча галәмнәр өчен һидәят билгесе. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:97
فِيهِ ءَايَـٰتٌۢ بَيِّنَـٰتٌ مَّقَامُ إِبْرَٰهِيمَ ۖ وَمَن دَخَلَهُۥ كَانَ ءَامِنًا ۗ وَلِلَّهِ عَلَى ٱلنَّاسِ حِجُّ ٱلْبَيْتِ مَنِ ٱسْتَطَاعَ إِلَيْهِ سَبِيلًا ۚ وَمَن كَفَرَ فَإِنَّ ٱللَّهَ غَنِىٌّ عَنِ ٱلْعَـٰلَمِينَ
3:97
Ул Кәгьбәтүллаһда билгеле галәмәтләр бар, шулардан берсе Ибраһим г-мнең ташка баткан аяк эзләредер. Анда кергән кеше гаепле булса да, анда чагында хөкем ителүдән иминдер. Көче җиткән кешеләргә Аллаһуга гыйбадәт өчен хаҗ кылу фарыз. Берәү хаҗның, фарызлыгын инкяр итсә, көче җитеп тә хаҗ кылмаса, зарары үзенә. Аллаһ бөтен галәмнәр мәхлугыннан мөстәгънидер, һичберсенең гамәленә мохтаҗ түгел, карышкан кешеләрне ґәзаб кылыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:98
قُلْ يَـٰٓأَهْلَ ٱلْكِتَـٰبِ لِمَ تَكْفُرُونَ بِـَٔايَـٰتِ ٱللَّهِ وَٱللَّهُ شَهِيدٌ عَلَىٰ مَا تَعْمَلُونَ
3:98
Әйт: "Ий китап әһелләре, ни өчен Аллаһуның аятьләрен инкяр итәсез? Бит Аллаһ сезнең кылган эшләрегезгә, әлбәттә, шаһит", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:99
قُلْ يَـٰٓأَهْلَ ٱلْكِتَـٰبِ لِمَ تَصُدُّونَ عَن سَبِيلِ ٱللَّهِ مَنْ ءَامَنَ تَبْغُونَهَا عِوَجًا وَأَنتُمْ شُهَدَآءُ ۗ وَمَا ٱللَّهُ بِغَـٰفِلٍ عَمَّا تَعْمَلُونَ
3:99
Әйт: "Ий китап әһелләре, ни өчен ислам диненә зарар өстәп, иман китергән кешеләрне Аллаһ юлыннан тыясыз? Бит үзегез исламның хаклыгына шәһитләрсез. Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән гафил түгел. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:100
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ إِن تُطِيعُوا۟ فَرِيقًا مِّنَ ٱلَّذِينَ أُوتُوا۟ ٱلْكِتَـٰبَ يَرُدُّوكُم بَعْدَ إِيمَـٰنِكُمْ كَـٰفِرِينَ
3:100
Ий мөэминнәр! Әгәр китабий кәферләрдән бер фиркага иярсәгез, аларга итагать итсәгез, алар сезне иман китергәнегездән соң кире көферлеккә кайтарырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:101
وَكَيْفَ تَكْفُرُونَ وَأَنتُمْ تُتْلَىٰ عَلَيْكُمْ ءَايَـٰتُ ٱللَّهِ وَفِيكُمْ رَسُولُهُۥ ۗ وَمَن يَعْتَصِم بِٱللَّهِ فَقَدْ هُدِىَ إِلَىٰ صِرَٰطٍ مُّسْتَقِيمٍ
3:101
Ничек көферлек кыла аласыз, сезгә Аллаһуның аятьләре укылганда, арагызда Аның расүле дә бар. Аллаһ китабы – Коръәнгә тотынган кеше, шиксез, туры юлга күнелде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:102
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ ٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ حَقَّ تُقَاتِهِۦ وَلَا تَمُوتُنَّ إِلَّا وَأَنتُم مُّسْلِمُونَ
3:102
Ий мөэминнәр, Аллаһудан каты куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозудан бик нык сакланыгыз һәм Коръән белән гамәл кылып, чын мөселман хәлегездә генә үлегез! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:103
وَٱعْتَصِمُوا۟ بِحَبْلِ ٱللَّهِ جَمِيعًا وَلَا تَفَرَّقُوا۟ ۚ وَٱذْكُرُوا۟ نِعْمَتَ ٱللَّهِ عَلَيْكُمْ إِذْ كُنتُمْ أَعْدَآءً فَأَلَّفَ بَيْنَ قُلُوبِكُمْ فَأَصْبَحْتُم بِنِعْمَتِهِۦٓ إِخْوَٰنًا وَكُنتُمْ عَلَىٰ شَفَا حُفْرَةٍ مِّنَ ٱلنَّارِ فَأَنقَذَكُم مِّنْهَا ۗ كَذَٰلِكَ يُبَيِّنُ ٱللَّهُ لَكُمْ ءَايَـٰتِهِۦ لَعَلَّكُمْ تَهْتَدُونَ
3:103
Ий мөэминнәр! Барчаларыгыз да берләшкән хәлегездә Аллаһ арканына, ягъни Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз! Аннары Коръән хөкемнәреннән һич тә аерылмагыз һәм бер-берегездән киселеп, төрле юлларга китмәгез! Янә Аллаһ сезгә биргән нигъмәтләрен күңелегездә саклагыз, бит мөселман булмас борын, бер-берегезгә дошман идегез. Аллаһ ислам дине белән күңелегезгә дуслык, өлфәт мәхәббәтен салды да, бер-берегезгә дин кардәше булып әверелдегез. Сез җәһәннәм ярының читенә килгән идегез, җимерелеп төшәргә генә калган идегез, Аллаһ рәхмәт кылып, җәһәннәмгә төшүдән сезне ислам дине белән коткарды. Әнә шулай Аллаһ сезгә аятьләрен ачык бәян итәр, шаять дөрес аңлап, дөрес гамәл кылып туры юлга күнелерсез! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:104
وَلْتَكُن مِّنكُمْ أُمَّةٌ يَدْعُونَ إِلَى ٱلْخَيْرِ وَيَأْمُرُونَ بِٱلْمَعْرُوفِ وَيَنْهَوْنَ عَنِ ٱلْمُنكَرِ ۚ وَأُو۟لَـٰٓئِكَ هُمُ ٱلْمُفْلِحُونَ
3:104
Сезләрдән арагызда шәригатьне яхшы белгән кешеләр, әлбәттә, булсын! Алар сезне хәерле эшләргә чакырырлар, фарыз гамәлләрне, башка яхшы эшләрне кылырга әмер бирерләр һәм фәхеш, хәрам эшләрдән вә бидеґәт гамәлләрдән каты тыярлар. Әнә шундый җитәкчеләре булган җәмәгать һәлак булудан котылып, өстенлек табучыдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:105
وَلَا تَكُونُوا۟ كَٱلَّذِينَ تَفَرَّقُوا۟ وَٱخْتَلَفُوا۟ مِنۢ بَعْدِ مَا جَآءَهُمُ ٱلْبَيِّنَـٰتُ ۚ وَأُو۟لَـٰٓئِكَ لَهُمْ عَذَابٌ عَظِيمٌ
3:105
Ий мөэминнәр, үзләренә бирелгән Аллаһ китабын үзгәртеп, шәригать хөкемнәрен бозып, төрле фиркаларга бүленгән яһүд вә насара кавемнәре кеби булмагыз! Алар, ислам дине ачык аңлатылганнан соң, аның хөкемнәренә хыйлафлык кылдылар. Аларгадыр олугъ ґәзаб. (Бидеґәт гамәлләрне, хөрафәт, ырымнарны эшләү, әүвәлге китап әһелләре кеби Коръән хөкемнәрен, ислам динен бозу, мөселманнарны адаштыру буладыр.) - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:106
يَوْمَ تَبْيَضُّ وُجُوهٌ وَتَسْوَدُّ وُجُوهٌ ۚ فَأَمَّا ٱلَّذِينَ ٱسْوَدَّتْ وُجُوهُهُمْ أَكَفَرْتُم بَعْدَ إِيمَـٰنِكُمْ فَذُوقُوا۟ ٱلْعَذَابَ بِمَا كُنتُمْ تَكْفُرُونَ
3:106
Кыямәт көнне күп йөзләр агарыр вә күп йөзләр каралыр. Әмма йөзләре каралган кешеләргә: "Ислам динен кабул итеп мөселман булганыгыздан соң кәфер булганыгыз өчен җәһәннәм ґәзабын татыгыз", – дип әйтелер. "Мөселман булганнан соң кәфер хәлендә үлеп, йөзләре каралачак кешеләр кемнәр алар", – дип сахәбәләр Мухәммәд г-мнән сораганнар. "Йөзләре каралып, җәһәннәмгә керәсе кешеләр, бидеґәт гамәлләрне кылучы мөселманнар", – дип җавап биргән. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:107
وَأَمَّا ٱلَّذِينَ ٱبْيَضَّتْ وُجُوهُهُمْ فَفِى رَحْمَةِ ٱللَّهِ هُمْ فِيهَا خَـٰلِدُونَ
3:107
Әмма бидеґәт гамәлләрдән сакланып, Коръән белән гамәл кылучы мөселманнарның йөзләре агарачак, алар Аллаһуның рәхмәтендәләр һәм анда мәңге калырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:108
تِلْكَ ءَايَـٰتُ ٱللَّهِ نَتْلُوهَا عَلَيْكَ بِٱلْحَقِّ ۗ وَمَا ٱللَّهُ يُرِيدُ ظُلْمًا لِّلْعَـٰلَمِينَ
3:108
Коръәндә сөйләнгән бу сүзләр Аллаһуның аятьләре, аларны сезгә хаклык белән укырбыз. Аллаһ галәмнәр мәхлукләреннән һичберсенә золым теләми. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:109
وَلِلَّهِ مَا فِى ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَمَا فِى ٱلْأَرْضِ ۚ وَإِلَى ٱللَّهِ تُرْجَعُ ٱلْأُمُورُ
3:109
Җирдә вә күкләрдә булган һәрнәрсә Аллаһуныкы вә һәр әмер Аллаһуга кайтадыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:110
كُنتُمْ خَيْرَ أُمَّةٍ أُخْرِجَتْ لِلنَّاسِ تَأْمُرُونَ بِٱلْمَعْرُوفِ وَتَنْهَوْنَ عَنِ ٱلْمُنكَرِ وَتُؤْمِنُونَ بِٱللَّهِ ۗ وَلَوْ ءَامَنَ أَهْلُ ٱلْكِتَـٰبِ لَكَانَ خَيْرًا لَّهُم ۚ مِّنْهُمُ ٱلْمُؤْمِنُونَ وَأَكْثَرُهُمُ ٱلْفَـٰسِقُونَ
3:110
Ий сез Мухәммәд г-м өммәте, дөньяга чыгарылган өммәтләрнең иң хәерлесе булдыгыз, Аллаһуга хак ышану илә ышандыгыз, кешеләрне хәерле эшләргә, изге гамәлләргә өнди белү белән өндәдегез һәм бозык, зарарлы эшләрдән тыя белеп тыйдыгыз. "Аллаһ, сахәбәләрне бу аять белән мактады, чөнки аларның ярдәме белән ислам дине куәтләнде һәм бөтен дөньяга таралды". Китабий кәферләр иман китереп, Коръән белән гамәл кылсалар, әлбәттә, алар өчен хәерле булыр иде. Алардан Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәр бар, ләкин аларның күбрәге – фасыйклардыр - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:111
لَن يَضُرُّوكُمْ إِلَّآ أَذًى ۖ وَإِن يُقَـٰتِلُوكُمْ يُوَلُّوكُمُ ٱلْأَدْبَارَ ثُمَّ لَا يُنصَرُونَ
3:111
Ий мөэминнәр! Иманыгыз таза булса, кәферләр сезгә зарар ирештерә алмаслар, мәгәр яман сүзләр белән күңелегезне рәнҗетерләр, әгәр сезнең белән сугышсалар, сезнең гайрәтегездән куркып, артларына качарлар. Аннары аларга ярдәмче булмас. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:112
ضُرِبَتْ عَلَيْهِمُ ٱلذِّلَّةُ أَيْنَ مَا ثُقِفُوٓا۟ إِلَّا بِحَبْلٍ مِّنَ ٱللَّهِ وَحَبْلٍ مِّنَ ٱلنَّاسِ وَبَآءُو بِغَضَبٍ مِّنَ ٱللَّهِ وَضُرِبَتْ عَلَيْهِمُ ٱلْمَسْكَنَةُ ۚ ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ كَانُوا۟ يَكْفُرُونَ بِـَٔايَـٰتِ ٱللَّهِ وَيَقْتُلُونَ ٱلْأَنۢبِيَآءَ بِغَيْرِ حَقٍّ ۚ ذَٰلِكَ بِمَا عَصَوا۟ وَّكَانُوا۟ يَعْتَدُونَ
3:112
Мөселманнар белән кайда гына сугыш кылсалар да, аларга җиңелү хакарәте лязем ителде, мәгәр ислам хөкүмәте астында булсалар, Аллаһуның вә мөэминнәрнең хөкеме белән җәзия түләп имин булырлар. Алар Аллаһуның ачулы каһәрен өсләренә алдылар һәм дә аларга мескенлек лязем ителде. Ягъни җәзия түләүдән куркып, мескенлек сурәттә йөрделәр. Бу җәзалар аларга лязем ителде, Аллаһуның аятьләрен инкяр иткәннәре вә пәйгамбәрләрне хаксыз үтергәннәре өчен. Аллаһуның каһәрендә калулары, Аллаһуга каршып хактан батыл тарафына үтүләре сәбәпледер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:113
۞ لَيْسُوا۟ سَوَآءً ۗ مِّنْ أَهْلِ ٱلْكِتَـٰبِ أُمَّةٌ قَآئِمَةٌ يَتْلُونَ ءَايَـٰتِ ٱللَّهِ ءَانَآءَ ٱلَّيْلِ وَهُمْ يَسْجُدُونَ
3:113
Китабий кәферләрнең иман китереп, мөселман булган өммәте исламны кабул итмәгәннәре кеби булмаслар. Исламны кабул иткән өммәт, хаклыкта таза торганнары хәлдә төннәр буе Аллаһуның аятьләрен укырлар һәм сәҗдә кылырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:114
يُؤْمِنُونَ بِٱللَّهِ وَٱلْيَوْمِ ٱلْـَٔاخِرِ وَيَأْمُرُونَ بِٱلْمَعْرُوفِ وَيَنْهَوْنَ عَنِ ٱلْمُنكَرِ وَيُسَـٰرِعُونَ فِى ٱلْخَيْرَٰتِ وَأُو۟لَـٰٓئِكَ مِنَ ٱلصَّـٰلِحِينَ
3:114
Ул өммәт Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышаналар, кешеләрне яхшылыкка өндиләр, гөнаһлы эшләрдән тыялар һәм үзләре яхшы эшләрне эшләргә һәрвакыт ашыгалар. Әнә шуның өчен алар изге кешеләрдән булдылар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:115
وَمَا يَفْعَلُوا۟ مِنْ خَيْرٍ فَلَن يُكْفَرُوهُ ۗ وَٱللَّهُ عَلِيمٌۢ بِٱلْمُتَّقِينَ
3:115
Аларның кылган изге гамәлләренең әҗере Аллаһ хозурында инкяр ителмәс. Аллаһудан куркып, гөнаһлардан сакланучы тәкъва кешеләрне, әлбәттә, Аллаһ белә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:116
إِنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لَن تُغْنِىَ عَنْهُمْ أَمْوَٰلُهُمْ وَلَآ أَوْلَـٰدُهُم مِّنَ ٱللَّهِ شَيْـًٔا ۖ وَأُو۟لَـٰٓئِكَ أَصْحَـٰبُ ٱلنَّارِ ۚ هُمْ فِيهَا خَـٰلِدُونَ
3:116
Дөреслектә кәферләргә Аллаһ ґәзабыннан котылырга маллары һәм балалары һич файда бирмәс. Алар ут әһелләре, аңда мәңге калырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:117
مَثَلُ مَا يُنفِقُونَ فِى هَـٰذِهِ ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا كَمَثَلِ رِيحٍ فِيهَا صِرٌّ أَصَابَتْ حَرْثَ قَوْمٍ ظَلَمُوٓا۟ أَنفُسَهُمْ فَأَهْلَكَتْهُ ۚ وَمَا ظَلَمَهُمُ ٱللَّهُ وَلَـٰكِنْ أَنفُسَهُمْ يَظْلِمُونَ
3:117
Кәферләрнең дөньяда халык файдасына биргән малларының мисалы салкын җил кебидер: ул салкын җил залим кавемнең игеннәренә иреште һәм игеннәрен һәлак итте. Аллаһ аларга золым итмәде ләкин алар үзләренә золым иттеләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:118
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ لَا تَتَّخِذُوا۟ بِطَانَةً مِّن دُونِكُمْ لَا يَأْلُونَكُمْ خَبَالًا وَدُّوا۟ مَا عَنِتُّمْ قَدْ بَدَتِ ٱلْبَغْضَآءُ مِنْ أَفْوَٰهِهِمْ وَمَا تُخْفِى صُدُورُهُمْ أَكْبَرُ ۚ قَدْ بَيَّنَّا لَكُمُ ٱلْـَٔايَـٰتِ ۖ إِن كُنتُمْ تَعْقِلُونَ
3:118
Ий мөэминнәр! Мөэминнәрдән башка һичбер кавемне дус тотмагыз! Алар сезнең динегезне бозу һәм үзегезне аздыру өчен тырышуларында кимчелек кылмаслар. Алар сезнең гөнаһлы булуыгыз яки Коръән юлыннан чыгуыгыз өчен бик каты тырышалар. Дереклектә авызларыннан хакка каршы әче яки пычырак сүзләр заһир булды, бигерәк тә күңелләрендәге яман ниятләр кабахәтлектә олугърактыр. Ий мөэминнәр дошманнарыгыз хакында аятьләребезне сезгә бәян кылдык шаять аңлап аларның зарарыннан сакланырсыз! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:119
هَـٰٓأَنتُمْ أُو۟لَآءِ تُحِبُّونَهُمْ وَلَا يُحِبُّونَكُمْ وَتُؤْمِنُونَ بِٱلْكِتَـٰبِ كُلِّهِۦ وَإِذَا لَقُوكُمْ قَالُوٓا۟ ءَامَنَّا وَإِذَا خَلَوْا۟ عَضُّوا۟ عَلَيْكُمُ ٱلْأَنَامِلَ مِنَ ٱلْغَيْظِ ۚ قُلْ مُوتُوا۟ بِغَيْظِكُمْ ۗ إِنَّ ٱللَّهَ عَلِيمٌۢ بِذَاتِ ٱلصُّدُورِ
3:119
Ий мөэминнәр сез кәферләрне, бидеґәтче мөшрикләрне ничек сөясез? Бит алар сезне һич тә сөймиләр. Сез китапларның барчасына да ышанасыз, алар кайберләренә генә ышаналар. Алар сезгә очыраганда "без дә ышандык" диләр, әгәр аулак урынга җыелсалар, сезгә хөседләнеп һәм сезгә зарар итә алмауларына ачуланып, бармакларын тешлиләр. Әйт: "Ачуыгыздан шартлап үлегез", – дип. Аллаһ мөэминнәрнең дә, кәферләрнең дә күңелләрендә булган нәрсәне белә. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:120
إِن تَمْسَسْكُمْ حَسَنَةٌ تَسُؤْهُمْ وَإِن تُصِبْكُمْ سَيِّئَةٌ يَفْرَحُوا۟ بِهَا ۖ وَإِن تَصْبِرُوا۟ وَتَتَّقُوا۟ لَا يَضُرُّكُمْ كَيْدُهُمْ شَيْـًٔا ۗ إِنَّ ٱللَّهَ بِمَا يَعْمَلُونَ مُحِيطٌ
3:120
Әгәр сезне эшегездә хәерле уңышлар тотса, сезгә килгән шатлык аларның йөзен каралта, әгәр сезгә кайгы килсә, алар аның өчен шатланалар. Ий мөэминнәр, авырлык килгәндә чыдап сабыр итсәгез һәм Аллаһуга гөнаһлы булудан саклансагыз, динсезләрнең сезгә зарары тимәс. Бит Аллаһ динсезләрнең кылган эшләрен чолгап алучыдыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:121
وَإِذْ غَدَوْتَ مِنْ أَهْلِكَ تُبَوِّئُ ٱلْمُؤْمِنِينَ مَقَـٰعِدَ لِلْقِتَالِ ۗ وَٱللَّهُ سَمِيعٌ عَلِيمٌ
3:121
Ий Мухәммәд г-м, өход сугышы көнендә өй әһелеңнән чыгып мөэминнәрне сугыш урыннарына урынлаштырган вакытында, Аллаһ синең догаңны ишетүче вә кәферләрнең эшен белүчедер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:122
إِذْ هَمَّت طَّآئِفَتَانِ مِنكُمْ أَن تَفْشَلَا وَٱللَّهُ وَلِيُّهُمَا ۗ وَعَلَى ٱللَّهِ فَلْيَتَوَكَّلِ ٱلْمُؤْمِنُونَ
3:122
Сездән ике таифә, сугыштан куркып, кире кайтырга теләделәр, ләкин ул ике таифәнең хуҗасы – Аллаһдыр. Ягъни Аллаһ күңелләренә батырлык салды аннары сугышка катнаштылар. Мөэминнәр һәрвакыт Аллаһуга тәвәккәл итсеннәр, курыкмасыннар! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:123
وَلَقَدْ نَصَرَكُمُ ٱللَّهُ بِبَدْرٍ وَأَنتُمْ أَذِلَّةٌ ۖ فَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ لَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ
3:123
Ий мөэминнәр, дөреслектә Аллаһ сезгә бәдер сугышында ярдәм бирде, сез аз идегез, Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланыгыз һәм нигъмәтләренә шөкер итегез! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:124
إِذْ تَقُولُ لِلْمُؤْمِنِينَ أَلَن يَكْفِيَكُمْ أَن يُمِدَّكُمْ رَبُّكُم بِثَلَـٰثَةِ ءَالَـٰفٍ مِّنَ ٱلْمَلَـٰٓئِكَةِ مُنزَلِينَ
3:124
Мухәммәд г-м мөэминнәргә әйтте: "Раббыгыздан сезгә ярдәм өчен өч мең фәрештәнең иңдерелүе җитмиме?" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:125
بَلَىٰٓ ۚ إِن تَصْبِرُوا۟ وَتَتَّقُوا۟ وَيَأْتُوكُم مِّن فَوْرِهِمْ هَـٰذَا يُمْدِدْكُمْ رَبُّكُم بِخَمْسَةِ ءَالَـٰفٍ مِّنَ ٱلْمَلَـٰٓئِكَةِ مُسَوِّمِينَ
3:125
Бәлки өч мең фәрештә җитәдер, әгәр авырлыкка чыдасагыз һәм сугышта чиктән үтүдән саклансагыз, Раббыгыз сезгә биш мең фәрештә белән ярдәм бирер, ул фәрештәләр ак маңгайлы атларга атланган булырлар, башларында ак чалмадыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:126
وَمَا جَعَلَهُ ٱللَّهُ إِلَّا بُشْرَىٰ لَكُمْ وَلِتَطْمَئِنَّ قُلُوبُكُم بِهِۦ ۗ وَمَا ٱلنَّصْرُ إِلَّا مِنْ عِندِ ٱللَّهِ ٱلْعَزِيزِ ٱلْحَكِيمِ
3:126
Бу эшне Аллаһ эшләмәде, мәгәр сезгә шатлык булсын өчен һәм фәрештәләрнең иңүеннән күңелләрегез карарланып куәт тапсын өчен эшләде. Бер нинди заттан ярдәм юк, мәгәр кодрәт вә хикмәт иясе Аллаһудан гынадыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:127
لِيَقْطَعَ طَرَفًا مِّنَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوٓا۟ أَوْ يَكْبِتَهُمْ فَيَنقَلِبُوا۟ خَآئِبِينَ
3:127
Аллаһ фәрештәләр белән ярдәм кылды, кәферләрдән бер җәмәгатькә җәза бирмәк өчен яки җиңелсеннәр өчен, әгәр җиңелсәләр, хәсрәт белән кайтырлар. "Бәдер сугышында мөшрикләрнең җитмеш батыры үтерелде, җитмеше әсиргә алынды". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:128
لَيْسَ لَكَ مِنَ ٱلْأَمْرِ شَىْءٌ أَوْ يَتُوبَ عَلَيْهِمْ أَوْ يُعَذِّبَهُمْ فَإِنَّهُمْ ظَـٰلِمُونَ
3:128
Ий Мухәммәд г-м, һичбер эштә сиңа ихтыяр юктыр. Өход сугышыннан соң сахәбәләр: "Йә расүлүллаһ Аллаһудан сора, кәферләрне һәлак итсен", – диделәр. Ләкин Аллаһ бу эштән тыйды. Бәлки тәүбә итәрләр дә Аллаһ аларны гафу итәр, тәүбә итмәсәләр Аллаһ аларны ґәзаб кылыр чөнки алар залимнәрдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:129
وَلِلَّهِ مَا فِى ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَمَا فِى ٱلْأَرْضِ ۚ يَغْفِرُ لِمَن يَشَآءُ وَيُعَذِّبُ مَن يَشَآءُ ۚ وَٱللَّهُ غَفُورٌ رَّحِيمٌ
3:129
Җирдә вә күкләрдә булган һәрнәрсә Аллаһу тәгаләнеке. Аллаһ теләгән бәндәсен ярлыкар вә теләгән бәндәсен гөнаһлары өчен ґәзаб кылыр. Ләкин тәүбә вә итагать белән Аллаһуга кайтучыга Ул ярлыкаучы һәм рәхимле. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:130
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ لَا تَأْكُلُوا۟ ٱلرِّبَوٰٓا۟ أَضْعَـٰفًا مُّضَـٰعَفَةً ۖ وَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ لَعَلَّكُمْ تُفْلِحُونَ
3:130
Ий мөэминнәр, риба ашамагыз, ягъни бурычка биреп торган өчен арттырып алмагыз, катлап-катлап хәрам ашамагыз! Аллаһуның сүзләрен, хөкемнәрен игътибарсыз калдырудан сакланыгыз, шаять ґәзабтан котылып, өстенлек табарсыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:131
وَٱتَّقُوا۟ ٱلنَّارَ ٱلَّتِىٓ أُعِدَّتْ لِلْكَـٰفِرِينَ
3:131
Аллаһуга вә расүлгә итагать итегез, шаять Аллаһудан рәхмәт кылынырсыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:132
وَأَطِيعُوا۟ ٱللَّهَ وَٱلرَّسُولَ لَعَلَّكُمْ تُرْحَمُونَ
3:132
Дәхи тәүбә итеп төзәлегез вә изге гамәлләр кылу белән - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:133
۞ وَسَارِعُوٓا۟ إِلَىٰ مَغْفِرَةٍ مِّن رَّبِّكُمْ وَجَنَّةٍ عَرْضُهَا ٱلسَّمَـٰوَٰتُ وَٱلْأَرْضُ أُعِدَّتْ لِلْمُتَّقِينَ
3:133
Раббыгызның ярлыкавына һәм җир, күкләр киңлегендә булган җәннәтләр тарафына ашыгыгыз! Ул җәннәтләр шәригать хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъва мөэминнәргә хәзерләнде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:134
ٱلَّذِينَ يُنفِقُونَ فِى ٱلسَّرَّآءِ وَٱلضَّرَّآءِ وَٱلْكَـٰظِمِينَ ٱلْغَيْظَ وَٱلْعَافِينَ عَنِ ٱلنَّاسِ ۗ وَٱللَّهُ يُحِبُّ ٱلْمُحْسِنِينَ
3:134
Ул мөэминнәр бай чакларыңда да, ярлы чакларында да Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирәләр, ачулары килгәндә ачуны йоталар, ґәепле кешеләр гафу сораганда гафу итәләр. Яхшылык кылучы әнә шундый мөэминнәрне Аллаһ сөядер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:135
وَٱلَّذِينَ إِذَا فَعَلُوا۟ فَـٰحِشَةً أَوْ ظَلَمُوٓا۟ أَنفُسَهُمْ ذَكَرُوا۟ ٱللَّهَ فَٱسْتَغْفَرُوا۟ لِذُنُوبِهِمْ وَمَن يَغْفِرُ ٱلذُّنُوبَ إِلَّا ٱللَّهُ وَلَمْ يُصِرُّوا۟ عَلَىٰ مَا فَعَلُوا۟ وَهُمْ يَعْلَمُونَ
3:135
Фәхеш эшләрне эшләүчеләр яки Аллаһ хөкемнәрен бозып үзләренә золым итсәләр, аннары тәүбә итеп, төзәлеп ярлыкауны сорап Аллаһуны күп зәкер итсәләр, аларны Аллаһ ярлыкар. Кем ярлыкар гөнаһларны? Һичкем түгел, мәгәр Аллаһ үзе генә ярлыкаучы. Ул тәүбә итүчеләр әүвәлдә эшләгән гөнаһлы эшләрне инде эшләмәделәр, чөнки алар нәрсәдән тәүбә иткән булсалар, аны эшләргә ярамаганлыкны беләләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:136
أُو۟لَـٰٓئِكَ جَزَآؤُهُم مَّغْفِرَةٌ مِّن رَّبِّهِمْ وَجَنَّـٰتٌ تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَـٰرُ خَـٰلِدِينَ فِيهَا ۚ وَنِعْمَ أَجْرُ ٱلْعَـٰمِلِينَ
3:136
Бу тәүбә итүчеләрнең җәзасы, Раббылары тарафыннан гафу ителмәк һәм җимеш агачлары астыннан елгалар ага торган җәннәтләр. Изге гамәл кылучыларның җәзасы нинди хуш нигъмәтләрдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:137
قَدْ خَلَتْ مِن قَبْلِكُمْ سُنَنٌ فَسِيرُوا۟ فِى ٱلْأَرْضِ فَٱنظُرُوا۟ كَيْفَ كَانَ عَـٰقِبَةُ ٱلْمُكَذِّبِينَ
3:137
Дөреслектә сездән алдагы кешеләргә дә Аллаһ ислам динен генә өйрәткән иде. Аллаһуга итагать иткән кешеләр хак диндә вә туры юлда булдылар. Әмма нәфескә яки шайтанга ияргән кешеләр төрле фиркаләргә бүленеп адашу юлында булдылар. Ничек кенә яшәсәләр дә алар дөньядан үтеп киттеләр. Җир өстендә йөрегез һәм карагыз, ялганчыларның хәле ничек булды? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:138
هَـٰذَا بَيَانٌ لِّلنَّاسِ وَهُدًى وَمَوْعِظَةٌ لِّلْمُتَّقِينَ
3:138
Бу Коръәннең һәрнәрсәдән хәбәр биреше, кешеләр өчен ачык аңлатма вә туры юлга һидәят һәм тәкъва кешеләргә чын вәгазьдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:139
وَلَا تَهِنُوا۟ وَلَا تَحْزَنُوا۟ وَأَنتُمُ ٱلْأَعْلَوْنَ إِن كُنتُم مُّؤْمِنِينَ
3:139
Өход сугышында мөселманнар җиңелгәч бу аять иңде. Ий мөэминнәр! Дошманнарыгыздан курыкмагыз, загыйфьләнмәгез, өход сугышыңда зарар күргәнегез өчен хәсрәтләнмәгез, киләчәктә, әлбәттә, сез өстен булачаксыз, әгәр Аллаһ сүзенә ышанучылардан булсагыз! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:140
إِن يَمْسَسْكُمْ قَرْحٌ فَقَدْ مَسَّ ٱلْقَوْمَ قَرْحٌ مِّثْلُهُۥ ۚ وَتِلْكَ ٱلْأَيَّامُ نُدَاوِلُهَا بَيْنَ ٱلنَّاسِ وَلِيَعْلَمَ ٱللَّهُ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَيَتَّخِذَ مِنكُمْ شُهَدَآءَ ۗ وَٱللَّهُ لَا يُحِبُّ ٱلظَّـٰلِمِينَ
3:140
Ий мөэминнәр, сезгә өход сугышында җәрәхәтләр ирешкән булса, кәферләргә дә бәдер сугышында җәрәхәтләр иреште сезгә ирешкән хәтле. Дөнья көннәрен әнә шулай әйләндерәбез бер көнне сезнең файдагызга, икенче көнне кәферләр файдасына. Аллаһ өход көнен сезнең зарарыгызга кылды, чын мөэминнәрне күрсәтмәк өчен, мөселманнар шунда сыналдылар, монафикълар качтылар һәм чын мөселманнар Аллаһ юлында шәһид булсыннар өчен шулай кылды. Аллаһ, әлбәттә, залимнәрне сөйми. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:141
وَلِيُمَحِّصَ ٱللَّهُ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَيَمْحَقَ ٱلْكَـٰفِرِينَ
3:141
Аллаһ бу көнне шулай кылды мөэминнәрне гафу итеп, кәферләрне һәлак итәр өчен. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:142
أَمْ حَسِبْتُمْ أَن تَدْخُلُوا۟ ٱلْجَنَّةَ وَلَمَّا يَعْلَمِ ٱللَّهُ ٱلَّذِينَ جَـٰهَدُوا۟ مِنكُمْ وَيَعْلَمَ ٱلصَّـٰبِرِينَ
3:142
Ий мөэминнәр, җиңел генә җәннәткә керергә исәплисезме? Сезләрдән ислам динен куәтләр өчен кәферләр белән сугышкан һәм сугыш юлында төрле авырлыкларны күтәргән хак мөэминнәрне әллә Аллаһ белми дип уйлыйсызмы? - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:143
وَلَقَدْ كُنتُمْ تَمَنَّوْنَ ٱلْمَوْتَ مِن قَبْلِ أَن تَلْقَوْهُ فَقَدْ رَأَيْتُمُوهُ وَأَنتُمْ تَنظُرُونَ
3:143
Дөреслектә өход сугышыннан элек Аллаһ юлында шәһид булуны теләдегез, менә инде үзегез теләгән үлемне күзегез белән күрдегез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:144
وَمَا مُحَمَّدٌ إِلَّا رَسُولٌ قَدْ خَلَتْ مِن قَبْلِهِ ٱلرُّسُلُ ۚ أَفَإِي۟ن مَّاتَ أَوْ قُتِلَ ٱنقَلَبْتُمْ عَلَىٰٓ أَعْقَـٰبِكُمْ ۚ وَمَن يَنقَلِبْ عَلَىٰ عَقِبَيْهِ فَلَن يَضُرَّ ٱللَّهَ شَيْـًٔا ۗ وَسَيَجْزِى ٱللَّهُ ٱلشَّـٰكِرِينَ
3:144
Мухәммәд һичкем түгел, мәгәр Аллаһуның хак рәсүледер. Әлбәттә, аңардан әүвәл күп рәсүлләр килеп киттеләр. Әгәр Мухәммәд г-м үлсә яки үтерелсә, сез сахәбәләр хак динне ташлап, әүвәлге батыл динегезгә кайтырсызмы? Бер мөэмин ислам динен ташлап әүвәлге батыл диненә кайтса, Аллаһуга зарар кыла алмас, мәгәр үзенә зарар кылыр, һәлак булыр. Ислам динендә булганы өчен шөкер итеп, Аллаһ юлында сугыш кылучыга Аллаһ бик тиз җәннәт нигъмәтләре белән хакын түләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:145
وَمَا كَانَ لِنَفْسٍ أَن تَمُوتَ إِلَّا بِإِذْنِ ٱللَّهِ كِتَـٰبًا مُّؤَجَّلًا ۗ وَمَن يُرِدْ ثَوَابَ ٱلدُّنْيَا نُؤْتِهِۦ مِنْهَا وَمَن يُرِدْ ثَوَابَ ٱلْـَٔاخِرَةِ نُؤْتِهِۦ مِنْهَا ۚ وَسَنَجْزِى ٱلشَّـٰكِرِينَ
3:145
Бернинди зат та Аллаһ тәгаен иткән вакыттан башка вакытта үлмәс, мәгәр һәркем Аллаһ билгеләгән сәгатьтә үләр. Бер мөселман дин белән яки бидеґәт гамәлләр белән дөнья малын кәсеб итсә, бирербез аңа дөнья малын әмма ахирәттә аңа һичнәрсә булмас. Бер мөселман дөрес гамәле белән ахирәтне кәсеб итсә, аңа бирербез ахирәттә җәннәт нигъмәтләрен исламга шөкер итеп Аллаһуга итагать иткән мөэминнәрне бик тиз җәннәт нигъмәтләре белән нигьмәтләндерербез. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:146
وَكَأَيِّن مِّن نَّبِىٍّ قَـٰتَلَ مَعَهُۥ رِبِّيُّونَ كَثِيرٌ فَمَا وَهَنُوا۟ لِمَآ أَصَابَهُمْ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ وَمَا ضَعُفُوا۟ وَمَا ٱسْتَكَانُوا۟ ۗ وَٱللَّهُ يُحِبُّ ٱلصَّـٰبِرِينَ
3:146
Пәйгамбәр белән бергә Аллаһуга бирелгән күпме мөэминнәр сугышларга чыктылар. Алар сугышларның катылыгыннан ирешкән авырлыктан курыкмадылар, дошманның гаскәре күплегеннән зәгыйфьләнмәделәр вә гаҗизлек тә, мескенлек тә күрсәтмәделәр, бәлки гайрәт белән сугыштылар. Гайрәт белән сугышучыларны вә авырлыкны күтәрүче сабырларны Аллаһ сөяр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:147
وَمَا كَانَ قَوْلَهُمْ إِلَّآ أَن قَالُوا۟ رَبَّنَا ٱغْفِرْ لَنَا ذُنُوبَنَا وَإِسْرَافَنَا فِىٓ أَمْرِنَا وَثَبِّتْ أَقْدَامَنَا وَٱنصُرْنَا عَلَى ٱلْقَوْمِ ٱلْكَـٰفِرِينَ
3:147
Пәйгамбәрләргә ияреп сугыш кылган мөэминнәрнең сүзләре: "Ий Раббыбыз, гөнаһларыбызны һәм эшләребездә чиктән үтүләребезне ярлыка, сугыш сафларында аякларыбызны таза кыл һәм кәферләрне җиңәргә безгә ярдәм бир!" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:148
فَـَٔاتَىٰهُمُ ٱللَّهُ ثَوَابَ ٱلدُّنْيَا وَحُسْنَ ثَوَابِ ٱلْـَٔاخِرَةِ ۗ وَٱللَّهُ يُحِبُّ ٱلْمُحْسِنِينَ
3:148
Аллаһ аларга дөнья нигъмәтләрен бирде һәм ахирәтнең мәңгелек яхшы нигъмәтләрен дә бирде. Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучы мөэминнәрне Аллаһ, әлбәттә, сөя. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:149
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ إِن تُطِيعُوا۟ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ يَرُدُّوكُمْ عَلَىٰٓ أَعْقَـٰبِكُمْ فَتَنقَلِبُوا۟ خَـٰسِرِينَ
3:149
Ий мөэминнәр, әгәр кәферләргә һәм монафикъларга итагать итсәгез, яки алар белән дус булсагыз, ул вакытта алар сезне иманыгыздан чыгарып, көферлеккә кайтарырлар. Хәсрәтләнүчеләрдән булырсыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:150
بَلِ ٱللَّهُ مَوْلَىٰكُمْ ۖ وَهُوَ خَيْرُ ٱلنَّـٰصِرِينَ
3:150
Бәлки дөньяда һәм ахирәттә ярдәм бирүче хуҗагыз Аллаһ үзе генәдер. Аңа гына итагать итеп, Аннан гына ярдәм сорагыз! Аллаһ ярдәмчеләрнең иң хәерлесе. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:151
سَنُلْقِى فِى قُلُوبِ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ ٱلرُّعْبَ بِمَآ أَشْرَكُوا۟ بِٱللَّهِ مَا لَمْ يُنَزِّلْ بِهِۦ سُلْطَـٰنًا ۖ وَمَأْوَىٰهُمُ ٱلنَّارُ ۚ وَبِئْسَ مَثْوَى ٱلظَّـٰلِمِينَ
3:151
Кәферләрнең күңеленә бик тиз курку салырбыз. (Өход сугышында мөшрикләр җиңсәләр дә, Аллаһ күңелләренә курку салгач, сугышны туктатып Мәккәгә кайтып киттеләр), Аллаһуга мәхлукны тиң кылуның дөреслегенә Аллаһудан дәлил иңдерелмәгән көйгә Аллаһуга мәхлукны тиң кылганнары өчен Аллаһ күңелләренә курку салды. Аларның кайтачак урыннары җәһәннәм утыдыр. Нинди кабахәт залимнәрнең кайтачак урыннары. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:152
وَلَقَدْ صَدَقَكُمُ ٱللَّهُ وَعْدَهُۥٓ إِذْ تَحُسُّونَهُم بِإِذْنِهِۦ ۖ حَتَّىٰٓ إِذَا فَشِلْتُمْ وَتَنَـٰزَعْتُمْ فِى ٱلْأَمْرِ وَعَصَيْتُم مِّنۢ بَعْدِ مَآ أَرَىٰكُم مَّا تُحِبُّونَ ۚ مِنكُم مَّن يُرِيدُ ٱلدُّنْيَا وَمِنكُم مَّن يُرِيدُ ٱلْـَٔاخِرَةَ ۚ ثُمَّ صَرَفَكُمْ عَنْهُمْ لِيَبْتَلِيَكُمْ ۖ وَلَقَدْ عَفَا عَنكُمْ ۗ وَٱللَّهُ ذُو فَضْلٍ عَلَى ٱلْمُؤْمِنِينَ
3:152
Дөреслектә Аллаһ сезгә биргән вәгъдәсендә торды. Өход сугышында башта мөшрикләрне үтердегез һәм куркытып качырдыгыз. Сез ике тау арасына саклык өчен пәйгамбәр тарафыннан куелган мөэминнәр, үзегез сөя торган мөшрикләрнең җиңелүен күргәч, урыныгыздан китү-китмәү хакында низагълаштыгыз һәм күбрәгегез пәйгамбәрнең рөхсәтеннән башка урыннарыгызны ташлап китеп, гөнаһлы булдыгыз, шул арада ике тау арасыннан мөшрикләрнең атлы гаскәре артыгыздан төште һәм куркып качкан мөшрикләр дә кире борылып килделәр. Сез ике арада кысылып калдыгыз, хәтта куркуга төштегез. Сездән өход сугышына табыш малын алыр өчен баручылар бар һәм ахирәтне өмет итеп Аллаһ ризалыгы өчен генә баручылар да бар. Пәйгамбәргә хыянәтле булганыгыздан соң мөшрикләрне җиңүдән сезне дүндерде, ягъни сезгә ярдәм бирмәде һәм тәкъва мөэминнәрне ачыклап күрсәтте. Барыгызны да сынар өчен Аллаһ шулай эшләде. Дөреслектә Аллаһ мөэминнәргә рәхмәт иясе. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:153
۞ إِذْ تُصْعِدُونَ وَلَا تَلْوُۥنَ عَلَىٰٓ أَحَدٍ وَٱلرَّسُولُ يَدْعُوكُمْ فِىٓ أُخْرَىٰكُمْ فَأَثَـٰبَكُمْ غَمًّۢا بِغَمٍّ لِّكَيْلَا تَحْزَنُوا۟ عَلَىٰ مَا فَاتَكُمْ وَلَا مَآ أَصَـٰبَكُمْ ۗ وَٱللَّهُ خَبِيرٌۢ بِمَا تَعْمَلُونَ
3:153
Өход сугышында мөшрикләр җиңә башлагач, һичкемгә илтифат итмичә, пәйгамбәрне ташлап тауга качасыз, пәйгамбәр минем яныма җыелыгыз дип кычкырадыр, ә сез үлемнән куркып, һаман качасыз шуның өчен Аллаһ сезгә кайгы өстенә кайгы бирде. Беренче кайгы – тау арасын ташлап китүләре, икенче кайгы – сугыш каты барганда тауга качуларыдыр. Чөнки бу ике кайгы өчен соңыннан бик каты кайгырдылар. Бу ике кайгы сәбәпле сугышта җиңелүегез һәм табыш малын кулга төшерә алмавыгыз өчен, шулай ук шәһид булган яки яраланган кардәшләрегез өчен артык кайгырмавыгыз өчен Аллаһ шулай кылды. Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:154
ثُمَّ أَنزَلَ عَلَيْكُم مِّنۢ بَعْدِ ٱلْغَمِّ أَمَنَةً نُّعَاسًا يَغْشَىٰ طَآئِفَةً مِّنكُمْ ۖ وَطَآئِفَةٌ قَدْ أَهَمَّتْهُمْ أَنفُسُهُمْ يَظُنُّونَ بِٱللَّهِ غَيْرَ ٱلْحَقِّ ظَنَّ ٱلْجَـٰهِلِيَّةِ ۖ يَقُولُونَ هَل لَّنَا مِنَ ٱلْأَمْرِ مِن شَىْءٍ ۗ قُلْ إِنَّ ٱلْأَمْرَ كُلَّهُۥ لِلَّهِ ۗ يُخْفُونَ فِىٓ أَنفُسِهِم مَّا لَا يُبْدُونَ لَكَ ۖ يَقُولُونَ لَوْ كَانَ لَنَا مِنَ ٱلْأَمْرِ شَىْءٌ مَّا قُتِلْنَا هَـٰهُنَا ۗ قُل لَّوْ كُنتُمْ فِى بُيُوتِكُمْ لَبَرَزَ ٱلَّذِينَ كُتِبَ عَلَيْهِمُ ٱلْقَتْلُ إِلَىٰ مَضَاجِعِهِمْ ۖ وَلِيَبْتَلِىَ ٱللَّهُ مَا فِى صُدُورِكُمْ وَلِيُمَحِّصَ مَا فِى قُلُوبِكُمْ ۗ وَٱللَّهُ عَلِيمٌۢ بِذَاتِ ٱلصُّدُورِ
3:154
Өход кайгысыннан соң Аллаһ сезгә тыныч булган йокыны иңдерде, ул йокы Сезләрдән ихлас мөэминнәргә галиб булыр, алар тынычланып йокларлар, йокыдан соң кайгылары бетәр, куәтләре артыр, ул йокы Сезләрдән тәкъва таифәгә ирешер. Икенче таифә үзләрен хәсрәткә салды, Аллаһуга хаксыз наданлык занын кылу белән. Алар сугыш эшләреннән безгә ярдәм яки мал бармы диләр. Әйт: "Ярдәм вә мал, һәммәсе Аллаһ кулындадыр". Янә алар сиңа белдермәгән яман уйларын күңелләрендә саклыйлар, сугыш эшләрендә Аллаһудан безгә ярдәм булган булса, бу урында, әлбәттә, үтерелмәгән булыр идек диләр. Әйт: "Гәрчә өйләрегездә булсагыз да үлем белән тәкъдир ителгән кешеләр, әлбәттә, үтәчәк урыннарына чыгар иделәр". Аллаһ бу эшләрне кылды, күкрәк эчегездә булган начар уйларыгызны ачар өчен, һәм күңелләрегездәге наданлык занын ачып сезне гафу итәр өчен. Бит Аллаһ күкрәкләр эчендә булган уйларны белүче. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:155
إِنَّ ٱلَّذِينَ تَوَلَّوْا۟ مِنكُمْ يَوْمَ ٱلْتَقَى ٱلْجَمْعَانِ إِنَّمَا ٱسْتَزَلَّهُمُ ٱلشَّيْطَـٰنُ بِبَعْضِ مَا كَسَبُوا۟ ۖ وَلَقَدْ عَفَا ٱللَّهُ عَنْهُمْ ۗ إِنَّ ٱللَّهَ غَفُورٌ حَلِيمٌ
3:155
Мөселманнар вә мөшрикләр ґәскәре сугышыр өчен бер-берсенә каршы килгән заманда, сезләрдән артларына борылып китүче бер таифә мөселманнарның хата эшләре сәбәпле, шайтан аларны абындырды. Тәүбә истигъфарлары соңында Аллаһ аларны гафу итте. Аллаһ, әлбәттә, ярлыкаучы һәм миһербанлы. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:156
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ لَا تَكُونُوا۟ كَٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ وَقَالُوا۟ لِإِخْوَٰنِهِمْ إِذَا ضَرَبُوا۟ فِى ٱلْأَرْضِ أَوْ كَانُوا۟ غُزًّى لَّوْ كَانُوا۟ عِندَنَا مَا مَاتُوا۟ وَمَا قُتِلُوا۟ لِيَجْعَلَ ٱللَّهُ ذَٰلِكَ حَسْرَةً فِى قُلُوبِهِمْ ۗ وَٱللَّهُ يُحْىِۦ وَيُمِيتُ ۗ وَٱللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ بَصِيرٌ
3:156
Ий мөэминнәр, кәферләр кеби булмагыз, аларның монафикъ дуслары, сәүдә белән юлда йөргәндә яки сугышта үлүчеләре булса, өйдә торган дуслары әйтер: "Әгәр алар безнең белән бергә өйдә торсалар, үлмәс вә үтерелмәс иделәр", – дип. Ул монафикъларның күңеленә хәсрәт булсын өчен Аллаһ кәферләрдән шул сүзләрне әйттерде. Аллаһ тергезә һәм үтерә, Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүче. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:157
وَلَئِن قُتِلْتُمْ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ أَوْ مُتُّمْ لَمَغْفِرَةٌ مِّنَ ٱللَّهِ وَرَحْمَةٌ خَيْرٌ مِّمَّا يَجْمَعُونَ
3:157
Әгәр Аллаһ юлында үтерелсәгез яки үлсәгез, Аллаһ тарафыннан гафу ителү һәм рәхмәт кылыну әлбәттә хәерледер сезнең җыйган дөнья малыгыздан. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:158
وَلَئِن مُّتُّمْ أَوْ قُتِلْتُمْ لَإِلَى ٱللَّهِ تُحْشَرُونَ
3:158
Әгәр үлсәгез яки үтерелсәгез дә кубарылып Аллаһуга барырсыз. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:159
فَبِمَا رَحْمَةٍ مِّنَ ٱللَّهِ لِنتَ لَهُمْ ۖ وَلَوْ كُنتَ فَظًّا غَلِيظَ ٱلْقَلْبِ لَٱنفَضُّوا۟ مِنْ حَوْلِكَ ۖ فَٱعْفُ عَنْهُمْ وَٱسْتَغْفِرْ لَهُمْ وَشَاوِرْهُمْ فِى ٱلْأَمْرِ ۖ فَإِذَا عَزَمْتَ فَتَوَكَّلْ عَلَى ٱللَّهِ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ يُحِبُّ ٱلْمُتَوَكِّلِينَ
3:159
Ий Мухәммәд г-м, Аллаһуның рәхмәте белән өммәтеңә шәфкатьле булдың, әгәр каты күңелле булсаң, әлбәттә, синең тирәңнән качар иделәр. Сахәбәләрнең хата эшләрен гафу ит һәм алар өчен Аллаһудан ярлыкауны сора һәм дә зур эш булганда алар белән киңәш ит! Әгәр бер хәерле эшне ниятләсәң, Аллаһуга тәвәккәл итеп ниятләгән эшеңне эшлә, киңәшкә алданып буш калма! Аллаһ, әлбәттә, үзенә тәвәккәл итүчеләрне сөядер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:160
إِن يَنصُرْكُمُ ٱللَّهُ فَلَا غَالِبَ لَكُمْ ۖ وَإِن يَخْذُلْكُمْ فَمَن ذَا ٱلَّذِى يَنصُرُكُم مِّنۢ بَعْدِهِۦ ۗ وَعَلَى ٱللَّهِ فَلْيَتَوَكَّلِ ٱلْمُؤْمِنُونَ
3:160
Әгәр Аллаһ сезгә ярдәм итсә, сезне җиңүче булмас. Әгәр ярдәм бирмәсә, җиңелүчеләрдән кылса, шуннан соң сезгә кем ярдәм бирер? Шулай булгач, мөэминнәр Аллаһуга тәвәккәл кылсыннар! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:161
وَمَا كَانَ لِنَبِىٍّ أَن يَغُلَّ ۚ وَمَن يَغْلُلْ يَأْتِ بِمَا غَلَّ يَوْمَ ٱلْقِيَـٰمَةِ ۚ ثُمَّ تُوَفَّىٰ كُلُّ نَفْسٍ مَّا كَسَبَتْ وَهُمْ لَا يُظْلَمُونَ
3:161
Табыш малына хыянәт итмәк пәйгамбәргә һич дөрес булмас. "Өход сугышында сахәбәләр, табыш малын үзебез барып алмасак, пәйгамбәр бирмәс", – дип зан кылдылар. Бер кеше табыш малына хыянәт итсә, кыямәт көнендә шул малын күтәреп Аллаһу хозурына килер. Аннары һәрбер кеше кылган эше буенча тиешле җәзаны алыр, тиешсез җәза белән золым ителмәсләр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:162
أَفَمَنِ ٱتَّبَعَ رِضْوَٰنَ ٱللَّهِ كَمَنۢ بَآءَ بِسَخَطٍ مِّنَ ٱللَّهِ وَمَأْوَىٰهُ جَهَنَّمُ ۚ وَبِئْسَ ٱلْمَصِيرُ
3:162
Әйә берәү Коръән юлы белән Аллаһ ризасына иярсә, ул кеше Коръән хөкемнәрен бозып Аллаһуның ачуын кәсеп иткән кеше белән бертигез булырмы? Аллаһуның ачуын кәсеп иткән кешеләрнең урыны җәһәннәм, ул җәһәннәм нинди яман урындыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:163
هُمْ دَرَجَـٰتٌ عِندَ ٱللَّهِ ۗ وَٱللَّهُ بَصِيرٌۢ بِمَا يَعْمَلُونَ
3:163
Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнәргә Аллаһу хозурында бөек дәрәҗәләр бар. Аллаһ мөэминнәрнең кылган эшен күрәдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:164
لَقَدْ مَنَّ ٱللَّهُ عَلَى ٱلْمُؤْمِنِينَ إِذْ بَعَثَ فِيهِمْ رَسُولًا مِّنْ أَنفُسِهِمْ يَتْلُوا۟ عَلَيْهِمْ ءَايَـٰتِهِۦ وَيُزَكِّيهِمْ وَيُعَلِّمُهُمُ ٱلْكِتَـٰبَ وَٱلْحِكْمَةَ وَإِن كَانُوا۟ مِن قَبْلُ لَفِى ضَلَـٰلٍ مُّبِينٍ
3:164
Аллаһ мөэминнәргә үзләреннән пәйгамбәр күндереп зур нигъмәтләр бирде, пәйгамбәр мөэминнәргә Аллаһуның аятьләрен укыр, аларны мөшриклектән, бидеґәт гамәлләрдән вә башка нәҗесләрдән пакълар, дәхи Коръәнне һәм шәригать хөкемнәрен өйрәтер гәрчә алар Коръән иңмәс борын ачык адашуда булсалар да. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:165
أَوَلَمَّآ أَصَـٰبَتْكُم مُّصِيبَةٌ قَدْ أَصَبْتُم مِّثْلَيْهَا قُلْتُمْ أَنَّىٰ هَـٰذَا ۖ قُلْ هُوَ مِنْ عِندِ أَنفُسِكُمْ ۗ إِنَّ ٱللَّهَ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرٌ
3:165
Әйә сезгә өход көнендә кайгы ирешкән булса, сез мөшрикләргә бәдер сугышында үзегезгә ирешкән кайгының ике өлешен ирештердегез түгелме? Бу кайгы безгә ни өчен иреште дисез, син аларга: "Бу кайгы үзегездән булды", – диген. Чөнки алар пәйгамбәр әмеренә хыйлафлык кылдылар. Әлбәттә, Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитәдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:166
وَمَآ أَصَـٰبَكُمْ يَوْمَ ٱلْتَقَى ٱلْجَمْعَانِ فَبِإِذْنِ ٱللَّهِ وَلِيَعْلَمَ ٱلْمُؤْمِنِينَ
3:166
Ике гаскәр сугышыр өчен бер-берсенә юлыккан көндә сезгә ирешкән кайгы Аллаһ теләге белән булды. Чын мөэминнәрне белдерер өчен шулай кылды. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:167
وَلِيَعْلَمَ ٱلَّذِينَ نَافَقُوا۟ ۚ وَقِيلَ لَهُمْ تَعَالَوْا۟ قَـٰتِلُوا۟ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ أَوِ ٱدْفَعُوا۟ ۖ قَالُوا۟ لَوْ نَعْلَمُ قِتَالًا لَّٱتَّبَعْنَـٰكُمْ ۗ هُمْ لِلْكُفْرِ يَوْمَئِذٍ أَقْرَبُ مِنْهُمْ لِلْإِيمَـٰنِ ۚ يَقُولُونَ بِأَفْوَٰهِهِم مَّا لَيْسَ فِى قُلُوبِهِمْ ۗ وَٱللَّهُ أَعْلَمُ بِمَا يَكْتُمُونَ
3:167
Янә монафикъларны мөселманнарга белдерү өчен шулай кылды. Аларга әйтелде: "Килегез, Аллаһ юлында сугышыгыз яки үзегезне яклап сугышыгыз", – дип. Монафикълар әгәр сугышның барлыгын белсәк, әлбәттә, сезгә ияреп сугышка чыгарбыз диләр, ләкин сугышның барын белгән көндә алар иман ягына караганда көферлек ягына якынырак иделәр. Шулай итеп алар күңелләрендә булмаган нәрсәне телләре белән сөйлиләр. Аларның күңелләрендә булган нәрсәне Аллаһ, әлбәттә, белүче. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:168
ٱلَّذِينَ قَالُوا۟ لِإِخْوَٰنِهِمْ وَقَعَدُوا۟ لَوْ أَطَاعُونَا مَا قُتِلُوا۟ ۗ قُلْ فَٱدْرَءُوا۟ عَنْ أَنفُسِكُمُ ٱلْمَوْتَ إِن كُنتُمْ صَـٰدِقِينَ
3:168
Сугышка чыкмыйча өйдә калган монафикълар, сугышка чыккан кардәшләренә карата: "Әгәр алар безгә ияреп өйдә калган булсалар, әлбәттә, үтерелмәсләр иде", – диләр. Син әйт: "Әгәр үлем сезнең ихтыярда булса, үзегезгә килә торган үлемгә каршы торыгыз, хакны сөйләүчеләрдән булсагыз!" - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:169
وَلَا تَحْسَبَنَّ ٱلَّذِينَ قُتِلُوا۟ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ أَمْوَٰتًۢا ۚ بَلْ أَحْيَآءٌ عِندَ رَبِّهِمْ يُرْزَقُونَ
3:169
Аллаһ юлында шәһид булган мөэминнәрне, үлекләр дип һич тә хисаб итмә! Бәлки алар терекләр һәм Раббылары хозурында ризыкланалар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:170
فَرِحِينَ بِمَآ ءَاتَىٰهُمُ ٱللَّهُ مِن فَضْلِهِۦ وَيَسْتَبْشِرُونَ بِٱلَّذِينَ لَمْ يَلْحَقُوا۟ بِهِم مِّنْ خَلْفِهِمْ أَلَّا خَوْفٌ عَلَيْهِمْ وَلَا هُمْ يَحْزَنُونَ
3:170
Аллаһ рәхмәт итеп биргән нигъмәтләр өчен аларның рухлары шатланучыдыр, һәм Аллаһ юлыңда бергә сугышып та үлми калган дин кардәшләренең дә рухлары алар янына кайтып җәннәттә бергә булачакларын Аллаһ аларга белдергәч, алар өчен дә шатланырлар, үзләренә дә вә үзләреннән соң яннарына барачак дин кардәшләренә дә курку һәм хәсрәт юклыгын белеп, янә шатланырлар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:171
۞ يَسْتَبْشِرُونَ بِنِعْمَةٍ مِّنَ ٱللَّهِ وَفَضْلٍ وَأَنَّ ٱللَّهَ لَا يُضِيعُ أَجْرَ ٱلْمُؤْمِنِينَ
3:171
Аллаһуның рәхмәтеннән вә фазыйләтеннән аларга нигъмәтләр булган өчен шатланырлар. Әлбәттә, Аллаһ хак мөэминнәрнең кылган изге гамәлләренең әҗерен җуймас. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:172
ٱلَّذِينَ ٱسْتَجَابُوا۟ لِلَّهِ وَٱلرَّسُولِ مِنۢ بَعْدِ مَآ أَصَابَهُمُ ٱلْقَرْحُ ۚ لِلَّذِينَ أَحْسَنُوا۟ مِنْهُمْ وَٱتَّقَوْا۟ أَجْرٌ عَظِيمٌ
3:172
Өход сугышында үзләренә кайгы вә яралану ирешкәннән соң Аллаһ вә расүл г-м сүзләрен кабул итеп, гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылганнарына олы әҗерләр булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:173
ٱلَّذِينَ قَالَ لَهُمُ ٱلنَّاسُ إِنَّ ٱلنَّاسَ قَدْ جَمَعُوا۟ لَكُمْ فَٱخْشَوْهُمْ فَزَادَهُمْ إِيمَـٰنًا وَقَالُوا۟ حَسْبُنَا ٱللَّهُ وَنِعْمَ ٱلْوَكِيلُ
3:173
Үтеп баручы кәрван кешеләре, мөселманнарга: "Мәккә мөшрикләре сезгә каршы күп ґәскәр хәзерләгәннәр, куркыгыз алардан, сугышмагыз", – диделәр. Мөшрикләрдән куркыгыз дигән сүз, мөселманнарның иманын арттырды һәм алар әйттеләр: "Ярдәм йөзеннән безгә Аллаһ җитәдер, Ул ни хуш вәкилдер", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:174
فَٱنقَلَبُوا۟ بِنِعْمَةٍ مِّنَ ٱللَّهِ وَفَضْلٍ لَّمْ يَمْسَسْهُمْ سُوٓءٌ وَٱتَّبَعُوا۟ رِضْوَٰنَ ٱللَّهِ ۗ وَٱللَّهُ ذُو فَضْلٍ عَظِيمٍ
3:174
Мөселманнар вәгъдә ителгән урынга барып Аллаһудан нигъмәт йөзеннән сугыш булмыйча, уңышлы сәүдә итеп күп мал белән сәламәт кайттылар, һәм Аллаһ разый булачак эшләрне кылдылар. Аллаһ яхшылыкка каршы күп яхшылык итүче олы фазыйләт ияседер. "Өход сугышыннан соң киләсе елда бәдердә сугышырбыз", – дип мөшрикләр мөселманнар белән вәгъдә кылышканнар иде. Мөселманнар гайрәт белән сугышабыз дип, вәгъдә ителгән вакытка бәдергә бардылар. Ләкин мөшрикләр, мөселманнарның гайрәтеннән куркып килмәделәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:175
إِنَّمَا ذَٰلِكُمُ ٱلشَّيْطَـٰنُ يُخَوِّفُ أَوْلِيَآءَهُۥ فَلَا تَخَافُوهُمْ وَخَافُونِ إِن كُنتُم مُّؤْمِنِينَ
3:175
Дөреслектә сезне Мәккә мөшрикләре белән куркытучы Нагыйм шайтандыр, ул үзенең дуслары мөшрикләр вә монафикълар белән сезне куркыта. Әгәр ышанучылардан булсагыз, алардан курыкмагыз, Миннән генә куркыгыз! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:176
وَلَا يَحْزُنكَ ٱلَّذِينَ يُسَـٰرِعُونَ فِى ٱلْكُفْرِ ۚ إِنَّهُمْ لَن يَضُرُّوا۟ ٱللَّهَ شَيْـًٔا ۗ يُرِيدُ ٱللَّهُ أَلَّا يَجْعَلَ لَهُمْ حَظًّا فِى ٱلْـَٔاخِرَةِ ۖ وَلَهُمْ عَذَابٌ عَظِيمٌ
3:176
Ий Мухәммәд г-м, надан ахмакларның көферлеккә ашыгулары сине хәсрәтләндермәсен. Дөреслектә алар Аллаһуга һич тә зарар итә алмаслар. Аллаһ аларның ахирәттә өлешсез булуларын тели һәм аларгадыр олы ґәзаб. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:177
إِنَّ ٱلَّذِينَ ٱشْتَرَوُا۟ ٱلْكُفْرَ بِٱلْإِيمَـٰنِ لَن يَضُرُّوا۟ ٱللَّهَ شَيْـًٔا وَلَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
3:177
Дөреслектә иманны биреп кәферне алган кешеләр, бернәрсә белән дә Аллаһуга зарар итә алмаслар бәлки аларгадыр рәнҗетүче ґәзаб. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:178
وَلَا يَحْسَبَنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوٓا۟ أَنَّمَا نُمْلِى لَهُمْ خَيْرٌ لِّأَنفُسِهِمْ ۚ إِنَّمَا نُمْلِى لَهُمْ لِيَزْدَادُوٓا۟ إِثْمًا ۚ وَلَهُمْ عَذَابٌ مُّهِينٌ
3:178
Кәферләр уйламасыннар Без аларга биргән мал һәм балалар үзләре өчен хәерле, дип. Без, әлбәттә, аларга мал һәм балаларны гөнаһларын арттырсыннар өчен генә бирәбез һәм аларга бирәбез хур итүче ґәзаб. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:179
مَّا كَانَ ٱللَّهُ لِيَذَرَ ٱلْمُؤْمِنِينَ عَلَىٰ مَآ أَنتُمْ عَلَيْهِ حَتَّىٰ يَمِيزَ ٱلْخَبِيثَ مِنَ ٱلطَّيِّبِ ۗ وَمَا كَانَ ٱللَّهُ لِيُطْلِعَكُمْ عَلَى ٱلْغَيْبِ وَلَـٰكِنَّ ٱللَّهَ يَجْتَبِى مِن رُّسُلِهِۦ مَن يَشَآءُ ۖ فَـَٔامِنُوا۟ بِٱللَّهِ وَرُسُلِهِۦ ۚ وَإِن تُؤْمِنُوا۟ وَتَتَّقُوا۟ فَلَكُمْ أَجْرٌ عَظِيمٌ
3:179
Ий монафикълар, Аллаһ мөэминнәрне сездә булган икейөзлелек халәтендә калдырыр булмады, хәтта нәҗес монафикъларны пакь мөэминнәрдән аерганга чаклы. (Яшерен йөрегән монафикълар өход сугышында аерылып фаш булдылар). Ий мөэминнәр, Аллаһ сезне монафикъларның яшерен эшләрен белүче кылмады. Ләкин Аллаһ үзенең рәсүлләреннән теләгәнен ихтыяр кылыр, аларның яшерен эшен пәйгамбәргә белдерер, аннары пәйгамбәр сезгә белдерер. Аллаһуга вә расүлгә ышаныгыз, әгәр ышансагыз һәм Аллаһуга тәкъвалек кылсагыз, сезгә олы әҗер булыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:180
وَلَا يَحْسَبَنَّ ٱلَّذِينَ يَبْخَلُونَ بِمَآ ءَاتَىٰهُمُ ٱللَّهُ مِن فَضْلِهِۦ هُوَ خَيْرًا لَّهُم ۖ بَلْ هُوَ شَرٌّ لَّهُمْ ۖ سَيُطَوَّقُونَ مَا بَخِلُوا۟ بِهِۦ يَوْمَ ٱلْقِيَـٰمَةِ ۗ وَلِلَّهِ مِيرَٰثُ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۗ وَٱللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ خَبِيرٌ
3:180
Рәхмәт итеп Аллаһ биргән малда саранлык кылучы кешеләр уйламасыннар саранлыклары үзләренә файда, дип. Бәлки саранлыклары үзләренә начарлыктыр, саранлык белән җыйган маллары тиздән кыямәт көнендә муеннарына чырналыр. Бит җирдәге вә күкләрдәге байлык Аллаһуныкы, һәм Аллаһ кылган эшләрегездән хәбәрдәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:181
لَّقَدْ سَمِعَ ٱللَّهُ قَوْلَ ٱلَّذِينَ قَالُوٓا۟ إِنَّ ٱللَّهَ فَقِيرٌ وَنَحْنُ أَغْنِيَآءُ ۘ سَنَكْتُبُ مَا قَالُوا۟ وَقَتْلَهُمُ ٱلْأَنۢبِيَآءَ بِغَيْرِ حَقٍّ وَنَقُولُ ذُوقُوا۟ عَذَابَ ٱلْحَرِيقِ
3:181
Аллаһ аларның сүзләрен ишетте, әйттеләр: "Аллаһ ярлы, әмма без бай", – дип. Тиз язарбыз әйткән сүзләрен, һәм хаксыз пәйгамбәрләрне үтерүләрен һәм әйтербез: "Татыгыз көйдерүче ґәзабны", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:182
ذَٰلِكَ بِمَا قَدَّمَتْ أَيْدِيكُمْ وَأَنَّ ٱللَّهَ لَيْسَ بِظَلَّامٍ لِّلْعَبِيدِ
3:182
Бу ґәзаб сезгә үзегез кылган явыз эшегез сәбәпледер һәм Аллаһ бәндәләренә золым итүче түгел. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:183
ٱلَّذِينَ قَالُوٓا۟ إِنَّ ٱللَّهَ عَهِدَ إِلَيْنَآ أَلَّا نُؤْمِنَ لِرَسُولٍ حَتَّىٰ يَأْتِيَنَا بِقُرْبَانٍ تَأْكُلُهُ ٱلنَّارُ ۗ قُلْ قَدْ جَآءَكُمْ رُسُلٌ مِّن قَبْلِى بِٱلْبَيِّنَـٰتِ وَبِٱلَّذِى قُلْتُمْ فَلِمَ قَتَلْتُمُوهُمْ إِن كُنتُمْ صَـٰدِقِينَ
3:183
Пәйгамбәрләрне үтерүче яһүдләр әйтте: "Аллаһ безгә ґәһед кылды, һичбер пәйгамбәргә ышанмаска, хәтта ул пәйгамбәр корбан чалып, ул корбанны күктән ут иңеп ашаганга чаклы". Әйт: "Дөреслектә миннән элек сезгә ачык дәлилләр һәм сез сораган корбан белән пәйгамбәрләр килде. Ни өчен пәйгамбәрләрне үтердегез, әгәр корбан китерсәң, пәйгамбәреңә ышаныгыз дигән сүзегез дөрес булса?". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:184
فَإِن كَذَّبُوكَ فَقَدْ كُذِّبَ رُسُلٌ مِّن قَبْلِكَ جَآءُو بِٱلْبَيِّنَـٰتِ وَٱلزُّبُرِ وَٱلْكِتَـٰبِ ٱلْمُنِيرِ
3:184
Әгәр сине ялганчы дисәләр, синнән әүвәлге рәсүлләрне дә ялганчы санадылар, ул расүлләр ачык аңлатма һәм галәмәтләр вә күңелләрне нурландыручы китаплар белән килде. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:185
كُلُّ نَفْسٍ ذَآئِقَةُ ٱلْمَوْتِ ۗ وَإِنَّمَا تُوَفَّوْنَ أُجُورَكُمْ يَوْمَ ٱلْقِيَـٰمَةِ ۖ فَمَن زُحْزِحَ عَنِ ٱلنَّارِ وَأُدْخِلَ ٱلْجَنَّةَ فَقَدْ فَازَ ۗ وَمَا ٱلْحَيَوٰةُ ٱلدُّنْيَآ إِلَّا مَتَـٰعُ ٱلْغُرُورِ
3:185
Барча кеше үлем ачысын татучы һәм кыямәт көнне гамәлләрегезгә карата сезгә әҗерләрегез, әлбәттә, бирелер. Берәү җәһәннәм ґәзабыннан ерак ителсә һәм җәннәткә кертелсә, дөреслектә ул кеше өстенлеккә иреште. Дөнья тереклеге кешеләрне алдаудан башка нәрсә түгел. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:186
۞ لَتُبْلَوُنَّ فِىٓ أَمْوَٰلِكُمْ وَأَنفُسِكُمْ وَلَتَسْمَعُنَّ مِنَ ٱلَّذِينَ أُوتُوا۟ ٱلْكِتَـٰبَ مِن قَبْلِكُمْ وَمِنَ ٱلَّذِينَ أَشْرَكُوٓا۟ أَذًى كَثِيرًا ۚ وَإِن تَصْبِرُوا۟ وَتَتَّقُوا۟ فَإِنَّ ذَٰلِكَ مِنْ عَزْمِ ٱلْأُمُورِ
3:186
Малларыгызда бәла-каза күреп, үзегез дә бәла-казага очрап, әлбәттә, сыналырсыз, һәм сездән элек китап бирелгән кешеләрдән вә динсезләрдән, әлбәттә, мәсхәрә кыла торган сүзләрне күп ишетерсез. Әгәр боларның барына да сабыр итеп чыдасагыз һәм Аллаһуга тәкъвалек кылсагыз, әлбәттә, бу эш бик олы мөһим эшдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:187
وَإِذْ أَخَذَ ٱللَّهُ مِيثَـٰقَ ٱلَّذِينَ أُوتُوا۟ ٱلْكِتَـٰبَ لَتُبَيِّنُنَّهُۥ لِلنَّاسِ وَلَا تَكْتُمُونَهُۥ فَنَبَذُوهُ وَرَآءَ ظُهُورِهِمْ وَٱشْتَرَوْا۟ بِهِۦ ثَمَنًا قَلِيلًا ۖ فَبِئْسَ مَا يَشْتَرُونَ
3:187
Аллаһ китап әһелләреннән ґәһед алды, китаптагы Аллаһ хөкемнәрен кешеләргә ирештерерсез һәм бер хөкемне дә яшермәссез, дип. Алар ґәһедләрен һәм кешеләргә китаптагы Аллаһ хөкемнәрен ирештерү бурычларын артларына ыргыттылар, шуның өчен кешеләрдән аз акча алдылар. Аллаһ хөкемнәрен дөнья малына алыштырып сәүдә итүләре, нинди кабахәт сәүдәдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:188
لَا تَحْسَبَنَّ ٱلَّذِينَ يَفْرَحُونَ بِمَآ أَتَوا۟ وَّيُحِبُّونَ أَن يُحْمَدُوا۟ بِمَا لَمْ يَفْعَلُوا۟ فَلَا تَحْسَبَنَّهُم بِمَفَازَةٍ مِّنَ ٱلْعَذَابِ ۖ وَلَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
3:188
Аллаһ хөкемнәрен бозучыларны вә дөнья малы өчен Аллаһ хөкемнәрен яшерүчеләрне Аллаһ ґәзабыннан котылырлар дип һич тә уйлама һәм эшләмәгән эшләре өчен мактанучыларны да, ягъни без мөселманбыз дип мактаналар, ләкин Коръән белән гамәл кылмыйлар, аларны Аллаһ ґәзабыннан котылырлар дип уйлама! Аларгадыр рәнҗеткүче ґәзаб. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:189
وَلِلَّهِ مُلْكُ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۗ وَٱللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرٌ
3:189
Җир вә күкләр байлыгы Аллаһ байлыгыдыр, һәм Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитәдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:190
إِنَّ فِى خَلْقِ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَٱخْتِلَـٰفِ ٱلَّيْلِ وَٱلنَّهَارِ لَـَٔايَـٰتٍ لِّأُو۟لِى ٱلْأَلْبَـٰبِ
3:190
Дөреслектә җир вә күкләрнең төзелешендә һәм төн илә көннең бер-берсенә хыйлаф булышында гакыл ияләренә Аллаһуның барлыгына һәм берлегенә ышанырга, әлбәттә, көчле дәлилләр бар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:191
ٱلَّذِينَ يَذْكُرُونَ ٱللَّهَ قِيَـٰمًا وَقُعُودًا وَعَلَىٰ جُنُوبِهِمْ وَيَتَفَكَّرُونَ فِى خَلْقِ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ رَبَّنَا مَا خَلَقْتَ هَـٰذَا بَـٰطِلًا سُبْحَـٰنَكَ فَقِنَا عَذَابَ ٱلنَّارِ
3:191
Ул гакыл ияләре, намаз укырлар, намаздан башка вакытта да Аллаһуны зекер итәрләр баскан, утырган вә яннарына яткан хәлдә, дәхи җир, күкләрнең төзелеше хакында гакылларын эшләтеп, фикерләрен йөртерләр: "Ий Раббыбыз бу төзелешне Син максатсыз бушка гына төземәдең. Мактау сиңа, Син барча кимчелектән пакьсың! Безләрне ут ґәзабыннан сакла! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:192
رَبَّنَآ إِنَّكَ مَن تُدْخِلِ ٱلنَّارَ فَقَدْ أَخْزَيْتَهُۥ ۖ وَمَا لِلظَّـٰلِمِينَ مِنْ أَنصَارٍ
3:192
Ий Раббыбыз, бер кешене җәһәннәм утына салсаң, дереклектә Син аны һәлак иттең. Залимнәрнең ярдәмчесе юк. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:193
رَّبَّنَآ إِنَّنَا سَمِعْنَا مُنَادِيًا يُنَادِى لِلْإِيمَـٰنِ أَنْ ءَامِنُوا۟ بِرَبِّكُمْ فَـَٔامَنَّا ۚ رَبَّنَا فَٱغْفِرْ لَنَا ذُنُوبَنَا وَكَفِّرْ عَنَّا سَيِّـَٔاتِنَا وَتَوَفَّنَا مَعَ ٱلْأَبْرَارِ
3:193
Ий Раббыбыз, шиксез, ишеттек иманга чакыручы Коръән сүзләрен, "Раббыгызга ышаныгыз", – дип чакыруын, әлбәттә, ышандык. Ий Раббыбыз, гөнаһларыбызны ярлыкагыл һәм яхшы эшләребезне начар эшләребезгә кәффарәт ит һәм изге кешеләр җөмләсеннән үтер! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:194
رَبَّنَا وَءَاتِنَا مَا وَعَدتَّنَا عَلَىٰ رُسُلِكَ وَلَا تُخْزِنَا يَوْمَ ٱلْقِيَـٰمَةِ ۗ إِنَّكَ لَا تُخْلِفُ ٱلْمِيعَادَ
3:194
Ий Раббыбыз, рәсүлләрең аркылы безгә вәгъдә иткән җәннәтне дә бир һәм кыямәт көнне безләрне хур кылмагыл! Син, әлбәттә, вәгъдәңне бозмыйсың". - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:195
فَٱسْتَجَابَ لَهُمْ رَبُّهُمْ أَنِّى لَآ أُضِيعُ عَمَلَ عَـٰمِلٍ مِّنكُم مِّن ذَكَرٍ أَوْ أُنثَىٰ ۖ بَعْضُكُم مِّنۢ بَعْضٍ ۖ فَٱلَّذِينَ هَاجَرُوا۟ وَأُخْرِجُوا۟ مِن دِيَـٰرِهِمْ وَأُوذُوا۟ فِى سَبِيلِى وَقَـٰتَلُوا۟ وَقُتِلُوا۟ لَأُكَفِّرَنَّ عَنْهُمْ سَيِّـَٔاتِهِمْ وَلَأُدْخِلَنَّهُمْ جَنَّـٰتٍ تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَـٰرُ ثَوَابًا مِّنْ عِندِ ٱللَّهِ ۗ وَٱللَّهُ عِندَهُۥ حُسْنُ ٱلثَّوَابِ
3:195
Аллаһ мөэминнәрнең сорауларын кабул итте, Сезләрдән гамәл кылучының гамәлен Мин, әлбәттә, юкка чыгармыйм, ул гамәл кылучы кирәк – ир, кирәк – хатын булсын, гамәлдә барыгыз да бертигезсез. Гамәлләре кабул булуга лязем кешеләр, дин өчен күчеп киттеләр, өйләреннән кәферләр тарафыннан чыгарылдылар, Минем юлымда күп җәфа чиктеләр, мөшрикләрне үтерделәр һәм үзләре дә үтерелделәр. Әнә шундый мөэминнәрнең гөнаһларын, әлбәттә, җуярмын һәм аларны асларыннан елгалар агучы җәннәтләргә кертермен, бу аларга, яхшылыкларына күрә, Аллаһудан изге җәзадыр. Нигъмәтләрнең иң күркәме, әлбәттә, Аллаһ хозурында. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:196
لَا يَغُرَّنَّكَ تَقَلُّبُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ فِى ٱلْبِلَـٰدِ
3:196
Сине, әлбәттә, алдамасын кәферләрнең шәһәрдән-шәһәргә йөреп сәүдә итүләре. Ягъни, дөнья малына кызыгып, ахирәт гамәленә кимчелек китермә! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:197
مَتَـٰعٌ قَلِيلٌ ثُمَّ مَأْوَىٰهُمْ جَهَنَّمُ ۚ وَبِئْسَ ٱلْمِهَادُ
3:197
Кәферләр кызыккан дөнья малы, вакытлыча файдаланачак бик аз нәрсәдер. Ахирәттә аларның урыны җәһәннәм, ул җәһәннәм нинди яман урындыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:198
لَـٰكِنِ ٱلَّذِينَ ٱتَّقَوْا۟ رَبَّهُمْ لَهُمْ جَنَّـٰتٌ تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَـٰرُ خَـٰلِدِينَ فِيهَا نُزُلًا مِّنْ عِندِ ٱللَّهِ ۗ وَمَا عِندَ ٱللَّهِ خَيْرٌ لِّلْأَبْرَارِ
3:198
Ләкин Раббыларына гөнаһлы булудан сакланган тәкъва мөэминнәргә – асларыннан елгалар агучы җәннәтләр, алар анда мәңге калырлар, бу нигъмәт Аллаһудан иңдерелгән нигъмәтләрдер. Аллаһу хозурында булган нигъмәтләр изгеләр өчен хәерледер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:199
وَإِنَّ مِنْ أَهْلِ ٱلْكِتَـٰبِ لَمَن يُؤْمِنُ بِٱللَّهِ وَمَآ أُنزِلَ إِلَيْكُمْ وَمَآ أُنزِلَ إِلَيْهِمْ خَـٰشِعِينَ لِلَّهِ لَا يَشْتَرُونَ بِـَٔايَـٰتِ ٱللَّهِ ثَمَنًا قَلِيلًا ۗ أُو۟لَـٰٓئِكَ لَهُمْ أَجْرُهُمْ عِندَ رَبِّهِمْ ۗ إِنَّ ٱللَّهَ سَرِيعُ ٱلْحِسَابِ
3:199
Китап әһелләреннән Аллаһуга, сезгә иңдерелгән Коръәнгә һәм үзләренә иңдерелгән китапка ышанучылары, әлбәттә, бар. Ягъни Коръән белән гамәл кылучылар. Алар түбәнчелек белән Аллаһуга нык бирелүчеләр, Аллаһуның аятьләрен дөньяның аз акчасына сатмаслар. Ягъни дөнья малы өчен Коръән хөкемнәрен бозмаслар. Әнә шул кешеләрнең әҗерләре Раббылары хозурындадыр. Бит Аллаһ тизлек белән хисап итүче. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
3:200
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ ٱصْبِرُوا۟ وَصَابِرُوا۟ وَرَابِطُوا۟ وَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ لَعَلَّكُمْ تُفْلِحُونَ
3:200
Ий мөэминнәр! Тормыш авырлыкларына, дин мәшәкатьләренә, төрле казаларга һәм дошманнарның һөҗүмнәренә сабыр итегез! Нинди генә авырлыклар килсә дә, ул авырлыкларны бергәләп күтәрегез, чыдамлы-сабыр булыгыз, динегезне саклауда берләшеп, дошманга каршы бик таза торыгыз һәм Аллаһудан куркыгыз, шаять өстенлек табарсыз! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)