Selected

Original Text
Yakub Ibn Nugman

Available Translations

6 Al-'An`ām ٱلْأَنْعَام

< Previous   165 Āyah   The Cattle      Next >  

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.

6:91 وَمَا قَدَرُوا۟ ٱللَّهَ حَقَّ قَدْرِهِۦٓ إِذْ قَالُوا۟ مَآ أَنزَلَ ٱللَّهُ عَلَىٰ بَشَرٍ مِّن شَىْءٍ ۗ قُلْ مَنْ أَنزَلَ ٱلْكِتَـٰبَ ٱلَّذِى جَآءَ بِهِۦ مُوسَىٰ نُورًا وَهُدًى لِّلنَّاسِ ۖ تَجْعَلُونَهُۥ قَرَاطِيسَ تُبْدُونَهَا وَتُخْفُونَ كَثِيرًا ۖ وَعُلِّمْتُم مَّا لَمْ تَعْلَمُوٓا۟ أَنتُمْ وَلَآ ءَابَآؤُكُمْ ۖ قُلِ ٱللَّهُ ۖ ثُمَّ ذَرْهُمْ فِى خَوْضِهِمْ يَلْعَبُونَ
6:91 Гафил кешеләр, Аллаһуны хак-тиешле зурлау илә зурламыйлар. (Шуның өчен Аның әмерләрен үтәмиләр). Әйттеләр: "Аллаһ кеше затына һич китап иңдермәде", – дип. Син аларга әйт: "Муса китергән Тәүратны кем иңдерде? Ул Тәүрат кешеләргә белем яктылыгы һәм һидәят, аны кәгазьләргә язасыз, бәгъзе хөкемнәрен изһар кыласыз вә күбрәген яшерәсез, янә үзегез һәм аталарыгыз белмәгән нәрсәләрегезне Тәүрат белән өйрәтелдегез. Шул – Тәүратны, әлбәттә, Аллаһ иңдерде", – дип. Аннары аларны үз ирекләренә куй! Батыл диннәре, ялган сүзләре белән уйнап йөрсеннәр. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)