Selected
Original Text
Yakub Ibn Nugman
Abdullah Yusuf Ali
Abdul Majid Daryabadi
Abul Ala Maududi
Ahmed Ali
Ahmed Raza Khan
A. J. Arberry
Ali Quli Qarai
Hasan al-Fatih Qaribullah and Ahmad Darwish
Mohammad Habib Shakir
Mohammed Marmaduke William Pickthall
Muhammad Sarwar
Muhammad Taqi-ud-Din al-Hilali and Muhammad Muhsin Khan
Safi-ur-Rahman al-Mubarakpuri
Saheeh International
Talal Itani
Transliteration
Wahiduddin Khan
بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.
64:1
يُسَبِّحُ لِلَّهِ مَا فِى ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَمَا فِى ٱلْأَرْضِ ۖ لَهُ ٱلْمُلْكُ وَلَهُ ٱلْحَمْدُ ۖ وَهُوَ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرٌ
64:1
Җир вә күкләрдә булган һәрнәрсә Аллаһ кимчелекләрдән пакь, дип, Аны мактап тәсбих әйтәдер, ике дөньяга да патшалык Аңа хастыр, хакыйкый мактау Аңадыр вә Аның һәр нәрсәгә көче җитәдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
64:2
هُوَ ٱلَّذِى خَلَقَكُمْ فَمِنكُمْ كَافِرٌ وَمِنكُم مُّؤْمِنٌ ۚ وَٱللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ بَصِيرٌ
64:2
Ул – Аллаһ сезне халык кылды, Сезләрдән кәферләр бар вә Сезләрдән мөэминнәр бар, Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүчедер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
64:3
خَلَقَ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ بِٱلْحَقِّ وَصَوَّرَكُمْ فَأَحْسَنَ صُوَرَكُمْ ۖ وَإِلَيْهِ ٱلْمَصِيرُ
64:3
Җирне вә күкләрне хаклык белән төзеде, вә сезнең сурәтләрегезне төзеде, сурәтләрегезне вә рәвешләрегезне ни күркәм кылды, вә Ул – Аллаһугадыр кайтачак урын. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
64:4
يَعْلَمُ مَا فِى ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَيَعْلَمُ مَا تُسِرُّونَ وَمَا تُعْلِنُونَ ۚ وَٱللَّهُ عَلِيمٌۢ بِذَاتِ ٱلصُّدُورِ
64:4
Ул җирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләрне беләдер, вә сезнең ачык кылган эшләрегезне һәм яшерен кылган эшләрегезне дә барын да беләдер. Аллаһ күкрәкләрдә булган уй-фикерләрне беләдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
64:5
أَلَمْ يَأْتِكُمْ نَبَؤُا۟ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ مِن قَبْلُ فَذَاقُوا۟ وَبَالَ أَمْرِهِمْ وَلَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
64:5
Моннан элек булган кәферләрнең хәбәре сезгә килмәдеме, үзләренең көферлекләренең имгәген татыдылар, вә аларгадыр ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
64:6
ذَٰلِكَ بِأَنَّهُۥ كَانَت تَّأْتِيهِمْ رُسُلُهُم بِٱلْبَيِّنَـٰتِ فَقَالُوٓا۟ أَبَشَرٌ يَهْدُونَنَا فَكَفَرُوا۟ وَتَوَلَّوا۟ ۚ وَّٱسْتَغْنَى ٱللَّهُ ۚ وَٱللَّهُ غَنِىٌّ حَمِيدٌ
64:6
Аларга дөньяда һәм ахирәттә ґәзаб тиешле булды менә бу сәбәпле, тәхкыйк аларга пәйгамбәрләре төрле могҗизалар һәм Исламның хаклыгына ачык дәлилләр белән килә иделәр, алар әйттеләр: "Әйә безне туры юлга кешеме күндерер?" Ягъни пәйгамбәрләрнең фәрештәдән булуын теләделәр. Алар шуның өчен пәйгамбәрләрне инкяр иттеләр вә хакны кабул итүдән баш тарттылар, Аллаһ моңсыздыр аларның ышануларына һич ихтыяҗы юктыр. Аллаһ бай вә һәр эшендә мактаулы. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
64:7
زَعَمَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوٓا۟ أَن لَّن يُبْعَثُوا۟ ۚ قُلْ بَلَىٰ وَرَبِّى لَتُبْعَثُنَّ ثُمَّ لَتُنَبَّؤُنَّ بِمَا عَمِلْتُمْ ۚ وَذَٰلِكَ عَلَى ٱللَّهِ يَسِيرٌ
64:7
Кәферләр үзләренчә "үлгәннән соң терелү булмый" дигән сүзләрен дөресләп маташалар. Син аларга әйт: "Бәлки, әлбәттә, терелерсез, Раббымның исеме илә ант итеп әйтәмен, әлбәттә, терелеп каберләрегездән кубарылып чыгачаксыз, соңра кылган эшләрегездән үзегезгә хәбәр бирелмеш булырсыз. Бу эш Аллаһуга бик җиңелдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
64:8
فَـَٔامِنُوا۟ بِٱللَّهِ وَرَسُولِهِۦ وَٱلنُّورِ ٱلَّذِىٓ أَنزَلْنَا ۚ وَٱللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ خَبِيرٌ
64:8
Кубарылу хак булгач, Аллаһуга вә Аның рәсүленә һәм Без иңдергән гакыл нуры булган Коръәнгә ышаныгыз! Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
64:9
يَوْمَ يَجْمَعُكُمْ لِيَوْمِ ٱلْجَمْعِ ۖ ذَٰلِكَ يَوْمُ ٱلتَّغَابُنِ ۗ وَمَن يُؤْمِنۢ بِٱللَّهِ وَيَعْمَلْ صَـٰلِحًا يُكَفِّرْ عَنْهُ سَيِّـَٔاتِهِۦ وَيُدْخِلْهُ جَنَّـٰتٍ تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَـٰرُ خَـٰلِدِينَ فِيهَآ أَبَدًا ۚ ذَٰلِكَ ٱلْفَوْزُ ٱلْعَظِيمُ
64:9
Аллаһ сезне бер көнне җыяр, кыямәт көнендә җыеп хисаб алу өчен, бу хисаб өчен җыелган көн, чын алдану көнедер, ягъни ул көндә һәркем дөньяга алданганлыгын белер: мөшрикләрнең, монафикъларның, сихерчеләрнең, багучыларның, риячыларның, бидеґәтчеләрнең, даими хәрам ашаган, хәрам эчкән кешеләрнең, хаксыз кешеләрне рәнҗеткән залимнәрнең һәм башка бозык эшләрне эшләүчеләрнең кылган гамәлләре юкка чыккан булыр. Берәү бу эшләрдән сакланган хәлдә яки тәүбә итеп төзәлгән хәлдә Аллаһуга иман китереп яхшы эшләрне, изге гамәлләрне кылса, Аллаһ ул кешенең яман эшләрен җуяр, бетерер һәм аларны асларыннан елгалар ага торган бакчаларга кертер, алар анда мәңге калырлар. Шундый бакчага мәңгегә керү – олугъ уңышка ирешүдер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
64:10
وَٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ وَكَذَّبُوا۟ بِـَٔايَـٰتِنَآ أُو۟لَـٰٓئِكَ أَصْحَـٰبُ ٱلنَّارِ خَـٰلِدِينَ فِيهَا ۖ وَبِئْسَ ٱلْمَصِيرُ
64:10
Иманны инкяр итеп аятьләребезне ялганга тоткан кешеләр – алар ут әһелләредер анда мәңге калучылардыр, ул ут ни яман урындыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
64:11
مَآ أَصَابَ مِن مُّصِيبَةٍ إِلَّا بِإِذْنِ ٱللَّهِ ۗ وَمَن يُؤْمِنۢ بِٱللَّهِ يَهْدِ قَلْبَهُۥ ۚ وَٱللَّهُ بِكُلِّ شَىْءٍ عَلِيمٌ
64:11
Кайгы бәла-каза ирешмәде, мәгәр Аллаһуның теләге белән генә иреште. Берәү итагать иткән хәлдә Аллаһуга иман китерсә, Аллаһ ул кешенең күңелен хаклыкка күндерер. Аллаһ һәрнәрсәне белүче. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
64:12
وَأَطِيعُوا۟ ٱللَّهَ وَأَطِيعُوا۟ ٱلرَّسُولَ ۚ فَإِن تَوَلَّيْتُمْ فَإِنَّمَا عَلَىٰ رَسُولِنَا ٱلْبَلَـٰغُ ٱلْمُبِينُ
64:12
Аллаһуга итагать итегез, вә расүлгә итагать итегез, аларның боерыкларын җиренә җиткереп үтәгез, әгәр карышсагыз, итагать итүдән баш тартсагыз, бит расүлебезнең бурычы фәкать сезгә Безнең хөкемнәребезне ирештермәк, ачык итеп аңлатмактыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
64:13
ٱللَّهُ لَآ إِلَـٰهَ إِلَّا هُوَ ۚ وَعَلَى ٱللَّهِ فَلْيَتَوَكَّلِ ٱلْمُؤْمِنُونَ
64:13
Аллаһудан башка һич Илаһә юк, мәгәр Ул – Үзе генә, мөэминнәр Аллаһуга тәвәккәл итсеннәр! - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
64:14
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ إِنَّ مِنْ أَزْوَٰجِكُمْ وَأَوْلَـٰدِكُمْ عَدُوًّا لَّكُمْ فَٱحْذَرُوهُمْ ۚ وَإِن تَعْفُوا۟ وَتَصْفَحُوا۟ وَتَغْفِرُوا۟ فَإِنَّ ٱللَّهَ غَفُورٌ رَّحِيمٌ
64:14
Ий мөэминнәр, тәхкыйк сезнең хатыннарыгыздан һәм балаларыгыздан бардыр сезгә дошман булганнары, алардан сакланыгыз, гафил булмагыз! Әгәр аларны гафу итсәгез һәм аларны шелтә кылуны куеп хата эшләрен кичерсәгез, әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхимле. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
64:15
إِنَّمَآ أَمْوَٰلُكُمْ وَأَوْلَـٰدُكُمْ فِتْنَةٌ ۚ وَٱللَّهُ عِندَهُۥٓ أَجْرٌ عَظِيمٌ
64:15
Сезнең малларыгыз һәм балаларыгыз, сезнең өчен фәкать фетнә. Әмма Аллаһ юлында булганнарга Аллаһ хозурында олугъ әҗерләр бар. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
64:16
فَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ مَا ٱسْتَطَعْتُمْ وَٱسْمَعُوا۟ وَأَطِيعُوا۟ وَأَنفِقُوا۟ خَيْرًا لِّأَنفُسِكُمْ ۗ وَمَن يُوقَ شُحَّ نَفْسِهِۦ فَأُو۟لَـٰٓئِكَ هُمُ ٱلْمُفْلِحُونَ
64:16
Аллаһудан куркыгыз, Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз көчегез җиткән чаклы, ягъни Аллаһ тыйган гөнаһлы эшләрдән тыелырга көчегез җитә торып тыелмыйча һәм кушкан сәваблы эшләрне көчегез җитә торып эшләмичә гөнаһлы булмагыз, Аллаһуның сүзен ишетегез һәм итагать итегез, һәм малларыгыздан садакалар бирегез – бу эшләр үзегез өчен файдалыдыр. Бер кеше дөнья малына нәфесенең комсызлыгыннан сакланса – андый кешеләр ґәзабтан котылып өстенлек табучылардыр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
64:17
إِن تُقْرِضُوا۟ ٱللَّهَ قَرْضًا حَسَنًا يُضَـٰعِفْهُ لَكُمْ وَيَغْفِرْ لَكُمْ ۚ وَٱللَّهُ شَكُورٌ حَلِيمٌ
64:17
Аллаһуга бурычка кергән кеби, гөнаһлардан Аллаһ ризалыгы өчен сакланыгыз һәм сәваблы эшләрне Аллаһ ризалыгы өчен генә кылсагыз, Аллаһ әҗерләрен ике өлеш арттырып бирер һәм сезне ярлыкар. Аллаһ яхшылыкка яхшылык бирүче вә юаш. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)
64:18
عَـٰلِمُ ٱلْغَيْبِ وَٱلشَّهَـٰدَةِ ٱلْعَزِيزُ ٱلْحَكِيمُ
64:18
Яшерен эшләрне вә әшкәрә булган эшләрне белүчедер, куәтле, һәр эштә өстен вә хөкем итүчедер. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)