Selected

Original Text
Yakub Ibn Nugman

Available Translations

24 An-Nūr ٱلنُّور

< Previous   64 Āyah   The Light      Next >  

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.

24:35 ۞ ٱللَّهُ نُورُ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۚ مَثَلُ نُورِهِۦ كَمِشْكَوٰةٍ فِيهَا مِصْبَاحٌ ۖ ٱلْمِصْبَاحُ فِى زُجَاجَةٍ ۖ ٱلزُّجَاجَةُ كَأَنَّهَا كَوْكَبٌ دُرِّىٌّ يُوقَدُ مِن شَجَرَةٍ مُّبَـٰرَكَةٍ زَيْتُونَةٍ لَّا شَرْقِيَّةٍ وَلَا غَرْبِيَّةٍ يَكَادُ زَيْتُهَا يُضِىٓءُ وَلَوْ لَمْ تَمْسَسْهُ نَارٌ ۚ نُّورٌ عَلَىٰ نُورٍ ۗ يَهْدِى ٱللَّهُ لِنُورِهِۦ مَن يَشَآءُ ۚ وَيَضْرِبُ ٱللَّهُ ٱلْأَمْثَـٰلَ لِلنَّاسِ ۗ وَٱللَّهُ بِكُلِّ شَىْءٍ عَلِيمٌ
24:35 Аллаһ җирне вә күкләрне кояш вә ай белән яктыртучыдыр. Аллаһ нурының мөэмин күңелендә мисалы, эчендә шәм янып торган өйнең тәрәзәсе кебидер, ул шәм пыяла лампа эчендәдер, лампа биш зур йолдызның берсе кебидер. Ул лампа уты яндырылыр зәйтүн агачының мае белән, ул агач көн чыгышында да түгел, көн батышында да түгел – урталыктадыр. Аның мае ут ирешмәсә дә яктырырга якын булды. Шәм яктылыгы лампа яктылыгы өстенә яктылыктыр. Ягъни мөэминнең иман нуры өстенә Коръән нуры өстәлмә нурдыр. Аллаһ Коръән нурына үзе теләгән кешесен күндерер, вә Аллаһ кешеләр өчен мисал китерәдер гыйбрәтләнсеннәр өчен. Бит Аллаһ һәрнәрсәне белүче. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)