Selected

Original Text
Yakub Ibn Nugman

Available Translations

3 'Āli `Imrān آلِ عِمْرَان

< Previous   200 Āyah   Family of Imran      Next >  

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.

3:152 وَلَقَدْ صَدَقَكُمُ ٱللَّهُ وَعْدَهُۥٓ إِذْ تَحُسُّونَهُم بِإِذْنِهِۦ ۖ حَتَّىٰٓ إِذَا فَشِلْتُمْ وَتَنَـٰزَعْتُمْ فِى ٱلْأَمْرِ وَعَصَيْتُم مِّنۢ بَعْدِ مَآ أَرَىٰكُم مَّا تُحِبُّونَ ۚ مِنكُم مَّن يُرِيدُ ٱلدُّنْيَا وَمِنكُم مَّن يُرِيدُ ٱلْـَٔاخِرَةَ ۚ ثُمَّ صَرَفَكُمْ عَنْهُمْ لِيَبْتَلِيَكُمْ ۖ وَلَقَدْ عَفَا عَنكُمْ ۗ وَٱللَّهُ ذُو فَضْلٍ عَلَى ٱلْمُؤْمِنِينَ
3:152 Дөреслектә Аллаһ сезгә биргән вәгъдәсендә торды. Өход сугышында башта мөшрикләрне үтердегез һәм куркытып качырдыгыз. Сез ике тау арасына саклык өчен пәйгамбәр тарафыннан куелган мөэминнәр, үзегез сөя торган мөшрикләрнең җиңелүен күргәч, урыныгыздан китү-китмәү хакында низагълаштыгыз һәм күбрәгегез пәйгамбәрнең рөхсәтеннән башка урыннарыгызны ташлап китеп, гөнаһлы булдыгыз, шул арада ике тау арасыннан мөшрикләрнең атлы гаскәре артыгыздан төште һәм куркып качкан мөшрикләр дә кире борылып килделәр. Сез ике арада кысылып калдыгыз, хәтта куркуга төштегез. Сездән өход сугышына табыш малын алыр өчен баручылар бар һәм ахирәтне өмет итеп Аллаһ ризалыгы өчен генә баручылар да бар. Пәйгамбәргә хыянәтле булганыгыздан соң мөшрикләрне җиңүдән сезне дүндерде, ягъни сезгә ярдәм бирмәде һәм тәкъва мөэминнәрне ачыклап күрсәтте. Барыгызны да сынар өчен Аллаһ шулай эшләде. Дөреслектә Аллаһ мөэминнәргә рәхмәт иясе. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)