Selected
Original Text
Yakub Ibn Nugman
Abdullah Yusuf Ali
Abdul Majid Daryabadi
Abul Ala Maududi
Ahmed Ali
Ahmed Raza Khan
A. J. Arberry
Ali Quli Qarai
Hasan al-Fatih Qaribullah and Ahmad Darwish
Mohammad Habib Shakir
Mohammed Marmaduke William Pickthall
Muhammad Sarwar
Muhammad Taqi-ud-Din al-Hilali and Muhammad Muhsin Khan
Safi-ur-Rahman al-Mubarakpuri
Saheeh International
Talal Itani
Transliteration
Wahiduddin Khan
بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.
36:12
إِنَّا نَحْنُ نُحْىِ ٱلْمَوْتَىٰ وَنَكْتُبُ مَا قَدَّمُوا۟ وَءَاثَـٰرَهُمْ ۚ وَكُلَّ شَىْءٍ أَحْصَيْنَـٰهُ فِىٓ إِمَامٍ مُّبِينٍ
36:12
Тәхкыйк Без үлекләрне тергезәбез вә аларның үлмәстән элек кылган яхшы вә яман эшләрен, һәм дә үзләре үлгәннән соң калдырган яхшы вә яман әсәрләрен язабыз. Мәсәлән: Коръән белән гамәл кылучы дини балалар калдырса, яки чын Ислам тәрбиясен биреп шәкертләр калдырса, яки бидеґәт гамәлләрне бетерергә юл күрсәтеп васыять әйтеп калдырса, һәм мохтаҗларга вә Ислам файдасына мал биреп калдырса, шуңа охшаган яхшы әсәрләренә үзе үлгәннән соң сәваб язылып торыр. Әмма динсез балалар калдырса, яки бидеґәт гамәлләрне кылырга, фәхеш хәрам эшләрне эшләргә, төрле аракы мәҗлесләрен ясарга юл күрсәтеп калдырса, шуңа охшаган бозык әсәрләр калдырса, әлбәттә, үзе үлгәннән соң да гөнаһ язылып торыр. Әгаһ булыгыз Йәсин сүрәсен укучылар, нинди эшләр эшләп яшәгәнегезне һәм нинди әсәрләр калдырганыгызны белегез, һәм вәгазьләнеп төзәлер өчен укыгыз Йәсин сүрәсен, аның файдасы шундадыр. Без һәрнәрсәне санадык вә яздык төп китапта. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)