Selected

Original Text
Yakub Ibn Nugman

Available Translations

18 Al-Kahf ٱلْكَهْف

< Previous   110 Āyah   The Cave      Next >  

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
In the name of Allah, Most Gracious, Most Merciful.

18:21 وَكَذَٰلِكَ أَعْثَرْنَا عَلَيْهِمْ لِيَعْلَمُوٓا۟ أَنَّ وَعْدَ ٱللَّهِ حَقٌّ وَأَنَّ ٱلسَّاعَةَ لَا رَيْبَ فِيهَآ إِذْ يَتَنَـٰزَعُونَ بَيْنَهُمْ أَمْرَهُمْ ۖ فَقَالُوا۟ ٱبْنُوا۟ عَلَيْهِم بُنْيَـٰنًا ۖ رَّبُّهُمْ أَعْلَمُ بِهِمْ ۚ قَالَ ٱلَّذِينَ غَلَبُوا۟ عَلَىٰٓ أَمْرِهِمْ لَنَتَّخِذَنَّ عَلَيْهِم مَّسْجِدًا
18:21 Каты йокыларыннан уятканыбыз кеби шул вакыттагы патшага һәм кавеменә ул егетләрнең хәлен күрсәттек, ачык бәян кылдык, аларның хәле белән танышкан кешеләр, Аллаһуның кыямәт илә кылган вәгъдәсе хак икәнен вә кыямәтнең булачагында һич шик юк икәнен белсеннәр өчен. "Егетләр тау тишегенә керделәр аннары тишек ябылды һәм егетләр җан тәслим иттеләр. Бу хәлне патша һәм кавеме күрделәр". Боларның хәлен күргән кешеләр шул тау өстенә истәлек өчен нәрсә булса да төзү хакында низагълаштылар. Алардан бер таифә: "Тау өстенә йортлар салыйк", – диде. Бер таифә әйтте: "Аларның хәлен Аллаһ белә". Вә аларның хәлен яхшырак белгән таифә әйтте: "Алар өстенә, әлбәттә, тәбрикләп мәсҗид бина кылабыз", – дип. - Yakub Ibn Nugman (Tatar)